From Wikipedia, the free encyclopedia
Разия Мөэминова, Разия (Розалия[1]) Мөхәммәтгали кызы Мөэминова (Үзбәкстанда: Розия Мукминова, 1922 елның 31 декабре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан — 2007 елның 12 гыйнвары, Үзбәкстан, Ташкәнт) — тарихчы—шәркыятьче, урта гасырлар Үзәк Азия тарихы буенча белгеч, тарих фәннәре докторы (1972), профессор.
Разия Мөэминова | |
---|---|
Туган телдә исем | Разия Мөхәммәтгали кызы Мөэминова |
Туган | 31 декабрь 1922 ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан |
Үлгән | 12 гыйнвар 2007 (84 яшь) Үзбәкстан, Ташкәнт |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Үзбәкстан |
Әлма-матер | Үзбәкстан милли университеты[d] |
Һөнәре | тарихчы |
Балалар | өч улы |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | тарих фәннәре докторы[d] |
1922 елның 31 декабрендә Татарстан АССР башкаласы Казан шәһәрендә биш балалы гаиләдә туган. Әтисе Мөхәммәтгали Миргали улы (1887—1969) тумышы белән Казан өязеннән, әнисе Хәдичә Шиһабетдин кызы Бәхтиярова (1892—1980) Казан өязе Шырдан авылыннан. Туганнары: Әминә (1915—2002), Фуат (1916—2001), Зәйнәп (1918—2005), Шәфика (1925—2014) [2].
Хокукларыннан мәхрүм ителгән гаилә 1930 елда (әтисе 1929 елда ук) Үзбәк ССР Кукан шәһәренә күченергә мәҗбүр була, 1936 елда Ташкәнт шәһәренә күченә. Р. Мөэминова Ташкәнтның 80нче санлы мәктәбен (1939), Урта Азия дәүләт университетының (1923 елга кадәр Төркистан дәүләт университеты, 1960 елга кадәр Урта Азия дәүләт университеты, 1991 елга кадәр Ташкәнт дәүләт университеты, хәзерге Үзбәкстан милли университеты) тарих факультетын (1944) тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы елларында Ташкәнтка Мәскәү һәм Ленинградтан күчерелгән гыйльми оешмаларның әйдәүче белгечләре С. Б. Бахрушин, В. И. Беляев, Б. Д. Греков, А. Ю. Якубовский, И. П. Петрушевский кебек күренекле галимнәрдән белем ала.
1944 елда Үзбәк ССР Фәннәр академиясенең яңа оештырылган Тарих һәм археология институтына (хәзерге Үзбәкстан ФА Тарих институты) аспирантурага кабул ителә. 1949 елда Ленинградта ССРБ ФА Көнчыгышны өйрәнү институтында (хәзерге РФ ФА Көнчыгыш кулъязмалары институты, рус. ИВР РАН)[3] «Тимеридләр һәм шәйбәниләр арасында Мавараэннәһер өчен көрәш (Шәйбәниләрнең үзбәк дәүләте оешу тарихына)» темасына кандидатлык диссертациясе (фәнни җитәкчесе проф. И. П. Петрушевский (1898—1977), рәсми оппонентлары А. Ю. Якубовский (1886—1953) һәм Н. Д. Миклухо-Маклай (1915—1975)), 1972 елда «XVI гасырда Сәмәрканд һәм Бохарада кәсепчелек» темасына докторлык диссертациясе яклый.
1951-1990 елларда Ташкәнт тарих һәм археология институтында эшли; 1987 елдан әлеге институтның борынгы һәм урта гасырлар тарихы бүлеге мөдире.
Фәнни кызыксынулар өлкәсе — урта гасырлар соңы Үзәк Азия тарихы. 300 дән артык фәнни хезмәт авторы, шулар эчендә: «XVI гасыр Үзбәкстанында аграр мөнәсәбәтләр тарихына. «Вакыф-намә» материаллары буенча» (монография, 1966), «XVI гасырда Сәмәрканд һәм Бохарада кәсепчелек тарихы буенча очерклар» (монография, 1976), «XV-XVI гасырлар үзбәк шәһәрләрендә халыкның социаль дифферинциациясе» (монография, 1985) һ. б. Берничә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре әзерләү белән җитәкчелек итә. Чит илләрдә узган халыкара конференцияләр эшендә актив катнаша: Торонто (1989, Канада), Бамберг (1991, Алмания), Страсбург (1987, Франция), Әнкара (1997, Төркия), Лос-Анджелес (1998, АКШ), Мэдисон (1998, АКШ), Вена (2000, Австрия), Тәһран (2001, Иран) һ. б.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.