From Wikipedia, the free encyclopedia
Кришна (IPAc-en|ˈ|k|r|ɪ|ʃ|n|ə),[9] (Санскрит телендә:|ˈkɽɪʂɳɐ|Krishna.ogg); (Санскрит телендә:कृष्ण), (Kṛṣṇa) Һинд динендә төп Ходай булып тора. Ул Вишну Ходаеның сигезенче аватары буларак табыныла һәм шулай ук кайберәүләр тарафыннан үз хакында Иң Олы Ходай булып табыныла.[10] Ул мәрхәмәтлелек, наз, һәм мәхәббәт Ходае.[11][12] "Кришна Илаһилыгының Өч Үлчәме (…) илаһи бөеклек һәм өстенлек; илаһи наз һәм якынлык, наз һәм яклау һәм Һинд Илаһлары арасынңа иң популяр һәм киң табыныла торганы.[13] Кришнаның туган көне һәр елны Һинд дине тарафдарлары тарафыннан Ай-Кояш Һинд дине календаре буенча Кришна-Джанмаштамины бәйрәм итәләр, ул Грегориан календаре буенча август ахырына яки иртә сентябрьгә туры килә.[14]
Кришна | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sa-sidd" does not exist. | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Исем | ꠇꠣꠘꠣꠁ һәм 𘙌𗣀𗶷𘀍 |
ХФӘ билгесе | ˈkɽɪʂɳɐ |
Туу датасы | некорректная дата (недостижимая точность)[1] |
Туу урыны | Матхура, Британия Һиндстаны, Британия империясе[2] |
Үлем датасы | некорректная дата (недостижимая точность)[3] (125 яшь) |
Үлем урыны | Bhalka[d], Гөҗәрат, Һиндстан |
Үлем төре | һомицид[d][4] |
Үлем сәбәбе | кан югалту[d][4] |
Ата | Васудева[d] |
Ана | Деваки[d] |
Кардәш | Субһадра[d] һәм Баларама |
Ире яки хатыны | Рукмини, Rohini[d][5], Kalindi[d], Mitravinda[d], Nagnajiti[d], Bhadra[d], Lakshmana[d], Сатьябхама[d], Jambavati[d][6] һәм Лалита[d] |
Балалар | Прадьюмна[d] һәм Samba[d][7] |
Нәрсә өчен гәүдәләндереш | Вишну |
Һөнәр төре | фермер-скотовод, фәлсәфәче, дини лидер |
Эшчәнлек өлкәсе | фәлсәфә, дин, восточная философия[d] һәм сөю |
Укытучылары | Sandipani[d][8] |
Титул префиксы | лорд[d] һәм Бхагаван[d] |
Иконографический атрибут | флейта[d] һәм peacock feather[d] |
Илаһ карый | Һинд дине |
Киелгән | аксессуар для прически[d] һәм Дхоти[d] |
Катнашучы | Битва на Курукшетре[d] |
Сугыш | Битва на Курукшетре[d] |
Музыкаль инструмент | Бансури[d] |
Нәрсәнең өлеше | Дашаватар |
Телгә алынган хезмәтләр | Маһабһаратам |
Катнашучы(лар) | Бхагавад Гита |
Коралланыш | Сударшана һәм Каумодаки[d] |
Кришна Викиҗыентыкта |
Кришна тормышы турында анекдотлар һәм кыйссалар «Кришна Лила» дип аталалар. Ул "Махабхарата"да, "Бхагавата Пурана"да һәм "Бхагавад Гита"да үзәк персонаж булып тора һәм күп Һинд дине фәлсәфәсе, Һинд дине теологиясе һәм Һинд дине риваятьләре текстларында искә алына.[15] Алар аны төрле перспективаларда сурәтлиләр: Ходай-бала, шук бала, үрнәк яратучы, илаһи каһарман һәм универсаль иң олы җан.[16] Аның иконографиясе бу риваятьләрне чагылдыра һәм аны тормышының төрле этапларында күрсәтә, мәсьәлән, майны ашаучы бала, флейтада уйнаучы кечкенә малай, Радха белән хатын-кыз тугърылары тарафыннан уратылган яшь кеше, яки Арджунага киңәш бирүче дустанә арба йөртүчесе.[17]
Кришнаның синонимнары безнең эрага кадәр 1-енче меңьеллык әдәбиятына карый.[18] Кайбер суб-традицияләрдә Кришнага "Сваям-бхагаван"га буларак табыналар, һәм моның турында Кришнаизм буларак сөйлиләр. Бу суб-традицияләр урта гасыр Бхакти хәрәкәте контекстында үсеп чыкканнар.[19] Кришнага караган әдәбият күп башкару сәнгатьләрен илһамландырган, мәсьәлән, Бхаратнатьям, Катакали, Кучипуди, Одисси һәм Манипури биюе.[20][21] Ул пан-Һинд дине Ходае, әмма аңа аеруча кайбер урыннарда табыналар, мәсьәлән, Уттар Прадешта Вриндаванда, Ориссада Җаганнатха аспектына, Көнбатыш Бенгалиядә Маяпурда[22] Гуҗаратта Дварка һәм Җанагадһта, Махараштрада, Пандһарпурда Витобха формасында, Раджастханда Натхдварада,[23] һәм Кералада Гуруваюрда.[24] 1960-ынчы еллардан бирле Кришнага табыну шулай ук Көнбатыш дөньяга һәм Африкага таралган, күбесенчә Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте эшчәнлегенә рәхмәтле.[25]
«Кришна» сүзе Санскрит сүзе санскр. (IAST) Kṛṣṇa-дан килеп чыккан, ул беренче чиратта «кара», «караңгы» яки «куе-зәңгәр» дигәнне аңлата.[26] Кимүче Ай Кришна Пакша дип атала, ул «караңгылану» мәгънәсенә карый.[26] Исем кайвакыт «бөтен нәрсәне җәлеп итүче» дип интерпретацияләнә.[27]
Вишну исеме буларак, Кришна «Вишну Сахасранама» да исемлектә 57-енче исем буларак китерелә. Аның исеменә нигезләнеп, Кришна муртиларда кара- яки зәңгәр-тәнле итеп күрсәтелә. Кришна шулай ук төрле титуллар астында мәгълүм, алар аның күп ассоциацияләрен һәм аттрибутларын чагылдыра. Иң киң таралган исемнәр арасында «Моһан», «җырлаучы», «Говинда» «баш көтүче»,[28] һәм Гопала "Го"ларның яклаучысы, моның мәгънәсе «җан» яки «сыер».[29][30] Кришнаның кайбер исемнәре региональ әһәмияткә ия; Җаганнатха Пури Һинд дине гыйбадәтханәсендә Җаганнатха, ул Ориссада һәм көнчыгыш Һиндстанның янәшә төбәкләрендә популяр инкарнация булып тора.[31][32][33] XIX гасыр русча аңлатылган Санскрит буенча китапларда Кршна дип язылган.
Кришна Һинд дине традицияләрендә төрлечә тәкъдим ителгән, әмма кайбер уртак хасиятләр белән. Аның иконографиясе аны Вишну кебек кара, караңгы яки зәңгәр тән белән күрсәтә.[34] Шулай да, борынгы һәм урта гасыр рельефларда һәм ташка нигезләнгән сәнгатьләрдә ул Һиндстанда да, Көньяк-Көнчыгыш Азиядә дә эшләнгән материалыннан табигый төстә ясала.[35][36] Кайбер текстларда, аның тәне шигъри рәвештә Җамбул төсе буларак тасвирлана (Җамун, шәмәхә төстәге җимеш).[37]
Кришнаны еш тавис каурыеннан такыя яки таҗ кигән итеп сурәтләнә, яки бансури (Һинд дине флейтасында) уйнаучы итеп сурәтләнә.[38][39] Бу формада ул гадәттә бер аягы икенчесе алдында «Трибханга» позициясендә күрсәтелә. Аның белән компаниядә еш сыерлар яки таналар, бу «Говинда» көтү йөртүчесенең символы булып тора. Альтернатив рәвештә, ул гопилар (сөт савучы кызлар) белән романтик яки кызыгырлык кеше итеп сурәтләнә, еш ул шук була.[40]
Башка сурәтләрдә, ул «Махабхарата» сугыш сәхнәләренең өлеше булып тора. Ул арба йөртүче итеп күрсәтелә, аның Пандав Арджуна патшазадәсенең мөрәҗәгать итүен билгеләргә кирәк, символик рәвештә ул Һинд диненең «Бхагават Гита» язмасына китергән вакыйгаларны чагылдыра. Бу популяр сурәтләрдә, Кришна арба йөртүче алдында пәйда була, я Арджунаны тыңлаучы киңәшче кебек, яки арба йөртүче буларак, бу Арджуна Курукшетра сугышы вакытында укларын максатка төбәгәндә.[42][43]
Кришнаның альтернатив сурәтләре аны бәби итеп күрсәтә (Bala Krishna, бала Кришна), кулларында һәм тезләрендә үрмәләүче бала, биюче бала, яки гаепсез кыяфәтле бала, ул йунап майны урлый һәм куллана (Makkan Chor),[44] кулында Ладдуны тотучы (Laddu Gopal)[45][46] яки олы фикер иясе Маркандейя тарафыннан күренгәнчә Пралайя (Галәм эрелүе) вакытында баньян яфрагында торып аяк бармагын суыручы Галәм баласы буларак.[47] Кришна иконографиясенең төбәк вариацияләре төрле формаларда күренә, мәсьәлән, Ориссада Җаганатха буларак, Махараштрада Витһоба,[48] Раджастханда Шринатхҗи[49] һәм Кералада Гуруваюраппан.[50]
Дизайнда һәм архитектурада Кришна сурәтләрен ясау өчен кагыйдәләр Һинд дине гыйбадәтханәсе сәнгатьләре буенча урта гасыр Санскрит текстларында тасвирланган, мәсьәлән, Вайкһанаса Агама, Вишну дһармоттара, Бриһат самһита, һәм Агни Пуранада.[51] Охшаш рәвештә урта гасыр Тамил текстларында шулай ук Кришна һәм Рукмининың потларын ясау өчен кагыйдәләр бар. Бу кагыйдәләр буенча ясалган берничә потлар Хөкүмәт Музее, Ченнаи тупланмаларында бар.[52]
Кришнаның шәхес буларак тасвирламасы булган иң иртә тексты — ул «Махабхарата» эпосы, анда Кришна Вишнуның инкарнациясе буларак тасвирлана.[53] Кришна эпосның күп кыйссаларына үзәк булып тора. "Бхагавад Гита"ны тәшкил итүче эпосның алтынчы китапның унсигез бүлегендә Кришнаның Арджунага сугыш кырында киңәшләре бар. "Махабхарата"ның соңгы кушымтасы "Харивамса"да Кришнаның балачагы һәм яшьлегенең тәфсилле юрамасы бар.[54]
Чандогья Упанишад фараз ителгәнчә безнең эрага кадәр 8-енче һәм 6-ынчы гасырлар арасында төзелгән булган, ул борынгы Һиндстанда Кришнага караган фикернең тагын бер чыганагы булып торган. (III.xvii.6) шигырендә Кришна "Кришнайя Дэвакипутрайя"да искә алына (Санскрит телендә: कृष्णाय देवकीपुत्राय), биредә ул «Ангираса» гаиләсенең «Гһора» фикер иясенең өйрәнчеге буларак. Бу «Девакиның улы Кришнага» дигән фраза Макс Мюллер кебек галимнәр тарафыннан искә алына.[55] Ул "Махабхарата"да Кришна турында Ведик белемнең һәм мәсьәлләрнең потенциаль чыганагы, әмма бары тик потенциаль, чөнки бу шигырь текстка интерполяцияләнергә мөмкин булган,[55] яки Кришна Дэвакипутра Кришна Ходаеннан аермалы буларак булырга мөмкин булган.[56] Бу икеләнүләр күпкә соңрак вакыт «Сандилья Бхакти Сутралар» трактаты тарафыннан тәэмин ителә,[57] анда күпкә соңрак компиляцияләрдән цитаталар китерелә, мәсьәлән, Нараяна Упанишад, әмма беркайчан да Чандогья Упанишадтан шигырьләр цитаталанмый. Башка галимнәр борынгы Упанишадта Деваки белән искә алынган Кришна «Бхагават Гита» данының соңрак Һинд дине Ходаена карамавы белән ризалашмыйлар. Мәсьәлән, Арчер раслаганча бер Упанишадада бергә очраган ике исемнең бергә булуы җиңел төшеп калдрырыга мөмкин түгел.[58]
Яска'ның Нируктассы безнең эрага кадәр 6-ынчы гасыр тирәсендә нәшер ителгән этимологик сүзлектә Акрурада булган Шьямантака асыл ташы искә алына, бу Кришна турында яхшы мәгълүм булган Пураник тарихтан мотив.[59] Шатапатха Брахмана һәм Айтарейя-Араньяка Кришнаны аның Вришни килеп чыгышы белән ассоциацияли.[60]
Авторы борынгы грамматик Панининың Аштадхьяисында (фараз ителгәнчә безнең эрага кадәр 5-енче яки 6-ынчы гасырга карый торган), Васудэва, Васудэваның улы, һәм Арджуна, табыну кабул итүчеләре буларак, бергә шул ук сутрада очрый.[61][62][63]
Безнең эрага кадәр 4-енче гасыр ахыры Греция этнографы һәм Чандрагупта Маурья сарай янының Селевк I-нең илчесе Мегасфен мәшһүр Индика эшендә Гераклга искәрмә ясый. Бу текст хәзер тарих өчен югалган, әмма соңрак Греклар тарафыннан, мәсьәлән, Аррайн, Диодор һәм Страбо тарафыннан икенчел әдәбиятта цитаталанган булган.[64] Бу текстлар буенча, Мегасфен Гераклга табынган Соурасеной кабиләсенең ике төп шәһәре булган — Метһора һәм Клейсобора, һәм кораб йөри алырлык Җобарес елгалары булган. Кришна турында публикацияләре өчен мәшһүр Һинд диннәре профессоры Эдвин Брайант буенча «Соурасеной Кришна шуннан булган Яду династиясенең тармагы, Шурасеналар булуның шиге әз».[64] Брайант раслаганча, Геракл сүзе Хари-Кришна сүзенең Грек фонетик эквиваленты, Матһура Метһора, Кришнапура Клейсобора, һәм Ямуна Җобарес булган кебек. Соңрак, Александр Македонияле Һиндстан субкыйтгасында кампаниясен башлап җибәргәч, аның якыннары искә алганча, Патша Порусның солдатлары Геракл сурәтен тагып йөри торган булганнар.[64]
Буддачылык Пали канонында һәм Гһата-Җатакада (No. 454) полемик рәвештә Васудэва һәм Баладэва тугърылары искә алына. Бу текстларның күп хасиятләре бар һәм алар Кришна риваятьләренең буташтырылган юрамалары булырга мөмкин.[65] Җәйничелек текстлары шулай ук бу хикәяләрне искә ала, шулай ук күп хасиятләр һәм төрле юрамалар белән, аларның Тиртханкаралар турында риваятьләрендә. Борынгы Буддачылык һәм Җәйничелек әдәбиятында бу Кришнага караган риваятьләрне кертү Кришна теологиясе Борынгы Һиндстанда күп Һинду булмаган традицияләрендә булган һәм әһәмиятле булганын күрсәтә.[66][67]
Үзенең "Махабхасья"сында борынгы Санскрит грамматигы Патанджали Кришна турында берничә искә алу ясый һәм моңа бәйлеләр соңрак Һинд текстларында бар. Аның Панининың 3.1.26 шигыренә комментариендә, ул шулай ук Камсавадһа яки «Камсаны үтерү» сүзен куллана, бу Кришна тирәли риваятьләрнең мәшһүр өлеше.[68][69]
Безнең эрага кадәр якынча 180 елда Һинд-Грек патшасы Агафокл Ходайларның сурәтләре булган берничә тәңкә чыгарган, алар хәзер Һиндстанда Вайшнава сурәтләренә карый торган итеп интепретацияләнә.[71][72] Тәңкәләрдә күрсәтелгән Ходайлар Вишнуның аватарлары Баларама-Санкаршана, аларның атрибутлары Гада чукмары һәм сабан һәм Шанкха (кабырчыгы) һәм Сударшана Чакра тәгәрмәче белән Васудева-Кришна.[71][73] Бопеараччи буенча Ходайның чәче өстәге чаттрада ярымай зонтик белән валның мисинтерпретациясе булып тора.[71]
Брахми язуы белән багана колониаль эра археологлары тарафыннан үзәк Һиндстанның Мадхья Прадеш штатында табылган булган. Хәзерге техниканы кулланып ул безнең эрага кадәр 125 һәм 100 еллар арасында даталана, һәм төбәк Һинд патшасына Грек патшасы Антиалкидасның илчесе булган Һинд-Грекка карый.[71][74] Һинд-Грек хөрмәтенә аталып, ул хәзер Хелиодор баганасы буларак мәгълүм. Аның язмасы Һинд традициясендә Кришнаның икенче исеме булган "Васудэва"га багышлау булып тора. Галимнәр «Васудэва» сүзенең Ходайга караганын әйтәләр, чөнки язма раслаганча ул «Бхагавата» «Хелиодор» тарафыннан ясалган булган һәм «Гаруда» баганасы булып тора (икесе дә Вишну-Кришнага караган төшенчәләр). Өстәмә рәвештә, язмага "Махабхарата"ның 11.7 бүлегеннән Кришнага багышланган шигырь бар, анда үлемсезлеккә һәм күккә юл ул өч дәрәҗә тормышын яшәү: үз холкыңны тыю («дамаһ»), юмартлык («кагаһ» яки «тьяга») һәм уяулык («апрамадаһ»).[74][76][77]
Хелиодор язмасы изоляцияләнгән шәһадәтнамә түгел. Бөтенесе Раджастхан штатында урнашкан һәм хәзерге методология тарафыннан безнең эрага кадәр 1-енче гасыр белән даталанган өч Хатхибада язмасы һәм бер Гһосунди язмасы Самкарсана һәм Васудеваны искә ала, шулай ук корылма аларга табыну өчен төзелгәне искә алына. Бу дүрт язма кайбер иң элек мәгълүм булган Санкрит язмаларының берсе булып тора.[78]
Уттар Прадешта Матхура-Вриндаван археологик урынында табылган Мора ташы хәзер Матхура Музеенда саклана, анда Брахми язмасы бар. Ул безнең эраның 1-енче гасырына карый һәм анда биш Вришни каһарманы бар: Баларама, Кришна, Прадьюмна, Анируддһа, һәм Самба.[79][80][81] Шул ук урыннан башка терракота плитәсендә баш өстеннән баланы тотучы кеше күрсәтеләгән, бу Кришна тууы турында риваятькә охшаш.[79]
Күп Пураналарда Кришнаның тормыш тарихы яки аннан кайбер өземтәләр бар. Ике Пурана, Бхагавата Пурана һәм Вишну Пуранада Кришна кыйссасының тәфсилрәк хикәясе бар,[82] әмма бу яки башка текстларда Кришна тормышы кыйссалары аерылып тора, һәм аларда җитди каршылыклар бар.[83][84] Бхагавата Пурана унике китаптан тора, алар 332 бүлектән тора, аларда юрамага карап, 16000-нән 18000-гә кадәр шигырь бар.[85][86] Текстның унынчы китабында, якынча 4000 шигырь (~25 %) бар һәм ул Кришна турында риваятьләргә багышланган, ул бу текстның иң популяр һәм киң таралган өлеше булып торган.[87][88]
Бу сюжет мифологик, ул Махабхарата, Харивамса, Бхагавата Пурана, һәм Вишну-пуранага нигезләнгән. Хикәядән сәхнәләр борынгы Һиндстанда, күбесенчә хәзерге Уттар Прадеш, Бихар, Раджастхан, Харьяна, Дәлһи һәм Гуҗарат штатларында. Кришна тормышы турында риваятьләр «Кришна чаритас» дип атала.
Кришна Чаритаста Кришна Дэваки һәм аның иреннән, Натһдварада Ядава кланыннан Патша Васудэвадан туа.[89] Дэвакиның туганы Камса дигән туган. Пураник риваятьләр буенча Дэвакиның туенда, Камсага багучылар Дэвакиның баласы аны үтерәчәк дип әйткәннәр. Камса Девакиның барлык балаларын үтерергә җыена. Кришна тугач, Васудэва бала Кришнаны серле итеп Ямуна аша алып бара һәм алыштыра. Камса яңа туган бәбине үтереп карагач, алмаштырылган бәби Һинд дине Алиһәсе Дурга буларак пәйда була, ул аңа патшалыкка үлем килгән дип кисәтә, шуннан соң Пураналардагы риваятьләр буенча юк була. Кришна Нанда Баба һәм аның хатыны Яшода белән хәзерге көн Матхурада үсә.[90][91][92] Кришнаның ике туганы шулай ук исән булып калалар, алар бу риваятьләр буенча, Баларама һәм Субһадра.[93] Кришнаның тууы Кришна Джанмаштами көнендә бәйрәм ителә.
Кришна балачагы һәм яшьлеге турында риваятьләр аны сыер көтүчесе, шук малай итеп, аның шуклыгы нәтиҗәсендә ул Makhan Chor кушаматын ала (май карагы), һәм ул Гокулда да, Вриндаванда да кешеләрнең йөрәкләрен урлаучы яклаучы булып тора. Мәсьәлән, текстларда расланганча, Кришна Вриндавана яшәүчеләрен афәт яңгырлар һәм су басулардан саклар өчен Говардхана калкулыгын күтәрә.[94]
Башка риваятьләрдә ул җырлаучы һәм Вриндавананың гопиларның (сөт савучы кызлар)ның, бигрәк тә Радһаның уйнаучы яратучысы дип тасвирлана. Бу метафора тулы тарихлар «Раса лила» буларак мәгълүм һәм Гита Говинда авторы Җаядэва шигъриятендә романтиклаштыра. Алар шулай ук Радһа Кришнага табынучы Кришна бхакти традицияләре үсешендә үзәк булып торалар.[95]
Кришнаның балачагы Һинд дине «лила» концепциясенең иллюстрациясе булып тора, бу кызык һәм рәхәт алу өчен, ә спорт яки казаныш өчен түгел уйнау. Аның раса биюендә яки Раса-лилада гопилар белән мөнәсәбәтләре мисал булып торалар. Кришна флейтада уйный һәм гопилар нәрсә эшләсәләр дә, шундук Ямуна Елгасына киләләр һәм аңа җырлауда һәм биюдә кушылалар. Хәтта шунда физик була алмаганнар аңа медитация аша кушылалар. Ул барлыкта рухи эссенция һәм мәңге мәхәббәт, гопилар метафорик рәвештә «пракрити» материясен һәм вакытлыча тәнне чагылдыралар.[96]
Бу лила Кришна балачагы һәм яшьлеге риваятьләрендә даими тема булып тора. Хәтта ул елан белән башкаларны яклар өчен сугышканда, ул Һинд дине текстларында уен уйнаган итеп тасвирлана.[96] Бу Кришнаның уйнарга яратуы Раса-лила һәм Джанмаштами фестивальләрендә бәйрәм ителә, монда кайбер регионнарда, мәсьәлән, Махараштрада Һиндулар уйнап аның риваятьләрен мимика белән күрсәтәләр, мәсьәлән кеше гимнастик пирамидаларын төзеп һавада биек өстә эленеп торган май яки май-сөт белән "һандилар"ны (балчык чүлмәкләрне) вату, шуннан соң ул бөтен төркемгә коела.[96]
Кришна риваятьләре соңыннан аның Матхурага кайтуын тасвирлыйлар. Ул «абыйсын» тиран патшасы Камса/Кансаны аның тарафыннан берничә үтереп караудан соң бәреп төшерә һәм үтерә. Ул Камсаның әтисе Уграсенаны Ядаваларның патшасы итеп куя һәм сарай янында җитәкче патшазадә була.[98] Шанта Рао сөйләгән Кришна кыйссасының башка юрамасында Кришна Камсаның үлеменнән соң Ядаваларны яңа төзелгән Дварака шәһәренә алып килә. Шуннан соң Пандавалар югары булалар. Кришна Куру патшалыгының Арджуна һәм башка Пандава патшазадәләре белән дуслаша. Кришна "Махабхарата"да төп роль уйный.[99]
Бхагавата Пуранада Кришнаның сигез хатыны тасвирлана, алар шундый чиратта пәйда булалар — Рукмини, Сатьябхама, Җамбавати, Калинди, Митравинда, Нагнаҗити (шулай ук Сатья дип аталган), Бхадра һәм Лакшмана (шулай ук Мадра дип атала).[100] Деннис Хадсон буенча бу метафора, биредә сигез хатынның һәрберсе аның билгеле аспектын күрсәтә.[101] Джордж Вильямс буенча, Вайшнав текстларында барлык Гопилар Кришнаның хатыннары дип искә алына, әмма бу тугърылык мөнәсәбәтләренең һәм Кришнаның һәркемгә тулы рухи тугърылыгы һәм һәркемнең аңа тугъры булуның рухи символизмы.[102] Аның хатыны кайвакыт Рохини, Радһа, Рукмини, Сваминиджи яки башкалар дип атала.[103] Кришнага караган Һинд дине традицияләрендә ул күбрәк Радһа белән була. Аның барлык хатыннары һәм сөйгәне Радһа Һинд дине традициясендә Вишнуның хатыны Лакшми Алиһәсенең аватарлары дип таныла.[104][105] Gopis are considered as Radha’s many forms and manifestations.[105]
Эпик поэма Махабхарата буенча Кришна Курукшетра Сугышында Арджунаның арба йөртүчесе була, әмма ул шәхси рәвештә корал күтәрмәячәк дигән шартта. Сугыш кырына килеп, дошманнар аның гаиләсе, аныд дәү әтисе һәм аның кузеннары һәм яратканнары булганны күргәч, Арджуна һафалана һәм ихлас күңелдән ул аңа сугышырга һәм башкаларны үтерергә рөхсәт итмәячәген әйтә. Ул патшалыктан баш тартырга һәм «Гандива» җәясен (Арджуна җәясен) аска кую ягын кулайрак күрә. Кришна аннан соң аңа берәү яхшылык һәм яманлык белән очрашканда тормыш табигате, этика, һәм әхлак турында, җанның һәм яхшылыкның даимилиге, вазифалар һәм җаваплылыклар, чын тынычлыкның табигате һәм эчке азат ителү һәм алкыш халәтенә җитү өчен төрле Йога типлары турында сөйли. Бу Кришна һәм Арджуна арасында әңгәмә «Бхагават Гита» дигән дәгъвада тәкъдим ителә.[106][107][108]
Һиндстан текстларында расланганча риваять Курукшетра Сугышы Гандһариның йөзләрчә улларының үлеменә китерә. Дурьодхананың үлеменнән соң, Кришна Стри Парвада расланганча Гандһарига Гандһари һәм Друтараштра Курукшетрага килгәндә кайгыны уртаклашыр өчен килә. Кришна сугышка юри ахыр куймаганын сизеп, ярсуланып һәм моңсуланып Гандһари шулай дип әйткән "Курулар һәм Пандавлар бер-берсен үтергәндә битараф булып, шулай итеп син үз туганнарының үтерүчесе буласың!' Махабхарата буенча фестивальдә Ядавалар арасында сугыш була, соңыннан алар бер-берсен үтерәләр. Йоклаучы Кришнаны болан дип белеп, Җара исемле аучы ук ата һәм аңа үлем китерә торган җәрәхәт ясый. Кришна "Җара"ны гафу итә һәм үлә.[109][110][111] Гуҗаратта Бһалканың (тиртха) дини сәфәр урыны Кришна үлгән дип ышанылган урынны билгели. Шулай ук Диана Л.Эк раслаганча Деһотсарга бу Кришна «тәнен калдырган» урын.[110] Бхагавата Пуранада 11 китапта, 31 бүлектә расланганча, үлеменнән соң, Кришна трансцедент сыену урынына турыдан-туры йогик концентрациясенә рәхмәтле кайткан. Брахма һәм Индра кебек Ходайларны көтеп Кришна кеше инкарнациясеннән китеп сыену урынына кайтуының юлын табып булмаган.[112][113]
Кришна тормышының күп юрамалары бар, шуларның өчесе иң яхшы өйрәнелгән: Харивамса, Бхагавата Пурана, һәм Вишну-Пурана.[114] Аларның хикәя нигезе уртак, әмма вакыллары, детальләре һәм стильләре бик төрле.[115] Иң оригиналь композиция, Харивамса чынлык стилендә сөйләнә, ул Кришнаның ярлы көтүче буларак тормышын тасвирлый, әмма шигъри рәвештә һәм аллюзия фантазиясе белән. Ул триумфаль нота белән бетә, ә Кришна үлеме белән түгел.[116] Кайбер детальләрдә аермалы булып, Вишну-пурананың бишенче китабы Харивамсаның реализмын алып куя һәм Кришнаны мистик төшенчәләр һәм эулогияләр белән бизи.[117] The Vishnu Purana manuscripts exist in many versions.[118]
"Бхагавата Пурана"ның унынчы һәм унберенче китаплары шигъри шедевр дип киң танылган, ул алдыңа китерү һәм метафоралар белән тулы, "Харивамса"да булган көтүче тормышына бәйләнеш юк. Кришнаның тормышы галәми уен (лила) буларак тәкъдим ителә, аның яшьлеге патшазадә тормышы буларак тасвирлана һәм аның әтисе Нанда патша дип сурәтләнә.[119] "Харивамса"да Кришнаның тормышы кешенекенә якынрак, әмма "Бхагавата Пурана"да символик Галәм булып тора, монда Кришна Галәмдә һәм аннан тыш, һәм шулай ук Галәмнең үзе булып һәрдаим була.[120] The Бхагавата Пурана манускриптлары шулай ук күп юрамаларда, төрле Һиндстан телләрендә бар.[121][87]
Кришна тууының датасы һәр елны Кришна-Джанмаштамида бәйрәм ителә.[122]
Гай Бэк буенча, «Һинд диненең һәм Һиндстан тарихының күп галимнәре Кришнаның тарихта булуын кабул итәләр — ул чын ир кеше шәхесе булган, кеше табигатьлеме яки илаһимы, ул Һиндстан туфрагында кимендә безнең эраның 1000 елына кадәр яшәгән һәм эпик һәм пураник тарих циклларында күп тарихи шәхесләре белән бергә эшләгән.» Шулай ук, Бэк "Санскрит канонында сурәтләнгәнчә Кришна тормышының хронологиясе тирәли күп туры килмәүләр һәм каршылыклар бар.[123]
Ланванья Вемсани расланганча Пураналардан Кришна безнең эрага кадәр 3227- 3102 елларда яшәгән.[124] Күп галимнәр, мәсьәлән, А. К. Бансал, Б. В. Раман Кришнаның туу елын безнең эрага кадәр 3228 ел дип язалар.[125][126] 2004 елда Прабхас Патанда оештырылган Гуҗаратта Сомнатх Трасттан археологлар тарафыннан конференциядә тәкъдим ителгән документта Шри Кришнаның соңгы моментларын кичергән фараз ителгән урын аның үлемен безнең эрага кадәр 3102 елда 125 яшь 7 аенда дип күрсәтә. Диммитт һәм ван Буйтенен раслаганча, Пураналр кайчан, кайда, нишләп һәм кем өчен язылганын билгеләү мөмкин түгел һәм алар «күпсанлы дәвам итүче тарихи чорларда» язылган һәм үсеш алган булырга мөмкин, монда кешеләр текстка очраклы рәвештә кушканнар яки үзгәрткәннәр.[127] Their reliability has also suffered from the way surviving manuscripts were copied over the centuries.[128][129] Пураналарны тапшыруда иркенлекләр нормаль булган һәм борынгырак кулъязмаларның күчермәсен ясаганнар сүзләрне алыштырганнар яки яңа эчтәлек өстәгәннәр.[129][130]}}
Моннан аермалы рәвештә, Җәйничелек традициясендә риваятьләр буенча, Кришна Җайннарның 22-енче Тиртханкарасы Неминатханың кузены булган.[131] Ышану буенча Неминатха безнең эрага кадәр 9-ынчы гасыр Паршванатхага кадәр 84000 ел элек туган дип ышаныла.[132]
Теологик һәм фәлсәфи фикерләрнең киң диапазоны Кришна аша Һинд дине текстларында тәкъдим ителгән. Бһакти хәрәкәтендә йогынтысы зур булган Һинд дине теологы Рамануджа[133] аны сыйфатлы монизм (Вишиштадвайта) төшенчәләрендә тәкъдим иткән.[134] Эшләре Вайшнавизм Һаридаса сектасының нигезләвенә китергән Һинд дине фәлсәфәчесе Мадһвачарья,[135] Кришнаны теистик дуализм (Двайта) кысаларында тәкъдим иткән.[136] Гаудия Вайшанава мәктәбенең изгесе Җива Госвами,[137] Кришна теологиясен Бхакти йога һәм Ачинтья Бһеда Абһеда төшенчәләрендә тасвирлаган.[138] Кришна теологиясе Вайшнавизмның Пушти сектасының нигезләүчесе Валлабһа Ачарья кысаларында саф монизмында («шуддһадвайта» дип аталган адвайта)да тәкъдим ителгән.[139][140] Һиндстан фәлсәфәчесе Мадһусавана Сарасвати,[141] Кришна теологиясен Адвайта Веданта нондуализм-монизм кысаларында тәкъдим иткән, шул ук вакытта Һинд динендә фикернең төп агымнарын берләштерү һәм нигезләү шуңа карган дип саналган Ади Шанкара,[142][143][144] Кришнаны Панчаятана пуджа турында иртә сигезенче гасыр бәхәсләрендә искә алган.[145]
Кришна турында популяр текст Бһагавата Пурана Ассамда язма буларак таныла, ул Кришна өчен Адвайта, Самкхья, һәм Йога кысаларын синтезлый, шулай итеп берәү Кришнага яратып тугърылык аша хәрәкәтләнә.[146][147][148] Брайант Бһагавата Пурана фикерләре синтезын шулай итеп тасвирлый,
The philosophy of the Bhagavata is a mixture of Vedanta terminology, Samkhyan metaphysics and devotionalized Yoga praxis. (...) The tenth book promotes Krishna as the highest absolute personal aspect of godhead – the personality behind the term Ishvara and the ultimate aspect of Brahman. Edwin Bryant Krishna: A Sourcebook[149] |
Шеридан һәм Пинчман икесе дә Брайантның карашын хуплыйлар, соңгысы өстәгәнчә Бхагаватада ассызыкланган Ведантик караш ул аерма белән нон-дуалистик. Шартлы нон-дуаль Ведантада барлык чынлык бәйле һәм бердәм булып тора, Бхагавата куйганча чынлык бәйле һәм күп-санлы.[150][151]
Төрле теологияләр һәм фәлсәфәләр аша, уртак тема Кришнаны кеше тормышы һәм мәхәббәте чагылышы белән илаһи мәхәббәтнең эссенциясе һәм символы итеп тәкъдим итә. Кришна һәм гопиларның дәвам итүче һәм мәхәббәт белән тулы риваятьләре, аның бәби буларак шуклыклары,[152] һәм шулай ук башка персонажлар белән соңрак әңгәмәләре, илаһилык һәм мәгънә өчен фәлсәфи метафора һәм Галәм һәм кеше җаны арасында уен буларак карала.[153][154][155] Кришнаның лиласы ул мәхәббәт уены теологиясе. Джон Коллер буенча, «мәхәббәт коткарыну ысулы буларак кына түгел итеп тәкъдим ителә, ә ул иң олы тормыш». Кеше тормышы ул Ходайның мәхәббәте.[156]
Кришнага караган башка текстлар, мәсьәлән, Бһагавад Гита Һинд традицияләрендә күпсанлы бһасья (комментарлар) җәлеп иткән.[157] Гәрчә Һинд дине эпосы Махабхаратаның өлеше булса да, ул бәйсез рухи җитәкче буларак функцияләгән. Аллегорик рәвештә ул Кришна һәм Арджуна аша кеше тормышының этик һәм әхлакый дилеммаларын күтәрә, шуннан соң спектр җаваплар тәкъдим итә, бу җаваплар кеше ирекләре, сайлау һәм үзеңә һәм башкаларга карата идеолгик сорауларны үлчи.[157][158] Бу Кришна әңгәмәсе күпсанлы интерпретацияләр җәлеп иткән, көч кулланмаска өйрәтә торган эчке кеше көрәше метафорасыннан алып эзәрлекләүгә квиетизмдан баш тартуга өйрәтүче башка кеше көрәшенә кадәр.[157][158][159]
Вайшнавизмның өлеше булган Кришнага табыну Һинд динендә төп традиция булып тора. Кришна Вишнуның тулы аватары булып, яки Вишну үзе белән бер дип таныла.[160] Шулай да, Кришна һәм Вишну арасында төгәл мөнәсәбәт катлаулы һәм төрле,[161] Кришна кайвакыт бәйсез һәм иң олы Ходай булып таныла.[162] Вайшнавлар Вишнуның күп инкарнацияләрен кабул итәләр, әмма Кришна аеруча әһәмиятле. Аларның теологияләре гомумән я Вишну, яки иң олы Аватар буларак Кришна тирәли үзәкләшкән. Кришнаизм һәм Вишнуизм төшенчәләр кайвакыт икесен аерып күрсәтү өчен кулланыла, беренчесе Кришна Трансцендент Иң Олы Җан дигән мәгънәдә.[163]
Барлык Вайшнава традицияләре Кришнаны Вишнуның сигезенче аватары дип таныйлар; башкалар Кришнаны Вишну белән идентификацияли, шул ук вакытта Гаудия Вайшнавизм кебек традицияләр,[164][165] Валлабһа Сампрадая һәм Нимбарка Сампрадаяда Кришна Сваям-бхагаван буларак карала, бу Һинд динедә Ходайның оригиналь формасы яки Брахман концепциясе белән бер үк.[166][167][168][169][170] Җаядэваның Гитговиндасы Кришнаны иң олы Ходай дип таный, шул ук вакытта ун инкарнация — алар аның формалары. Сваминараян Сампрадайның Сваминараяны шулай ук Кришнага Ходайның үзенә буларак табынган. «Зур Кришнаизм» Вайшнавизмның икенче һәм доминант фазасына карый, ул соң Ведик чорда Васудэва, Кришна, һәм Гопала тирәли бара.[171] Хәзер бу диннең Һиндстаннан тыш та күп тарафдарлары бар.[172]
Кришна-Васудэва Ходае (санскр. (IAST) kṛṣṇa vāsudeva «Васудэваның улы Кришна») тарихи рәвештә Кришнаизмда һәм Вайшнавизмда иң иртә табыну формалары булган.[18][59] Ул борынгы вакытта Кришна диненең иртә тарихының иң әһәмиятле традициясе булган.[173] Шулай итеп, төрле охшаш традицияләрнең амальгамациясе булган. Боларга Гопала культы, «Кришна Говинда» (сыер табучы Кришна), Бала Кришна (бәби Кришна) һәм «Кришна Гопиваллабһа» (сөюче Кришна) культлары, борынгы Бхагаватизм керә.[174][175] Андре Кутюр буенча, Харивамса Кришнаның аспектлары буларак төрле персонажларына кертем ясаган.[176]
Тугърылык мәгънәсендә бхакти төшенчәсен куллану бер Ходай белән чикләнми. Шулай да, Кришна Һинд динедә тугърылык традициясендә әһәмиятле һәм популяр игътибар үзәге булып тора, бигрәк тә Вайшнава секталары арасында.[164][177] Кришна тугърылары «илаһи уен» мәгънәсендә «лила» концепциясенә язылалар, бу Галәмнең үзәк принцибы. Ул бхакти йоганың формасы, Кришна "Бхагават Гита"да шуның турында әңгәмә корган өч тип йогаларның берсе булып тора.[165][178][179]
Кришнага тугъры бхакти хәрәкәтләре көньяк Һиндстанда безнең эраның 7-енче гасырдан алып 9-ынчы гасырга кадәр күренекле булып киткәннәр. Иң иртә эшләргә Тамил иленең Альвар изгеләрнеке керә.[180] Аларның эшләренең төп тупланмасы булып Дивья Прабандһам тора. Альвар Андалның популяр җырлар тупланмасы булып Тируппавай булып тора, анда ул үзен гопи дип алдына китерә, ул бу жанрда иң борынгы эшләренең берсе булып тора.[181][182][183]
Хәрәкәт көньяк Һиндстанда 7-енче гасырда барлыкка килгән, ул Тамил Надудан Карнатака һәм Махараштра аша төньякка таба таралган; 15-енче гасырга ул Бенгалиядә һәм төньяк Һиндстанда нигезләнгән булган.Калып:Sfnp Иртә Бхакти башлаучыларга Нимбарка (безнең эраның 12-енче яки 13-енче гасыр) керә,[184] әмма күбесе соңрак булган, шуларга Валлабхачарья (безнең эраның 15-енче гасыры) һәм Чайтанья Махапрабху керә. Алар үз мәктәпләрен башлаганнар, атап ук әйткәндә, Нимбарка Сампрадайя, Валлабһа Сампрадайя, һәм Гаудия Вайшнавизм, биредә Кришна иң олы Ходай.
Деккан Платосында, бигрәк тә Махараштрада, Варкари сектасының изге шагыйрьләре, мәсьәлән, Дньянешвар, Намдэв, Җанабай, Экнатһ, һәм Тукарам Витхобага табынуны алга сөргәннәр,[48] бу Кришнаның локаль формасы, 13-енче гасыр башыннан 18-енче гасыр ахырына кадәр.[16] Көньяк Һиндстанда, Карнатакадан Пурандара Даса һәм Канакадаса Удупиның Кришна сурәтенә багышланган җырлар уйлап чыгарган. Гаудия Вайшнавизмның Рупа Госвамисы бхактиның аңлау белешмәсен уйлап чыгарган, аның атамасы Бхакти-расамрита-синдху.[177]
Көньяк Һиндстанда, Шри Сампрадаяның ачарьялары, Тхируппаваидан Андалны һәм Веданта Десиканың Гопала Вимшатины кертеп, күпчелек эшләрендә хөрмәт итеп Кришна турында язганнар.[185][186]
Тамил Наду, Карнатака, Андһра Прадеш, һәм Керала штатларында күп Кришна гыйбадәтханәләре бар, һәм Җанмаштами Көньяк Һиндстанда киң бәйрәм ителгән фестивальләрнең берсе булып торган.[187]
Бхактиведанта Свами Прабхупада (гурусы Бхактисиддханта Сарасвати Тхакура өйрәтүе буенча) Көнбатыш Бенгалиядә туган иленнән Нью-Йорк шәһәренә сәфәр кылганнан соң 1965 елга Кришна-бхакти хәрәкәте таралган. Бер ел соңрак, 1966 елда, күп тарафдарлар җыеп, ул Халыкара Кришна Аңы Җәмгыятен нигезли алган, ул шулай ук Харе Кришна хәрәкәте буларак мәгълүм. Бу хәрәкәтнең максаты булып Инглиз телендә Кришна турында язарга һәм Көнбатыш дөньяда изге Чайтанья Махапрабху тәгълиматын таратып Гаудия Вайшнава тәгълиматын популярлаштыру булган. Чайтанья Махапрабхуың биографиясендә Гайяда инициация алганда дикша бирелгәндә мантра ул "Кали-Сантарана Упанишад"тан алты сүзле шигырь булган, атап ук әйткәндә «Харе Кришна Харе Кришна, Кришна Кришна Харе Харе; Харе Рама Харе Рама, Рама Рама Харе Харе». Гаудия традициясендә, бу Кришна бхактисы турында «маха-мантра» яки бөек мантра.[188][189] Аны җырлау хари-нама санкиртана буларак мәгълүм.[190]
Маха-мантра The Beatles-тан Джордж Һаррисон һәм Джон Леннонның игътибарын җәлеп иткән,[191] һәм Һаррисон 1969 елда мантраның Лондонның Радһа Кришна Гыйбадәтханәсеннән тугърылар тарафыннан мантраның язмасын җитештергән.[192] «Харе Кришна Мантра» исеме астында җыр Берләшкән Корольлек музыка чартларында иң өске егермегә кергән һәм Көнбатыш Германиядә һәм Чехословакиядә шулай ук уңышлы булган.[191][193] The mantra of the Upanishad thus helped bring Bhaktivedanta and ISKCON ideas about Krishna into the West.[191] Халыкара Кришна Аңы Җәмгыяте Көнбатышта күп Кришна гыйбадәтханәләрен төзегән, һәм шулай ук башка урыннарда, мәсьәлән, Көньяк Африкада.[194]
Кришна көньяк-көнчыгыш Азия тарихы һәм сәнгатендә бар, әмма Шива, Дурга, Нанди, Агастья һәм Буддхадан күпкә әзрәк дәрәҗәдә. Калкулыклы янартау Ява, Индонезия археологик урыннарында гыйбадәтханәләрдә («чанди»)ларда рельефларда пастораль тормыш һәм аның эротик сөюче буларак роле күрсәтелмәгән, һәм шулай ук тарихи Ява Һинду текстларында да.[197] Rather, either his childhood or the life as a king and Arjuna’s companion have been more favored. The most elaborate temple arts of Krishna are found in a series of Krsnayana reliefs in the Prambanan Hindu temple complex near Yogyakarta. These are dated to the 9th century CE.[197][198][199] 14-енче гасыр дәвамыда Кришна Ява мәдәни һәм теологик эшләнмәләренең өлеше булып торган, моның шәһадәте булып 14-енче гасыр Пенатаран рельефлары булган, утрауда Ислам Буддачылык һәм Һинд динен кысрыклап чыгарганчы көнчыгыш Явада Һинд дине Рама белән беррәттән.[200]
Вьетнамның һәм Камбоджаның урта гасыр сәнгатьләрендә Кришна бар. Иң иртә сакланып калган потлар һәм рельефлар 6-ынчы һәм 7-енче гасырга карыйлар, һәм боларга Вайшнавизм иконографиясе керә.[195] Метрополитэн Сәнгать Музееның көньяк-көнчыгыш Азия сәнгатьләренең директоры һәм кураторы Джон Гай буенча, Вьетнамда Данангта 6-ынчы — 7-енче гасырда Кришна Говардхана сәнгате һәм Камбоджада Ангкор Борейда Пхном Да мәгарәсендә сәнгать, шул чорның иң катлаулыларына карый.[195]
Кришна иконографиясе Сурья һәм Вишнуныкы белән беррәттән Таиландта бар. Мәсьәлән, төньяк Таиландның Пхетчабун Провинциясендә Ши Тхеп һәм Клангнай урыннарында күп санлы потлар һәм сурәтләр табылган булган. Болар 7-енче һәм 8-енче гасыр белән даталана, Фунан һәм Женла чорлары археологик урыннарыннан.[201]
Һинд дине биюе һәм музыка театры чыгышы һәм техникасы белән борынгы Сама Веда һәм Натьяшастра текстларына карый.[202][203] Уйналган хикәяләр һәм күпсанлы хореографик темалар Һинд дине текстларында риваятьләр тарафыннан илһамландырылган булган, боларга Кришнага караган әдәбият керә, мәсьәлән, Харивамса һәм Бхагавата Пурана.[204]
Кришна кыйссалары Һиндстан театрында, музыкасында һәм биюендә төп рольне уйнаган, бигрәк тә Rasaleela традициясе аша. Кришнаның балачагы, яшүсмер чагы һәм олы булган вакыты турында пьесалар бар. Бер уртак сәхнәгә Кришнаның раса лилада флейта уйнавы керә, аны бары тик билгеле гопилар (сыер савучы кызлар) тарафыннан ишетелә ала, теологик рәвештә ул бары тик билгеле мәхлукатлар тарафыннан ишетелергә мөмкин булган.[205] Текст риваятьләренең кайберәүләре икенчел театр әдәбиятын илһамландырган, мәсьәлән, Гита Говиндада эротицизм.[206]
Кришнага караган әдәбият, мәсьәлән, Бхагавата Пурана тамашаларга метафизик әһәмиятне килештерә һәм аларны дини ритуал итеп карый һәм көн саен тормышка рухи мәгънә кертә, шулай итеп яхшы, ихлас, бәхетле тормышны тәкъдим итә. Охшаш рәвештә, Кришнага караган тамашаларның максаты тугъры актёрларның һәм тыңлаучыларның йөрәкләрен чистарту. Җырлау, бию һәм "Кришна Лила"ның теләсә нинди өлешен башкару текстта дхарманы хәтерләүнең «пара бхакти» (иң олы тугърылыкның) гамәленең формасы. Теләсә нинди вакытта һәм сәнгатьтә Кришнаны хәтерләү текстта расланганча яхшылыкка һәм илаһилыкка табыну булып тора.[204]
Классик бию стильләре, мәсьәлән, Катхак, Одисси, Манипури, Кучипуди һәм Бхаратнатьям аеруча Кришнага караган тамашалары өчен мәгълүм.[204] Кришнаттам (Кришнаттам) чыгышы белән Кришна риваятьләренә карый, һәм Катакали дип аталган башка төп классик Һинд дине бию формасына карый.[207] Брайант нәтиҗә ясаганча, "Бхагавата Пурана"да Кришна кыйссаларның әһәмияте моннан килеп чыккан әдәбият, шигърият, драма, театр, бию һәм сәнгатькә Санскрит әдәбияты тарихында "Рамаяна"дан тыш теләсә нинди тексттан да күбрәк йогынты ясаган.[20]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.