From Wikipedia, the free encyclopedia
Нараяна (Санскрит телендә: नारायण, IAST: Nārāyaṇa, шулай ук Narayan), Вишну Ходаеның башка исеме, ул Һинд динендә иң олы абсолют шәхес һәм Вайшнавизмда иң олы Ходай. Бхагавата Пурана Нараянаны "Пара Брахман" (Иң Олы Ходай) дип игълан итә, ул чиксез Галәмнәрне барлыкка китерә һәм аларның һәрберсенә Галәм Раббы буларак керә.[1]
Нараяна | |
---|---|
Туган телдә исем | санскр. नारायण |
Әйтелеш | |
Балалар | Кама Ходае һәм Аяппа |
Нараяна Галәмдә Брахма буларак 14 дөньяны барлыкка китерүдә катнаша, шул вакытта ул раджас гунаны юри кабул итә. Нараяна үзе Вишну буларак Галәмне тәэмин итә һәм саклый. Шайвизмда Нараян шулай ук саттва гунаны кабул итә һәм дөньяны маха-кальпа ахыры вакытында Шива яки Рудра буларак юк итә, шул вакытта ул Тамас гунасын кабул итә.[2][3][4] Бхагавата Пурана буенча, Нараяна Ходае Ходайлар арасында иң олы контрольдә тотучы һәм иң ахыргы җан. Аны шулай ук "Сурья Нараяна" дип атыйлар, ягъни бриллиант Кояш кебек ялтыраучы дигәнне аңлата.[5][6] Ул бу Галәмдәге һәрбер күренгән яки ишетелгән нәрсәгә эчтән һәм тыштан үтеп керә дип әйтелә.
Мадхвачарья буенча, Нараяна Кришнаның биш вьюхаларның берсе, алар инкарнация аватарлардан аермалы буларак Ходайның Галәми эманацияләре.[7]
Ведаларда һәм Пураналарда, Нараяна яңгыр болытлары төсендәге илаһи зәңгәр төстә, дүрт куллы, падма (лотос чәчәге) тотып, Каумодаки (чукмар), Панчаджанья шанкха (кабырчык) тотып һәм Сударшана Чакра (диск) тотучы итеп тасвирлана.
Нараяна Ходае Ведалар һәм Пураналар, Бхагават-гита кебек Һинд дине изге текстларында еш Вишну, Һари, Пурушоттама яки Пуруша һәм Джаганнатх дип атала.[8]. Нараянаны еш "Мукунда" буларак хөрмәт итәләр [9] (ул матди дөньяда тумышлар һәм үлемнәр әйләнешеннән хөррият Мокша бирүче). "Махабхарата"да Кришнага еш Нараяна буларак мөрәҗәгать итәләр, ә Арджунага Нара буларак.[10] The epic identifies them both in plural 'Krishnas', or as part incarnations of the earlier incarnations of Vishnu, recalling their mystical identity as Nara-Narayana.[11]
Нараяна Бхагават Гитада универсаль формага ия буларак тасвирлана (Вишварупа) ул гадәти кеше сиземләү яки алдыңа уйлап китерүдән тыш тора.[12]
Нараянаның матди дөньядан тыш мәңге һәм иң олы Галәме Вайкунтха дип атала, ул нур һәм бәхет патшалыгы Парамападха, бу азат ителгән өчен соңгы һәм иң югары урын, алар анды иң олы Ходай белән бергә нур һәм бәхет белән рәхәтләнәләр. Вайкунтха матди дөньядан тыш урнашкан һәм шулай итеп матди фән яки мантыйк ысуллары белән аңлашылырга мөмкин түгел.[13] Кайчакта Нараяна яки Вишну Ананта Шешада ял итүче Кшира Сагара матди дөньяда "Вайкунтха" дип атала.
Нараяна Ходае Ведаларның һәрбер өлешендә, мәсәлән, Шатарудриям, Пуруша Суктам, Нараяна Суктам, Хираньягарбха Суктам, Вишну Суктам, Рудрам Суктамда сәламләнә. Нараяна Ходаена шулай Упанишадаларда, мәсәлән, Нараяна Упанишадада, Ишопанишадада, Чандогья Упанишадада, Брихадараньяка Упанишадада, Мундака Упанишадада, Мандукья Упанишадада, Катха Упанишадада, Кенопанишадада, Прасна Упанишадада, Светасватара Упанишадада, Маха Нараяна Упанишадада, Нарасимха Тапани Упанишадада сәлам әйтәләр. [14]
Нараяна Ходае исеменең төрле юрамалары бар.
'Нараяна' исеме "барлыкка китерелгәннең суларында ял итүче" дигәнне аңлата. Манусмритида расланганча,
Сулар "нараһ" дип атала, чөнки сулар чынлыкта Нара-Нараяна тарафыннан (беренче мәхлукат) тарафыннан барлыкка китерелә; алар аның беренче яшәү урыны "аяна" булганга күрә ул Нараяна дип атала.[15]
Нараянаның тагын бер мәгънәсе,
"Барлык кешеләрнең нигезе булган иң Олы Җан иясе".[16]
Тагын бер юрамадан күренгәнчә,
Нара "кеше" дигәнне аңлата һәм "Аяна" "юнәлешне" аңлата. Кайберәүләр Нараянаны "кеше улы" дип күрә. Шулай итеп Нараяна "кешенең юнәлеше"н аңлата ("мокшага таба").
Нара "Кеше" дигәнне аңлата, ә Аяна "Сыену урыны"н аңлата, ягъни Нараяна "барлык кешеләрнең сыену урыны" дигәнне аңлата. Нараяна Упанишадада язылганча:
Om Namo Narayanayeti mantra upasaka Vaikuntha bhuvanam gamishyati,[17]
Санскритта, "Нара" сүзе шулай ук кешегә яки шәхескә карый торган сүз[18]. Нараяна турында язмаларда "парабрахман", "параматма", "парамешвар", "парашакти" һәм "праджйоти" буларак сөйлиләр, бу "абсолют" яки "иң олы" дигәнне аңлата.
Ведаларда язылганча,
"Narayana parabrahman tatvam Narayana paraha"
бу Нараяна барысының да иң олы көче һәм асылы дигәнне аңлата.[19]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.