татар шагыйре, язучы From Wikipedia, the free encyclopedia
Сөббух Рәфыйков, Сөббух (Габделсөббух) Һади (Мөхәммәтһади) улы Рәфыйков (1913 елның 15 июле, РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй волосте, Зур Нөркәй — 1971 елның 21 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Яңа Зәй) — татар шагыйре, язучы. 1965 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
Сөббух Рәфыйков | |
---|---|
Туган телдә исем | Сөббух Һади улы Рәфыйков |
Туган | 15 июль 1913 РИ, Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Нөркәй волосте, Зур Нөркәй |
Үлгән | 21 ноябрь 1971 (58 яшь) СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Яңа Зәй |
Милләт | татар |
Һөнәре | язучы |
Ул 1913 елның 15 июлендә Минзәлә өязе Нөркәй волосте (хәзерге Татарстанның Сарман районы) Нөркәй авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Шәҗәрәсе: Таиш → Габдерәфыйк → Мифтахетдин → Мөхәммәтвәли → Мөхәммәтһади → Габделсөббух (шәҗәрәне төзүче Дамир Гарифуллин).
1925-1930 елларда башта Яр Чаллыда һәм Алабугада тугызъеллык мәктәптә, аннары Казанда югары уку йортында хәзерләү курсларында укый. 1931 елдан башлап ул журналистлык эшендә: республика “Колхоз гәзите” редакциясендә әдәби хезмәткәр (1931-1932), Сарман районында чыга торган “Комбайн” газетасында җаваплы редактор урынбасары (1932-1934), республика комсомол газетасы “Кызыл яшьләр” редакциясендә бүлек мөдире (1934-1937) һәм Татарстан дәүләт нәшриятында редактор (1937) вазыйфаларын башкара. 1934-1937 елларда, хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогика институтының тел-әдәбият бүлегендә укый.
Алдагы тормышы турында совет заманында чыккан белешмәләрдә Рафиков турыда «оялып кына» язалар: 1937-1957 елларда Сөббух Рәфыйков Татарстаннан читтә – төньяк өлкәләрдә һәм Красноярск краенда яши һәм эшли.[1]
Чынлыкта шагыйрь 1937 елның 17 октябрендә кулга алына. 1938 елның 12 маенда мәхкәмә карары белән террорист һәм корткыч-диверсант буларак (РСФСР ҖК, 58-8, 58-11 матдәләр) 10 елга иректән һәм тагын 5 елга хокуклардан мәхрүм ителә.[2]
1951 елда Сөббуух Рафиков кабат кулга алына һәм Красноярск краена сөргенгә җибәрелә.
1957 елда исә яңадан Татарстанга кайта һәм озак еллар Социалистик Татарстан газетасының башта Зәй төбәгендәге үз хәбәрчесе (1958-1961), аннары штаттан тыш хәбәрчесе хезмәтендә була.
Сөббух Рәфыйков 1930 елда яза башлый. 1931-1937 еллар арасында шигырь һәм хикәяләре тупланган өч җыентыгы (“Үсү җырлары”, “Соңгы талпыну”, “Үсмерчак”), сугыштан соң, 1957 елда, “Ак төннәр” исемле шигъри китабы дөнья күрә.
Сөббух Рәфыйков язучы буларак киң җәмәгатчелеккә “Беренче яз” (1958) романы белән таныла. 1920-1930 еллардагы татар авылында социаль күренешләрне шул заманга хас реаль күренешләр һәм образлар аша чагылдырган бу роман 60нчы еллар татар прозасының авыл темасына багышланган күренекле әсәрләреннән берсе итеп бәяләнә. “Авыл иртәсе”, “Тын елга буенда” исемле романнары да укучылар тарафыннан җылы каршы алына.
Сөббух Рәфыйков 1971 елның 21 ноябрендә Татарстанның Яңа Зәй эшчеләр поселогында вафат булды.
Хатыны Хәлимә Миңнәхмәт кызы (1918 елда Красноярск крае Пировский районы Ошма исемле татар авылында туган, әтисе чыгышы белән Кукмарадан). Балалары:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.