Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ташхуҗа Хуҗаев, Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев (кирилл. үзб. Тошхўжа Хўжаев, лат. үзб. Xoʻjayev Toshxoʻja Umarovich, 1922 елның 1 сентябре, РСФСР, Төркестан АССР, Ташкәнт ― 1975 елның 22 мае, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт) — үзбәк режиссёры, театр һәм кино актёры, театр мөгаллиме, тәрҗемәче, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1967) һәм Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт (1970) премияләре лауреаты.
Ташхуҗа Хуҗаев үзб. Toshxoʻja Xoʻjayev | |
---|---|
Туган телдә исем | Ташхуҗа Гомәр улы Хуҗаев |
Туган | 1 сентябрь 1922 РСФСР, Төркестан АССР,Ташкәнт |
Үлгән | 22 май 1975 (52 яшь) СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкәнт |
Милләт | үзбәк |
Ватандашлыгы | РСФСР → ССРБ |
Һөнәре | театр, кино режиссёры, актёр |
Бүләк һәм премияләре | (1967) Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге дәүләт премиясе (1970) |
1922 елның 1 сентябрендә РСФСР составындагы Төркестан АССР башкаласы Ташкәнтта туган. 1975 елда вафат.
1951 елда Ташкәнт театр-сәнгать институтының режиссёрлык факультетын тәмамлый.
1950 елдан Хәмзә исемендәге Үзбәк академия драма театрында эшли башлый. 1957―1960, 1964―1971 елларда — баш режиссёры.
1957―1970 елларда ― Ташкәнт театр-сәнгать институтында укыта.
1970―1975 елларда «Үзбәкфильм» киностудиясендә эшли, нәфис фильмнар төшерә, берничә рольдә уйный. Максим Горький исемендәге Ташкәнт дәүләт рус драма театрында, Мөкими исемендәге Үзбәк музыкаль театрында, үзбәк телевидениесендә күпсанлы спектакльләр куя. Үзбәк теленә рус, чит ил язучыларының сәхнә әсәрләрен, К. С. Станиславскийның «Актёрның үз өстендә эшләве» китабын тәрҗемә итте.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.