“Җенси мөнәсәбәтләргә керү, сексуаль объект яки мәнфәгатьләргә кызыгу яки тартылу”[1] мотивациясенә җенси теләк диләр. Кешенең һәм баш мие үсеше дәрәҗәсе югары булган башка имезүчеләрдә җенси мөнәсәбәтләргә керү яки җенси якынлык кылу буларак күзәтелгән феномен. Синонимлар буларак либидо, җенси тартылу һәм шәһвәт кулланыла.[2]
Имезүчеләрдә төп фактор буларак исә баш миенең лимбик системасына керүче төрле ләззәт алу үзәкләренең нейробиологик стимуляциясе булып тора. Югары имезүчеләрдә исә беренче урынга кызыксынуны, белем һәм яңа тәҗрибәләр алу теләге чыга, нәтиҗәдә тәндәге эроген зоналарын махсус стимуляциясе күзәтелә. Җенси теләкнең барлыкка килә алуы өчен организм эчендә эндокрин система җитештергән җенси гормоннарның билгеле минималь дәрәҗәдә булуы кирәк. Бу шарт баланың тууыннан соң барлыкка килә, организм балигълык чорына җитүгә югары дәрәҗәгә җитә һәм азмы-күпме дәрәҗәдә гадәттә организмның үлеменә кадәр саклана.
Кеше сексуальлеген өйрәнүче сексология тарафыннан өйрәнелә, бәйле белем төрле фәнни дисциплиналар чикләрендә үткәрелгән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә тупланыла, соңгы гасыр дәвамында аеруча нейробиология зур өлешен кертә.
Күпмәдәниятле кешеләр җәмгыятендәге кайбер дәүләт яки иҗтимагый төркемнәрендә доминант мәдәни яки дини ышанулар аркасында балаларның, яшьүсмер яки балигъ булу яшенә җиткән ватандашларның бу табигый ихтыяҗларын канәгәтьләндерү җирле канун яки әхлак таләпләренә сылтап кысыла, гомумән җенси теләк яки җенси мәнфәгатьләрнең ачык күрсәтелүе тыела, кайвакыт җәзалана ала.
Шулай ук карагыз
- Афродизиак
- Җенси ярсу
- Кеше сексуальлеге турында өстәмә мәгълүмат өчен Сексуальность человека (рус.), Sexualité humaine (фр.) яки Human sexuality (ингл.), кешедә һәм баш мие үсеше дәрәҗәсе югары булган башка имезүчеләрдә җенси мөнәсәбәт һәм җенси якынлык үзенчәлекләрен билгеләүче нейробиологик механизмнарының тирәнтен тасвирлануы өчен Comportement érotique (фр.) мәкаләсен кара.
Искәрмәләр
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.