Панчаратра

From Wikipedia, the free encyclopedia

Панчара́тра (Санскрит телендә:पञ्चरात्र, IAST:pāñcarātra — «биш көнлек период»)[1]Һинд дине әдәбияты төрләренең берсе, төрле формаларда һәм ипостасьларда Вишну яки Нараяна культына багышланган  Санскрит Вайшнав ритуаль текстлары. Панчаратра дип шулай ук бу текстларга нигезләнгән урта гасыр Вайшнав традициясен, Вайшнавизмның иртә формасын атыйлар. Панчаратра тектслары агамаларга карый һәм ритуаль Ведик корбан Яджна урынына Һинд дине гыйбадәтханәсендә муртига табынырга күрсәтмә бирәләр. Аңлап булмаслык Парабрахман матди дөнья һәм аның яшәүчеләре белән контактка керә һәм дживаларга биш аспект аша Илаһка кагылырга мөмкинчелек бирә:

  • пара — күренми торган, мәңге;
  • вьюха — илаһи эманацияләр;
  • аватара (вайбхава) — Өскенең төрле югаларда (эпохаларда), Вишнуның ун аватары кебек чагылышлары;
  • антарьямин — турыдан-туры сизелми, әмма логика ярдәмендә чыгарылырга мөмкин, биредә булуын Бхакта (тугъры) сизә ала торган аспект;
  • мурти (арча) — гыйбадәтханәләрдә изгеләштерелгән яки өй эчләрендә ихтирам ителгән символика белән тулы күренә торган сәнгать формасы (шалаграма, Шанкха), искә алу һәм медитация ысулы.

Төркем галимнәр фикере буенча Панчаратраның теистик карашлары «Веданта-сутра»ларда дөрес түгел дип исбатлана[2][3][4][5][6][7].

Панчаратра-агамалар

Традиция буенча, Панчаратра-агамда 108 текст бар. Әмма аларның чын саны 200 атамадан күбрәк. Бу шуның белән бәйле: беренчедән, агамаларның аерым фрагментлары бәйсез язмалар буларак аерылган булган; икенчедән, параллель төрле текстлар мөхәррирләве булган, аларның һәрберсе нәтиҗәдә танылган булган. Ничек кенә булмасын Паньчаратра-агамнар канонының төрле исемлекләре берсе берсеннән аерылып торалар. Язмаларның чын тулы корпусы үзенә бу текстларны кертә[8]:

Шулай ук карарга мөмкин

  • Агама (Һинд дине)
  • Тантралар (текстлар)

Искәрмәләр

Әдәбият

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.