Нестор Толстихин

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Нестор Толстихин(9 ноябрь 1896, Хабаровск, Приморская область[d] — 20 февраль 1992) (95 яшь), Санкт-Петербург) — совет галим-геологы, гидрогеологы, РСФСР-ның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, ике тапркыр П. Саваренский исемендәге премия лауреаты(1959, 1992).

Кыска фактлар Нестор Толстихин, Туган телдә исем ...
Remove ads
Remove ads

Биографиясе

Толстихин Нестор Иванович 1896 елның 9 ноябрендә Хабаровскида туган.

1914 елда — Чита шәһәрендә гимназияне тәмамлый.

1923 елда — МДУның физика-математика факультетының табигать бүлеген тәмамлый.

1924-1928 елларда — Урта Азиядә геологик эзләнүләр белән шөгыльләнә һәм Ташкентның Урта Азия дәүләт университетында (САГУ) ассистент, аннары доцент сыйфатында мөгаллимлек итә.

1928-1935 елларда — Себердә һәм Ерак Көнчыгышта Геолкомнан (ЦНИГРИ, ВСЕГЕИ) гидрогеологик тикшерүләр алып бара.

Шул ук вакытта ул 1929 елда Ташкентта Урта Азия дәүләт университетында укыта.

1930 елдан Ленинградта Химия-технология институтында һәм Тау институтында белем бирә.

1937 -1938 елларда Спецгео геологы булып тора һәм «ССРБ гидрогеологиясе» басмасының баш мөхәррире эшен башкара. 1938-1941 елларда бер үк вакытта басманың баш мөхәррире вазифасында кала.

1938-1974 елларда — «Геология һәм инженер гидрогеологиясе» кафедрасы мөдире, ә 1951-1954 еллар буенча — Ленинград тау институтында геолог-разведкалау факультеты деканы.

1974 елдан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр «Гидрогеология» кафедрасының профессор-консультанты булып эшли.

1992 елның 20 февралендә вафат була.

Remove ads

Фәнни эшчәнлеге

Төбәк гидрогеологиясен, минераль су һәм литосфераның туң зонасы сулары турында тәгълиматка нигез салучыларның берсе булып тора.

Төбәк гидрогеологиясе өлкәсендә гидрогеологик районлаштыру, җир асты суларының зоналыгы, гидрогеологик карта эшләү, Дөнья океаны төбенең гидрогеологиясе принципларын эшли.

Төрле типтагы җир асты су ятмаларының таралуын күзаллау ысулларын эшли.

Минераль су турында тәгълиматны үстерә: литосфераның туңган зонасы турындагы тәгълиматка зур өлеш кертә, күпьеллык туңлыкның формалашуының һәм таралуының һәм аның җир асты сулары белән үзара тәэсир итешүенең теоретик нигезләрен эшли. Күпьеллык туңлык районнарының җир асты сулары классификациясен эшли, җир асты су ятмаларын үзләштергәндә гидрогеологик тикшерүләр методикасын нигезли.

200-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән 15 монография авторы.

Аның җитәкчелегендә 35 кандидатлык һәм 8 докторлык диссертацияләре яклана.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре

  • Ленин ордены
  • Ике «Хөрмәт Билгесе» ордены
  • 1943 —«Ленинградны саклаган өчен» медале
  • 1945 —«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале
  • 1957 —"Ленинградның 250 еллыгы истәлегенә" медале
  • 1967 — РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1967)
  • 1959 — (Г. Н. Каменский, М. М. Толстихина белән берлектә, 1959 ел өчен) — «ССРБ гидрогеологиясе» эшчәнлеге өчен
  • 1992 — Ф. П.Саваренский исемендәге премия (Н. А. Маринов, Л. И. Флерова белән берлектә, 1992 ел өчен) «Аурупа гидрогеологиясе» (2 томда) монографиясе өчен.

Библиография

Төп гыйльми хезмәтләре:

    • Подземные воды мерзлой зоны литосферы. М.-Л., Госгеолиздат, 1941.
    • Гидрогеология СССР. М., Госгеолтехиздат. 1959 (с соавторами).
    • Гидрогеология Европы. В 2-х томах. М., Недра. 1989 (с соавторами).

Искәрмәләр

Loading content...

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads