Бөек Мәскәү кенәзлеге

From Wikipedia, the free encyclopedia

Бөек Мәскәү кенәзлеге
Remove ads

Бөек Мәскәү кенәзлеге - 1480 елда Угра елгасындагы басып торганнан соң, Алтын Урдага кергән Рус Олысы нигезендә оештырылган бәйсез урта гасырлар дәүләт, бүгенге Россия Федерациясенең территориясендә урнашкан булган, башта Бөек Владимир кенәзлеге бүленмәсе, а соңрак - бөек кенәзлек.

Кыска фактлар
Remove ads
Remove ads

Рус Олысы эчендә

1240-1243 елда Бату хан рус кенәзлекләрен басып ала, алар Алтын Урдага Рус Олысы буларак керә. Бату хан басып алган территориядә яңа бердәм дәүләткә нигез сала. Шул ук елны Бату хан Болгар әмире, рус кенәзләре, Кырым, Кавказ бәкләрен чакырып, яңа тәртипне урнаштыра: салым, ясак зурлыгын куя, баскаклар, даруглар билгели, 7 олысның һәр хакиме Алтын Урда ханы биргән ярлык белән билгеләнә.

Мәскәү кенәзлеге XIII гасырның 60нчы - 70нче елларында Бөек Владимир кенәзлегеннән аерыла. 80нче еллардан алып, кенәз Даниил идарә иткән чорда, Мәскәү кенәзлегенең төньяк-көнчыгыш Россиягә карата сәяси һәи икътисади йогынтысы бик көчле була.

Иван Калита заманында да Мәскәү кенәзлеге үзенең йогынтысын көчәйтеп, үзенә тагын да зуррак территорияләр: Владимир, Тверь, Рязань кенәзлекләрен һәм Новгород республикасын үзенә яулый башлый. Шулай ук Мәскәү кенәзлеге Россия дәүләтнең үзәге булып формалашты.

Remove ads

Бәйсез Мәскәү кенәзлеге

1480 елда Угра елгасындагы басып тору нәтиҗәсендә Иван III җитәкләгән Рус Олысы Сарай шәһәренә ясак түләргә туктаган (ләкин Казан ханлыгына 1487 елга кадәр, Кырым ханлыгына һәм Касыйм ханлыгына 1681 елга кадәр салым түләгән), 1480 елда Мәскәү кенәзлеге фактик рәвештә бәйсез дәүләткә әверелә.

1537 елны Бөек Мәскәү кенәзлеге Литвага Гомель белән Любечны биргән.

1547 елда Иван IV Явыз патша титулын алгач, кенәзлек патшалыкка әйләнгән.

Remove ads

Сылтамалар


Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads