Иннополис
From Wikipedia, the free encyclopedia
Иннополис — Татарстан Республикасының
Югары Ослан районында урнашкан
Казанның иярчен шәһәре[3]. Казан шәһәре агломерациясенә керә.
Иннополис | |
Нигезләнү датасы | 9 июнь 2012 |
---|---|
Рәсми исем | Иннополис һәм Иннополис |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Иннополис шәһәр җирлеге[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Югары Ослан районы |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 3955 (2021)[2] |
Мәйдан | 2,2 км² |
Почта индексы | 420500 |
Рәсми веб-сайт | innopolis.ru |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 4335 |
Иннополис Викиҗыентыкта |



Иннополис - Россиянең яңа шәһәре, аның икътисады югары технологияләр нигезендә төзеләчәк.
2015 елның 9 июнендә рәсми рәвештә ачыла, аңа шунда ук «шәһәр җирлеге» статусы бирелә. Хәзерге көндә Россиядәге иң кечкенә шәһәр булып санала, шулай ук нульдән төзелгән аз санлы шәһәрләрнең берсе булуы белән үзенчәлекле[4].
Попов исемендәге технопарк, Иннополис университеты бинасы, кампуслар, спорт комплексы төзелә. Ломоносов исемендәге технопарк, торак йортлар, юллар төзелеше дәвам итә.
2012 елда Иннополис Университеты АКШ Carnegie Mellon University белән хезмәттәшлектә булдырыла.
Иннополис дигән фәнни шәһәр мәгълүмати технологияләр һәм иновацион югары технологияләрне үстерү өчен булдырылган.
Бүген биредә барлык инфраструктура да эшли, шәһәрдә 160 компания теркәлгән, аларның 77се «Иннополис» резидентлары һәм партнерлары, шулар арасында Тинькофф[5], Сбербанк, Schneider Electric[6] һәм башкалар.
Шәһәрдә махсус икътисади зона оештырылган. 2013 елдан генераль директор — Игорь Носов[7].
География
Иннополис шәһәре Идел елгасы уң ярында, Казан каршында урнашкан, Казан үзәгеннән Иннополиска кадәр 40 чакрым. Мәйданы - 2200 га, төзелеш мәйданы 1200 га.
Шәһәр үзәге координаталары: 55°45′ т. к. 48°44′ кч. о.HGЯO

Климат
Иннополис климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | |
Уртача температура, °C | −10,5 | −10,3 | −4,3 | 5,1 | 13,0 | 17,6 | 19,7 | 17,3 | 11,5 | 4,6 | −3,7 | −8,3 | |
Явым-төшем нормасы, мм | 33,2 | 24,5 | 23,9 | 29,0 | 34,8 | 56,4 | 69,8 | 49,0 | 50,2 | 43,4 | 37,6 | 31,2 |
Халык саны
Иннополиста хәзерге вакытта көн дәвамында 4500 кеше була, аларның 3600 даими рәвештә шәһәрдә яши, шул исәптән, 771 студент.[8].
RSP Architects Planners & Engineers компаниясе (Сингапур) эшләгән план буенча, 2030 елга шәһәрдә 155 мең кеше яшәячәк, 65 меңе — югары квалификацияле белгечләр.[4]
Шәһәрнең проекты
Казан янында инновацион үзәк булдыру идеясен беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елда Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. «IT-авыл» исемле проект офис биналары, торак йортлары, спорт, рекреация һәм белем бирү инфраструктурасы булган, 50 мең кешегә исәпләнгән торак пункт төзүне күздә тота. Алар, асылда, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр һәм аларның гаилә әгъзалары. «IT-авыл» Көнчыгыш Европада югары технологияләр өлкәсендә иң эре «ИТ-парк» технопаркын төзүнең уңышлы тәҗрибәсен үстерү, потенциаль рәвештә «Сколково» Мәскәү инновацион үзәгенең филиалы - мондый мөмкинлекләр турында Миңнеханов Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворкович белән очрашуда фикер алыша.
«IT-авыл» өчен Югары Ослан районында 1,4 мең гектар бирелде, һәм 2011 елның августында мастер-планны эшләүгә контрактны Сингапурның элеккеге баш архитекторы Лиу Тай Кер җитәкчелегендәге RSP Architects Planners & Engineers архитектура-планлаштыру бюросы алды. Ноябрьдә булачак шәһәр «Иннополис» исемен алды. Россия законнары һәм шәһәр төзелеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, киләчәктә проектлаштыру өчен Сингапур архитекторларына ярдәмгә «Казан Гипронииавиапром» компаниясе җәлеп ителде. [9] [10].
Мэрлар
- 2014 елдан ― Егор Иванов[11]
- 2016 елдан ― Руслан Шагалиев[11]
- 2024 елдан ― Дмитрий Вандюков[12]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.