Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премиясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан Республикасының Каюм Насыйри исемендәге премия — милли мәгарифне үстерүдә һәм Татарстан халыклары милли мәдәниятенең традицияләренә таянып, белем һәм тәрбия бирүдә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән, милли белем бирү учреждениеләре өчен укыту-методик кулланмалар һәм фәнни хезмәтләр язган өчен тапшырылучы премия.
Каюм Насыйри премиясе – 1988 елдан ел саен педагогик коллективларга, мәктәпкәчә белем бирү, гомуми урта, башлангыч, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә, галимнәргә бирелә.
Каюм Насыйри исемендәге бүләк 1988 елдан бирле бирелеп килә.
1995 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты «Каюм Насыйри исемендәге премия турында» карар кабул иткән (№ 396) һәм әлеге бүләк турында яңа Нигезләмә раслаган [1]. 2019 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 132нче санлы карары белән элекке карарына үзгәрешләр керткән.
Каюм Насыйри исемендәге бүләкне, кергән гаризаларны караучы җәмәгать комиссиясе тәкъдимен искә алып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе бирергә карар итә. ТР Мәгариф һәм фән министрының тиешле боерыгы белән гамәлгә кертелә [3].
Әлеге бүләк, гадәттә, һәр елны Каюм Насыйриның туган көнендә (14 февральдә) тантаналы шартларда тапшырыла.
Комиссия сайлап алган җиңүчегә Премия лауреаты дипломы, күкрәк билгесе һәм акчалата премия тапшырыла.
Гаризалар арасында комиссия тарафыннан премия алуга лаеклылар табылмаган очракта, әлеге елда премия тапшырылмый.
Моны да карагыз: Төркем:Каюм Насыйри премиясе лауреатлары
бирелмәгән
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.