From Wikipedia, the free encyclopedia
Па́нини (санскр. पाणिनि, Pāṇini — фараз ителгәнчә безнең эраның якынча V гасыры.) — борынгы Һиндстан тел белгече, Вьякарана тел гыйлеме төньяк мәктәбе әгъзасы, хәзерге заман структур лингвистикасы, тудыручы грамматикасы, семиотика һәм мантыйк бабаларының берсе.
Панини Һиндстанның төньягындагы Гандхара дәүләтендә яшәгән. Ул тел белеме традицияләренә бай Таксила шәһәрендә укыган. Ул Һиндстан тарихында беренче Санскрит теленең норматив грамматикасын төзегән, "Аштадхьяи" ("Сигез-китап") (телнең тәфсилләп тасвирланган фонетика, морофология һәм синтаксисының кыскача формулаштырылган 3959 сутрасын (кагыйдәсен)) төзегән. Моны эшләгәндә Панини фонема, морфема, тамыр, суффикс, сөйләм өлеше дигән төшенчәләрне кулланган. Панини тарафыннан ясалган тел тасвирламасы әле дә камил дип санала. Борынгы Һиндлеләр Панинины риши Ведик хәкимнәр санына керткәннәр. Соңрак алар бу автор әсәрләренең күбесен Шива Ходае күңелгә салуы буенча язган дип раслаганнар.[2]. Риваять буенча бала чагында Панини шундый начар укыган ки, аны мәктәптән чыгарганнар, әмма аңа Шива Ходаеның рәхимлеге аны фәндә барысыннан да алда куйган.[2]. Галимнең яшәү вакыты даталары бик якынча. Ул тәгаен безнең эрага кадәр VII гасырда туган һәм безнең эрага кадәр III гасырга кадәр үлгән. Аның хезмәтендә аерым сүзләр буенча, Паниның Греция турында ышанычлы белемнәре булмаган, ягъни ул Искәндәр Зөлкарнәйн чорына кадәр яшәгән. Панини Дандинның мәшһүр «Дашакумарачарита» ("Ун патшазадә маҗаралары", VIII гасыр) романында искә алына, аны кайбер тикшеренүчеләр беренче Һиндстан романы дип саныйлар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.