Remove ads
шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог From Wikipedia, the free encyclopedia
Рухия Ахунҗанова, Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова (1959 елның 20 июне, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Имәнлебаш) — шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог, Шәйхи Маннур (2013), Саҗидә Сөләйманова (2019), Абдулла Алиш (2024) исемендәге әдәби премияләр лауреаты .
Рухия Ахунҗанова | |
---|---|
Туган телдә исем | Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова |
Туган | 20 июнь 1959 (65 яшь) ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Зәй районы, Имәнлебаш авылы |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ Россия Федерациясе/ Татарстан |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | шагыйрә, прозаик, публицист һәм педагог |
Бүләк һәм премияләре | Шәйхи Маннур исемендәге премия (2013) Саҗидә Сөләйманова премиясе (2019) Абдулла Алиш премиясе (2024) |
Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова 1959 елның 20 июнендә Татарстан Республикасының Зәй районы Имәнлебаш авылында туа. Башлангыч белемне туган авылында ала. 12 яшендә ятим калгач, Рухияне әнисенең бертуган апасына күчерәләр.
1976 елда Югары Шепкә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих бүлегенә конкурстан үтә алмау сәбәпле, Түбән Камадагы 66 нчы техник училищеда укый һәм ике ел шин заводында эшли. Производствода яулаган үрләре өчен, аңа «Коммунистик хезмәт бәрмәчесе» исеме бирелә. Рухия монда «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе язучылары белән таныша.
1979-1980 уку елында Югары Шепкә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. 1980 елда, КДУның журналистика бүлегендә читтән торып укуын өзеп, Казан дәүләт педагогия институтына көндезге бүлеккә укырга керә. Факультет каршында эшләп килүче «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенә йөри, «Яшь көч» исемле дивар гәҗитенең редколлегия әгъзасы итеп сайлана, шигырьләре институтның «За педагогические кадры» дигән күптиражлы газетасында һәм республика вакытлы матбугатында басыла башлый. Студент елларында фәнни-гамәли конференцияләрдә һәм шигырь турнирларында катнаша, аның хезмәтләре Мактау кәгазьләре белән бәяләнә.
1985 елда, татар-рус бүлеген тәмамлагач, юллама буенча урнашып, тугыз ел Биектау районы Казаклар урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Шул чорда «РСФСРның халык мәгарифе отличнигы» (1991) исеменә ия була, аннары аңа югары квалификацияле категория (1994) бирелә. 1994 – 1995 уку елында Казан шәһәренең Совет районындагы 11 нче татар гимназиясендә эшләп ала. 1995-2009 елларда Сарман районы 1 нче Җәлил гомуми урта белем бирү мәктәбендә хезмәт куя. Республика олимпиадасында татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча җиңүче укучыларны әзерләгәне, шулай ук үз предметын укытуда ирешкән югары уңышлары өчен, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Рухиянең тәүге шигыре «Дуслык байрагы» (хәзерге «Зәй офыклары») исемле район газетасында басылып чыга. Шуннан соң ул «Зәй энҗеләре» әдәби берләшмәсенең иң актив әгъзасына әйләнә. 1975 елда «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясе «Дөнья матур, дөнья киң» девизы белән үткәргән «Чаткы» конкурсында аның шигыре беренче урынны ала.
Рухия Ахунҗанова республика массакүләм матбугат чараларының һәрберсендә катнашып килә, әсәрләре «Туган як авазы» (Зәй шәһәре, 1990), «Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь» (Казан, «Рухият», 2001) һәм «Илһам чишмәләре» (Казан, «Рухият», 2013) исемле күмәк җыентыкларда урын ала. Шагыйрәнең шигырь бәйләмнәре, публицистик язмалары һәм методик эшкәртмәләре «Сөембикә», «Идел», «Мәйдан», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Мәгърифәт» (хәзерге «Гаилә һәм мәктәп» журналы), «Татарстан яшьләре», «Безнең мирас» газета-журналларында даими басылып тора.
Рухия Ахунҗанова 2014 елдан Хезмәт ветераны һәм Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.