From Wikipedia, the free encyclopedia
Чулпан Харисова, Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова (Мортазина, 1953 елның 17 марты, ТАССР, Кукмара районы, Зур Сәрдек) — тел галиме, КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институты татар теле белеме кафедрасы профессоры (2006), педагогика фәннәре докторы (2002). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2008), Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы (2003), Каюм Насыйри премиясе лауреаты (2008).
Чулпан Харисова | |
---|---|
Туган телдә исем | Чулпан Мөхәррәм кызы Харисова |
Туган | 17 март 1953 (71 яшь) ТАССР, Кукмара районы , Зур Сәрдек |
Яшәгән урын | Фатыйх Әмирхан проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | тел галиме |
Балалар | улы Илшат кызы Гөлшат |
Бүләк һәм премияләре | Каюм Насыйри премиясе (2008) |
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
Сайт | http://kpfu.ru/Chulpan.Harisova |
1953 елның 17 мартында Татарстан АССР Кукмара районы Зур Сәрдек авылында туган. «Татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогика институтының тарих-филология факультетын тәмамлаган (1975). Алман, инглиз телләрен камил белә. «Рус мәктәбендә татарча әйтелешкә өйрәтүнең теориясе һәм практикасы» (рус. Теория и практика обучения татарскому произношению в русской школе) темасына педагогика фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (2002)[2].
1975-1979 елларда Кукмара районы Зур Сәрдек урта мәктәбе укытучысы, директор урынбасары.
1979 елдан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында ассистент, өлкән укытучы (1979-1995), доцент (1996).
2006 елдан КФУ Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының татар теле белеме кафедрасы профессоры.
Әлеге проблемаларга багышланган 350 фәнни хезмәт авторы (шуларның йөзе монография, программа, сүзлек, мультимедиа чарасы, дәреслек, кулланма).
Ире Фираз Харисов, профессор.
Балалары: улы Илшат, КДУ тәмамлаган; кызы Гөлшат, фән кандидаты, КФУ укытучысы. Оныклары Гайшә, Йосыф, Мәрьям [4]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.