рәссам From Wikipedia, the free encyclopedia
Равил Заһидуллин, Равил Габделбәшир улы Заһидуллин (1960 елның 28 октябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам, СССР Рәссамнар берлеге (1990), Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге (2012) әгъзасы, Бакый Урманче исемендәге премия лауреаты (2014), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар милләте тарихын чагылдырган картиналары һәм пыялага ясалган орнаментлы әсәрләре белән танылу алган[1].
Равил Заһидуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Равил Габделбәшир улы Заһидуллин |
Туган | 28 октябрь 1960 (64 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Дилбәр |
Балалар | Фәрһад, Илдар |
Бүләк һәм премияләре | Бакый Урманче исемендәге премия |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. | |
1960 елның 28 октябрендә Казанда туган[2]. Әтисе Габделбәшир тумышы белән Арча районы Шекә авылыннан һәм Равил Заһидуллинның балачагы әлеге авылда узган. Аның картиналарында авыл пейзажлары Шекә авылын сурәтли [3].
Казан сәнгать училищесын тәмамлаган (1984). Казанның 4нче балалар сәнгать мәктәбе укытучысы (1987―1990). 1990 елдан ― ТР Сәнгать фондында[4].
Равил Заһидуллин |
Хезмәтләре милли һәм тарихи романтизм юнәлешенә карый. Картиналарында Идел буе Болгарстаны, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры татарлары тарихындагы вакыйгаларны сурәтләгән. Урта гасырларда ук татар халкының гамәли сәнгать төрләренең чәчәк атуы темасы да иҗаты үзәгендә. Рәссамның бөтен картиналары (мәчетләре, төрбәләре, хан сарайлары, кәрван-сарайлары һәм башка бик күп нәрсәләре булган мәһабәт шәһәр, авыл образлары һәм әйләнә-тирә дөньяның матур күренешләре) ачык төсләр белән язылган, шуңа күрә шатлык белән тулы[6]. Рәссам ул чор архитектурасын, көнкүрешен, халыкның төс-кыяфәтен яңадан торгыза[7].
Иҗат юлын реалистик стильдә башлый («Җәй уртасы», 1984; «Безнең әбиләр», 1986). Әсәрләрендә гарәп язма хәрефләре, XVI йөз нидерланд нәкыше[d] һәм рус тарихи нәкыше[d] йогынтысы нык сизелә[4].
Төп әсәрләреннән ― «Урак өсте» (1987), «Сабан туе» (1989), «Җәйге көннәр» (1991), «Борынгы Казан» (1992), «Дәрвиш» (1996), «Хан авы» (2000) һәм башкалар[4].
1990-еллар башында гарәп каллиграфиясе белән кызыксынып, шәмаилләр ясаган. Гарәп теле курсларында гарәп грамматикасын төшенгән. Бакый Урманче (1897—1990) белән аралашып, аның гозерен үтәп, берничә шәмаиле күчермәсен пыяла өслеккә ясаган. 2009 елдан башлап, чәчәкле, геометрик бизәкле әсәрләрен (шәмаилләр) иҗат итә. Эш вакытында Кытайдан кайтартылган ялтыравык фольга[d] куллана[8].
Хезмәтләре белән төрле елларда Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Венгрия, Күвәйт, Голландия, Төркия, Франция һ.б. илләр халыклары танышкан. Күп картиналары чит илләрдәге коллекционерлар тарафыннан үзгәртеп кору[d] башланган елларда (1987—1991) ук сатып алынган.
1982 елдан күргәзмәләрдә катнаша[9]. Республика («Г. Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан», 1985, Казан), төбәк («Зур Идел», 1991, Казан һәм башка шәһәрләр), бөтенроссия («РСФСРның автономияле республикалары, өлкәләре һәм милли округлары рәссамнары», 1989, Мәскәү; «Россия-9», 1999, Мәскәү), бөтенсоюз (Яшьләр күргәзмәсе, 1986, Мәскәү), халыкара («Казан сынлы сәнгате», 1994, Зутфен шәһәре, Нидерланд) күргәзмәләрендә, «Ислам һәм татар халкының дини мәдәнияте» ретроспектив күргәзмәләрендә (2000, Шәрекъ халыкларының дәүләт музее, Мәскәү) катнашкан. Шәхси күргәзмәләре 1997, 2002 елларда Казанда узган. 2024 елның ноябрендә Болгар музей-тыюлыгының Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында рәссамның «Рәссам күзләре белән» (Глазами художника) күргәзмәсе эшли [10][11]. Күргәзмәләргә куелган картиналарына вакытлы матбугатта тискәре бәя бирелгән очраклар да бар. Мәсәлән, Казанның «Камил» галереясендә куелган картиналарына бик скептик бәя бирелгән (полотноларда сурәтләнгәннәрнең барысы да чиста хакыйкатьме?)[12].
Хезмәтләре Казан дәүләт музейларында (ТР дәүләт сынлы сәнгать музее, «Казан» милли-мәдәни үзәгенең милли мәдәният музее), Болгар дәүләт музей-тыюлыгында саклана. РФ Президентының Стрельнадагы резиденциясендә (Константин сарае) «Өйлә намазы», «Падишаһ авы» картиналары эленеп тора[8].
Өйләнгән. Хәләл җефете Дилбәр. Улы Фәрһад Казан химия-технология институтының дәүләт һәм муниципаль идарә факультетын тәмамлаган, аннары дизайн белгечлегенә укыган, Иннополиста арт-директор булып эшли. Улы Илдар Н. И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесында укыган, Лион университетында (Франция) бакалавриат һәм магистратура үткән, Кытайның Далянь[d] шәһәрендә стажировка үткән. Француз, кытай телләрен камил белә. Парижның Коммерция югары мәктәбендә (HEC) халыкара проектлар координаторы булып эшли[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.