Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Салават Низаметдинов, Салават Әхмәди улы Низаметдинов (баш. Салауат Әхмәҙи улы Низаметдинов, 1957 елның 3 марты, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Миндәк ― 2013 елның 29 июле, РФ, БР, Уфа) ― композитор, БАССР (1988) һәм Россиянең (2003) атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Сәләм премиясе лауреаты (1988). СССР композиторлар берлеге әгъзасы (1983). БР композиторлар берлеге рәисе (2006―2010)[4].
Салават Низаметдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Салауат Әхмәҙи улы Низаметдинов |
Туган | 3 март 1957 СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Миндәк бистәсе[1] |
Үлгән | 29 июль 2013 (56 яшь) РФ, БР, Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | композитор |
Җефет | I — Лариса, II — Әлфия, III — Рәзидә[2] |
Балалар | улы Альберт, кызы Юля (беренче никахыннан) улы Дәүрән, кызы Ләйсән (соңгы никахыннан)[3] |
Бүләк һәм премияләре | Г. Сәләм премиясе (1988) |
1957 елның 3 мартында БАССР Учалы районының Миндәк бистәсендә шахтёр гаиләсендә туган. Тумыштан сукыр булу сәбәпле, Уфадагы махсус (коррекция) интернат-мәктәбендә укый (1964), баян, домра, кларнет һәм торбада уйнарга өйрәнә. 1- балалар музыка мәктәбенең махсус бүлекчәсенә (Николай Инякин сыйныфы) кабул ителә (1968). Уфа сәнгать училищесын (Ю. Смирнов сыйныфы) (1977), Уфа сәнгать институтын (Е. Земцов сыйныфы) (1982), Гнесиннар исемендәге Мәскәү музыкаль-педагогия институтында (проф. Г.И. Литинский җитәкчелегендә) аспирантура тәмамлый.[5] Нариман Сабитов исемендәге 1-балалар сәнгать мәктәбендә (1974 елдан), Уфа сәнгать академиясендә (2000 елдан) укыта. «Салават» иҗат йорты директоры (1992 елдан).
Күпкырлы композитор буларак, иҗаты опера һәм симфонияне, хор әсәрләрен һәм романсларны, нәфис, документаль фильмнарга, драма спектакльләренә язылган музыканы һәм эстрада җырларын үз эченә ала. Композитор үзе опера жанрына өстенлек бирә. Мостай Кәрим әсәрләре нигезендә язылган «Кара сулар» (1989), «Ай тотылган төндә» (1996), шулай ук «Mеmento» (2000, Р. Галиев һәм Р. Хантимеров либреттосы) һәм «Нәкый» (2009) исемле опералары Уфада опера һәм балет театры сәхнәсендә, «Сөю йолдызы» (2002, Флорид Бүләков либреттосы) рок-операсы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Уфа филармониясе сәхнәсендә куелды.[6]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.