From Wikipedia, the free encyclopedia
Швейца́рия (алм. die Schweiz, фр. la Suisse, итал. Svizzera, ром. Svizra, төр. İsviçre, рәсми исеме – Швейца́рия Конфедера́циясе (алм. Schweizerische Eidgenossenschaft, фр. Confédération suisse, итал. Confederazione Svizzera, ром. Confederaziun svizra) – Үзәк Европада урнашкан, диңгезгә чыгышы булмаган дәүләт. Төньякта Алмания, көнбатышта Франция, көньякта Италия, көнчыгышта Австрия һәм Лихтенштейн белән чиктәш.
Швейцария | |
алман. Schweizerische Eidgenossenschaft фр. Confédération suisse итал. Confederazione Svizzera романш. Confederaziun svizra | |
Байрак[d] һәм Байрак[d] | Илтамга[d] |
![]() | ![]() |
Нигезләнү датасы | 12 сентябрь 1848 |
---|---|
![]() | |
Рәсми исем | Confoederatio Helvetica, Schweizerische Eidgenossenschaft, Confédération suisse, Confederazione svizzera, Confederaziun svizra, la Confédération suisse[1], Swiss Confederation, Confederación Suiza һәм Confederação Suíça |
Кыскача исем | 🇨🇭 |
Гомер озынлыгы | 82,89756 ел[2] |
... хөрмәтенә аталган | Швиц[d] |
Демоним | Zwitser, Swiss, Schweizer, Suisse[1], スイス人, svájci, Suissesse[1], Suisiano, sviso, Jveizänan, سويسري, سويسرية, سويسريون, швейцарец[3], швейцарка, швейцарцы, швейцарець, швейцарка, швейцарці, שווייצרי, שווייצרית, elvețieni, elvețian, elvețiancă, সুইজারল্যান্ডীয়, svizzero, svizzera, svizzeri, svizzere, suiz, schweizisk, suizu, suiza, suiza, suizo, Schweizerin, svìsara, svìsare, svìsari, svìsaro, سويسري, سويسرية, سويسريين, سويسريات, Eilvéiseach[4], Švicar һәм Švicarka |
Рәсми тел | алман теле[5], итальян теле[5], француз теле[5] һәм руманш теле[5] |
Гимн | Швейцария догасы[6] |
Мәдәният | Швейцария мәдәнияте[d] |
Шигарь тасвирламасы | Unus pro omnibus, omnes pro uno[d] |
Шигарь тексты | Unus pro omnibus, omnes pro uno[7] |
Дөнья кисәге | Европа[8] |
Дәүләт | Швейцария |
Башкала | Берн[9] |
Сәгать поясы | UTC+01:00 |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Үзәк Яурупа |
Географик үзәк | 46°48′04″ т. к. 8°13′36″ кч. о. |
Иң көнчыгыш ноктасы | 46°36′55″ т. к. 10°29′32″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 47°48′ т. к. 8°34′ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 45°49′05″ т. к. 9°01′01″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 46°07′57″ т. к. 5°57′22″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Switzerland.map |
Иң югары ноктасы | Пик Дюфур[d] |
Иң түбән ноктасы | Лаго-Маджоре[d] |
Идарә итү формасы | директориаль система[d] һәм федератив республика[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Швейцария федераль советы әгъзасы[d] |
Ил башлыгы | Швейцария федераль советы[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Швейцария президенты[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Швейцария федераль советы[d][10] |
Башкарма хакимият | Швейцария федераль советы[d] |
Канунбирү органы | Швейцария федераль җыелышы[d][11] |
Югары мәхкәмә органы | Швейцария федераль югары мәхкәмәсе[d] |
Үзәк банкы | Швейцария милли банкы[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Канада, Италия, Германия, Австралия, Лихтенштейн, Индонезия[12], Сербия, Беларусь, Исраил, Бөекбритания, Франция, Ливия дәүләте, Аргентина, Австрия, Дания, Изге тәхет[d], Косово Җөмһүрияте, Молдова, Пакьстан, Шри-Ланка, Румыния, Көньяк Африка Җөмһүрияте, Филипин, Малайзия, Мисыр, Мексика, Төркия, Аурупа Берлеге, Уругвай, Кытай Җөмһүрияте, Америка Кушма Штатлары, Иран, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Кытай, Греция, Көньяк Корея, Россия, Маҗарстан, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[13] һәм Маврикий |
Әгъзалык | Берләшкән Милләтләр Оешмасы[14], Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Аурупа шурасы, Awrupa ğälämi agentlığı, Бөтендөнья сәүдә оешмасы[15], Европа ирекле сәүдә ассоциациясе[d], Көньяк Европа обсерваториясе[d], ОБСЕ, Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Африка үсеш банкы[d][16], Азия үсеш банкы[d], Австралия группасы[d], Европа түләүләр берлеге[d], Евроконтроль[d], Ракета технологияләрен контрольдә тоту режимы[d][17], Интерпол[18][19], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][20], ХКТО[d][21][22], Халыкара энергетика агентлыгы[d][23], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[24], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Бөтендөнья почта берлеге[25][26], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][27], Шенген зонасы[d][28], Франкофония[d], Visa Waiver Program[d][29], Халыкара гражданнар иминлеген саклау оешмасы[d][30], Бөтендөнья метеорология оешмасы[31], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[32], Халыкара миграция сәясәтен яхшырту үзәге[d], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][33], Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][34], CERN Council[d][35] һәм Атом-төш коралларының таратылмау турында килешү[d][36] |
Рәсми бәйрәм | Швейцария милли бәйрәме[d], Изге Җомга[d], Яңа ел көне[d], Яңа ел алды кичәсе[d], Пасха дүшәмбесе[d], Аллаһның күккә ашуы[d], Q10631904?, Раштуа алды[d], Раштуа көне[d] һәм Saint Stephen's Day in Hungary[d] |
Балигълык яше | 20 яшь[37] һәм 18 яшь[37] |
Никахка керү яше | 18 яшь[38] |
Халык саны | 8 902 308 (30 июнь 2023)[39][40][41] |
Ир-ат халкы | 4 253 063[42], 4 285 784[42], 4 320 511[42] һәм 4 357 959[42] |
Хатын-кыз халкы | 4 322 218[42], 4 352 384[42], 4 384 035[42] һәм 4 417 801[42] |
Административ бүленеше | Аппенцелль-Ауссерроден[d][43], Аппенцелль-Иннерроден[d][43], Аргау кантоны[d][43], Базель-Ланд[d][43], Базель-Штадт[d][43], Берн кантоны[d][43], Фрибур[d][43], Женева[d][43], Гларус[d][43], Граубюнден[d][43], Юра[d][43], Люцерн[d][43], Невшатель[d][43], Нидвальден[d][43], Обвальден[d][43], Санкт-Галлен[d][43], Шаффхаузен[d][43], Швиц[d][43], Золотурн[d][43], Тичино кантоны[d][43], Тургау[d][43], Ури[d][43], Вале[d][43], Во кантуны[43], Цуг[d][43] һәм Цюрих кантоны[d][43] |
Акча берәмлеге | Швейцария франкы[d][44] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 807 706 035 352 $[45] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,962[46] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,894[47] |
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече | 9,8 |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 4 ± 1 процент[48] |
Нәрсә белән чиктәш | Австрия, Лихтенштейн, Германия, Франция, Италия һәм Аурупа Берлеге |
Нигезсалгыч текст | 1921 Федератив хартиясе[d] һәм Швейцария конституциясе[d] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][49] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[50] |
Электр аергычы төре | Europlug[d][50] һәм SN 441011[d][50] |
Кулланылган тел | алман теленең Швейцария диалектлары[d], алеманн теле[d], алман теленең Вальзер диалекты[d], швейцарияле немец ишарә теле[d], итальян теле, руманш теле, франко-провансаль теле[d], алман теле, француз теле, ломбард теле[d], швейцарияле француз ишарә теле[d] һәм швейцарияле итальян ишарә теле[d] |
Бюджет | 89 700 000 000 Fr[51][52] |
Мәйдан | 41 285 км² |
Рәсми веб-сайт | Lua хатасы: expandTemplate: template "ref-rm" does not exist. |
Һәштәге | Switzerland, Schweiz, Suisse, Svizzera һәм Svizra |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .ch[53] һәм .swiss[d] |
![]() | |
![]() | |
![]() | |
Тематик география | Швейцария географиясе[d] |
Тимер юл хәрәкәте ягы | сул[d][54] һәм уң[d] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Швейцария[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | opendata.swiss[d] |
Феноменның икътисады | Швейцария икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Швейцария халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 69 459[55] |
Джини коэффициенты | 33,1[56] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 7,7 процент[57][58][59], 2,5 процент[57][58][59], 3,7 процент[57][58][59], 8,1 процент[59], 2,6 процент[59] һәм 3,8 процент[59] |
Тулаем туулар коэффициенты | 1,52[60] |
Бер мең кешегә туры килгән машина саны | 539[61] |
Шәһәр халкы | 6 332 759[42], 6 384 901[42], 6 441 016[42] һәм 6 502 136[42] |
Авыл халкы | 2 242 521[42], 2 253 266[42], 2 263 530[42] һәм 2 273 624[42] |
Максималь температура | 41,5 °C[62] |
Демократия индексы | 8,83[63] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 80 800 ± 99[64] |
Туым күрсәткече | 10[42], 9,9[42], 10,3[42] һәм 9,4[42] |
Үлем күрсәткече | 7,9[42], 8,8[42], 8,2[42] һәм 8,5[42] |
Happy Planet Index score | 60,1[65] |
Илнең мобиль коды | 228 |
Илнең телефон коды | +41 |
Халыкара префикс | 0 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d][66][67], 117[d][67], 118[d][67], 144[d][68], 1414[d][68], 140[d][68] һәм 145[d] |
Илнең GS1 коды | 760-769 |
Номер тамгасы коды | CH |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 269 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Швейцариядә җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Швейцариядә төшерелгән фильмнар[d] |
Швейцария Викиҗыентыкта |
Швейцария Конфедерациясе – тел һәм мәдәният үзенчәлекләрен саклап килүче алман, француз, итальян һәм ретороман (романш) төбәкләреннән торган федератив дәүләт. Бу тарихи, этнографик һәм мәдәни феноменга карата алман теленнән алынган "Willensnation" төшенчәсе кулланыла, аның мәгънәсе – ирекле рәвештә берләшкән ил (милләт). Кайвакыт аны "Willensgemeinschaft" – ирекле рәвештә берләшкән җәмгыять дип тә атыйлар.
"Дәүләт милләте" (Staatsnation) һәм "мәдәният милләте" (Kulturnation) төзү концепцияләренең үзгәрәк ысулы яки бөтенләй капма-каршысы булган бу күренешнең теоретик нигезләрен француз телле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Эрнест Ренан (Ernest Renan, 1823-1892) эшләгән. Бу төр бердәмлек чыгышы белән төрле милләттән булган ватандашларның аңлы рәвештә һәм үзара килешеп уртак тормыш итүен күздә тота. Һәм аны үзәкләштерелгән дәүләт төземи, ул – ирекле һәм тигез хокуклы кешеләр тарафыннан "астан өскә таба" корыла торган ватандашлык җәмгыяте. Берничә буын яшәешендә дистә елларга сузыла торган бу сөрештә дәүләт турыдан-туры катнашмый, ул бары тик моның өчен тиешле шартлар гына тудыра. Һәм ирекле ватандашлык җәмгыяте үзәк хакимиятне торган саен ныгыту юлында түгел, ә киресенчә – вәкаләтләрне җирле органнарга мөмкин кадәр күбрәк тапшыру аша үстерелә.
Бу җәһәттән Швейцария Конфедерациясе күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Бүген мондый үсешне Көньяк Американың Боливия дәүләте максат итеп куя.
Швейцариядә ил президенты һәм вице-президенты вазыйфаларын 7 министрдан торучы Федераль шура (хөкүмәт) әгъзалары чиратлап үти. Президент һәм вице-президентны сайлау хөкүмәткә керүче эре фиркаләр консенсусы белән билгеләнә, шуңа күрә ил президентын һәм вице-президентын алыштыру илнең эчке һәм тышкы сәясәтенә сизелерлек үзгәреш кертә алмый: көнүзәк әһәмиятле мәсьәләләр хөкүмәттә коллегиаль рәвештә чишелеш таба. Швейцария президенты дәүләт башлыгы булып исәпләнми. Әлеге вазифа — коллектив Федераль шура (хөкүмәт) прерогативасы. Президент хөкүмәт утырышларында рәислек итә, тавыш биргәндә, аның тавышы хәлиткеч көчкә ия. Ул шулай ук Швейцариягә визит белән килгән чит ил башлыкларын кабул итә[70]
Швейцария — 26 кантоннардан (20 кантон (Dingar) һәм 6 ярты кантон (Landesteil)) торган федератив республика. Кантоннар округларга (Bezirk), округлар шәһәр һәм җәмгыяте биләмәсенә (Gemeinde) бүленергә мөмкин.
Кантон | Код1 | Эре шәһәр | Мәйдан, км² |
Халык,[71] |
---|---|---|---|---|
![]() | ZH | Цюрих | 1728,9 | 1 408 575 |
![]() | BE | Берн | 5959,1 | 992 617 |
![]() | LU | Люцерн | 1493,4 | 386 082 |
![]() | UR | Альтдорф | 1076,4 | 35 693 |
![]() | SZ | Швиц | 908,1 | 149 830 |
![]() | OW | Зарнен | 490,6 | 36 115 |
![]() | NW | Штанс | 276,1 | 41 584 |
![]() | GL | Гларус | 685,4 | 39 369 |
![]() | ZG | Цуг | 238,7 | 116 575 |
![]() | FR | Фрибур | 1670,8 | 291 395 |
![]() | SO | Золотурн | 790,5 | 259 283 |
![]() | BS | Базель | 37,1 | 187 425 |
![]() | BL | Листаль | 517,5 | 276 537 |
![]() | SH | Шаффхаузен | 298,5 | 77 955 |
![]() | AR | Херизау | 242,9 | 53 438 |
![]() | AI | Аппенцелль | 172,5 | 15 717 |
![]() | SG | Санкт-Галлен | 2025,5 | 487 060 |
![]() | GR | Кур | 7105,2 | 193 920 |
![]() | AG | Арау | 1403,8 | 627 340 |
![]() | TG | Фрауэнфельд | 990,9 | 256 213 |
![]() | TI | Беллинцона | 2812,5 | 341 652 |
![]() | VD | Лозанна | 3212,1 | 734 356 |
![]() | VS | Сьон | 5224,4 | 321 732 |
![]() | NE | Нөшател | 803,1 | 174 554 |
![]() | GE | Женева | 282,4 | 463 101 |
![]() | JU | Делемон | 838,8 | 70 942 |
(Швейцария Конфедерациясенең дәүләт гимны) [72]
Монах Альберих Цвиссиг (алманча Alberich Zwyssig, 1808-1854), дини гыйбадәтләреннән тыш, музыка белән мавыккан һәм псалмнар язу белән шөгыльләнгән. 1841 елда ул үзе элегрәк иҗат иткән көйне яшьтәше Леонһард Видмерның (алманча Leonhard Widmer, 1808-1868) дини-патриотик калыптагы шигыренә яраклаштырган. Яңа әсәр 1843 елда матбугатта да басылып чыккан, шул ук елны аны Цюрих фестивалендә башкарганнар. Халыкта бик популяр булып китсә дә, озак еллар буе “Швейцария догасы” дәүләт түрәләре игътибарыннан читтәрәк калган. Ниһаять, 1961 елда аны, өч еллык сынау мөддәтен шарт итеп, армиядә һәм чит илләрдәге рәсми чараларда гимн буларак куллана башлыйлар. Тышкы дөньяда “дога” бу илнең гимны буларак таныла. Шуңа да карамастан, аны Швейцариянең 12 кантонында гына кабул итәләр, 7 кантон сынау мөддәтен озайтырга кирәк дип саный, ә 6 кантонда (шул җөмләдән Цюрихта да) аны бөтенләй кире кагалар. Ахыр чиктә уртак уңай фикергә киләләр: “сынау” әле бүген дә дәвам итә. Заманча һәм эчтәлеге дини булмаган текстлар да иҗат ителгән, аларны төрле җәмәгатьчелек оешмалары зур тырышлык белән алга сөрәләр. Ләкин “Швейцария догасы” барыбер бу илне дөньяга танытып килә.
(алман телендә) Kommst im Abendglühn daher, Ziehst im Nebelflor daher, Fährst im wilden Sturm daher, |
(тәрҗемәсе) Кичке эңгер-меңгердә Күк өртелсә томанга, Бураннар кар ураса, | |
Швейцария федераль статистик идарәсенең 2018 елга дини демография турында мәглүматы буенча (15 яшь һәм аннан өлкәнрәк булган 200 000 кешене сораштыру нигезендә): 63,9 % христианнар (шул исәптән 35,2 % Рим католиклары, 23,1 % реформатлар, 5,6 % башка диннәр), 28,0 % динен күрсәтмәгән, 5,3 % мөселманнар, 0,38 % Һинд дине тарафдарлары, 0,2 % яһүдләр, 1,3 % башка диннәр[73] .
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.