Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Мүнхен (алман. München [ˈmʏnçən], баварча Minga — Изер суы буендагы, Алманиянең көньяк өлешендә, Бавария (Bayern) федераль җиренең башкаласы һәм Югары Бавария административ өлкәнең үзәге. 2011 елда Мүнхенда 1 410 259 кеше яшәгән, шул рәвешле ул Алманиянең халык саны буенча өченче шәһәре, Берлин белән Һамбургтан кала.
Мүнхен | |
алман. München[1] | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1158[2][1] |
---|---|
Рәсми исем | München[1] |
Кыскача исем | M[3] |
ХФӘ билгесе | ˈmʏnçn̩ |
Архивлары саклана | Мюнхенский городской архив[d] |
... хөрмәтенә аталган | кәшиш[d] |
Демоним | Münchner, Münchnerin, Münchnerinnen, Munkenano, Munichoise[4], Munichois[4], мюнхенец, мюнхенцы, мюнхенець, мюнхенка, мюнхенці, münchenez һәм monacensi |
Гимн | Solang der alte Peter[d] |
Шигарь тексты | Weltstadt mit Herz һәм München mag Dich |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Германия |
Нәрсәнең башкаласы | Бавария[1], Мүнхен[d] һәм Югары Бавария[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Югары Бавария[d] |
Сәгать поясы | UTC+01:00 һәм UTC+02:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Изар[d], Isar-Werkkanal[d], Вюрм[d], Айсбах[d], Auer Mühlbach[d], Kleinhesseloher See[d], Dreiseenplatte[d], Kleine Isar[d], Nymphenburg Canal[d] һәм Schwabinger Bach[d] |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Planungsregion München[d] |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | lord mayor of Munich[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Дитер Райтер[d] |
Әгъзалык | Climate Alliance[d][5], Мэрлар тынычлык өчен[d][6], Bayerischer Städtetag[d][7] һәм Working Group of Bicycle-Friendly Municipalities in Bavaria[d][8] |
Оештыру-хокук формасы | публично-правовая корпорация[d] |
Халык саны | 1 510 378 (31 декабрь 2023)[9] |
Ир-ат халкы | 725 905[10] |
Хатын-кыз халкы | 762 297[10] |
Административ бүленеше | Альтштадт-Леэль[d], Людсвигсфорштадт-Изарфорштадт[d], Максфорштадт[d], Швабинг-Вест[d], Au-Haidhausen[d], Зендлинг[d], Зендлинг-Вестпарк[d], Шванталерхёэ[d], Нойхаузен-Нимфенбург[d], Моозах[d], Milbertshofen-Am Hart[d], Schwabing-Freimann[d], Bogenhausen[d], Берг ам Лайм[d], Трудеринг-Рием[d], Ramersdorf-Perlach[d], Обергизинг-Фасангартен[d], Унтергизинг-Харлахинг[d], Талькирхен-Оберзендлинг-Форстенрид-Фүрстенрид-Зольн[d], Хадерн[d], Пазинг-Оберменцинг[d], Aubing-Lochhausen-Langwied[d], Allach-Untermenzing[d], Фельдмохинг-Хазенбергль[d] һәм Лайм[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 519 ± 0 метр |
Кардәш шәһәр | Эдинбург[11][12][13][…] һәм Киев[14][15][16][…] |
Ана ширкәт | Regierung von Oberbayern[d][17] |
Моның хуҗасы | Forst Kasten[d], Sumpflegende[d], Saint Christopher[d] һәм Олимпиаштадион (Мүнхен) |
Нәрсә белән чиктәш | Мүнхен[d], Дахау[d], Фюрстенфельдбрук[d], Гархинг-бай-Мюнхен, Q55278376?, Q55278629?, Нойбиберг, Обершлайсхайм, Исманинг, Унтерфёринг, Ашхайм, Фельдкирхен (Мюнхен), Хар (Мюнхен), Пуцбрунн, Унтерхахинг, Грүнвальд, Пуллах-им-Изарталь, Нойрид (Мюнхен), Планегг һәм Грефельфинг |
Кулланылган тел | алман теле һәм бавария теле[d] |
Бүләкләр | |
Кыйммәтлек | 6 600 000 000 €[18] |
Бюджет | 8 869 571 100 €[19] |
Мәйдан | 310,71 км² (2016)[20][21] |
Почта индексы | 80331–81929[22] һәм 85540 |
mailto:rathaus@muenchen.de[23] | |
Рәсми веб-сайт | muenchen.de |
Нинди веб-биттә тасвирланган | muenchenwiki.de/wiki/Hauptseite(алм.)[24] һәм muenchen.de(алм.) |
Куллану шартларына сылтама | muenchen.de/meta/nutzungsbedingungen(алм.) |
Яшеренлек сәясәте URL-ы | stadt.muenchen.de/infos/impressum-datenschutz.html(алм.) |
Һәштәге | München һәм Munich |
Страница веб-камеры | foto-webcam.eu/webcam/muenchen/ |
Яклаучы изге | Мейссен Бенносы[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Open-Data-Portal München[d] |
Феноменның икътисады | economy of Munich[d] |
Беренче язма телгә алу | 14 июнь 1158[25][26] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 268 686, 127 671 һәм 7240 ± 9[27] |
Эш урыннары турында рәсми белдерүләр өчен URL-адресы | karriere.muenchen.de(алм.) |
Элемтәгә керү бите | stadt.muenchen.de/rathaus/kontakt.html(алм.) |
Ссылка на выходные данные | stadt.muenchen.de/infos/impressum-datenschutz.html(алм.) |
URL сервера Мастодона | muenchen.social |
Җирле телефон коды | 089 |
Номер тамгасы коды | M һәм MUC[28] |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | [d] |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | [d] |
Объектның күренешләре өчен төркем | [d] |
Мүнхен Викиҗыентыкта |
Мюнхен каласы бик борынгы, язма тарихы гына да мең елга якын. Алмания кабиләләренең берсе — баварлар төзегән герцоглык һәм корольлек башкаласы. 1158 елдан, герцог Генрих Арыслан заманында шәһәр рәвешендә танылган.
Мюнхен — Алманиянең борынгы мәдәният үзәге. Аның 1472 елда нигезләнгән университетында 32 меңнән артык студент укый. 1759 елда ачылган Фәннәр Академиясе бүген дә уңышлы эшләп килә. Архитектура һәйкәлләреннән Иске ратуша (1470), Патерскирхе чиркәве (1278) биналары борынгылыклары һәм матурлыклары белән хөрмәт уята.
1933 елда Мюнхен алман милләтчеләренең башкаласы булып торган, биредә Гитлер хакимияткә килгән. 1938 елда Мүнхенда Алмания, Италия, Бөекбритания һәм Франция арасында килешү төзелгән. Килешү буенча Чехословакиянең өчтән бер өлеше Алмания файдасына тартып алына.
Икенче бөтендөнья сугышы барышында Мүнхен 71 тапкыр авиация һөҗүмнәренә дучар була. Шәһәрнең тарихи үзәге тулысы белән диярлек җимерелгән. 815 мең халыкның сугыш ахырында 480 меңе генә калган.
1972 елда монда Олимпиада уеннары узган. Аңа әзерлек алып барган вакытта шәһәр үзәге торгызылган, олимпия авылы һәм метрополитен төзелгән, транспорт челтәре яңартылган.
Мюнхен үзенең сыра кайнату традицияләре белән данлыклы. Шәһәрдәге алты сыра кайнату заводы Октоберфест – сыра, криндел, куырылган тавык ите һәм карусельләр бәйрәмен эчемлек белән тәэмин итә.
Мюнхен шәһәре Европа цивилизациясенең үзәге, биредә бүген иң көчле медицина, иң көчле космик технология үзәге. Үзенең дөньяда билгеле университетлары, Аурупада иң зурлардан саналган китапханәгә, Макс Планк институтына һ.б. күрә Мүнхен фән үзәге булып санала.
Мюнхен фабрикалары электровоз, троллейбус, автомобил, мотоцикл, электр, фото, оптика әйберләре, химия эшләнмәләре, тукыма, өс һәм аяк киемнәре, полиграфия машиналары, кәгазь, азык-төлек һәм башка товарлар җитештерә. Мюнхеннең сыра ярминкәләре, кәртин галереяләре ерак-еракларда дан тота. Йөзләгән гәҗит-журнал, меңләгән китап чыгара, дистәләгән спектакль куя, куәтле радио-телевидение үзәге рәвешендә дә таныла.[29]
Шәһәрнең үзәк мәйданы – Мариенплац тирәсендә Мүнхенның иске ратушасы (алман. Altes Rathaus) һәм яңасы (алман. Neues Rathaus) урнашканнар.
Архитектура һәм мәдәни истәлекләр арасында Иске шәһәр (алман. Altstadt) аеруча кызыклы.
Фрауэнкирхе (алман. Frauenkirche) — Мүнхендагы иң биек чиркәве (99 метр), шәһәрнең символы булып тора. Ул чиркәү XV гасырда готик өслүбтә төзелгән. Биредә Людвиг IV Баварияле императорның каберлеге урнашкан.
Изге Петер чиркәве (алман. Peterskirche, Alter Peter) — Мүнхеннның иң борынгы чиркәве, ул XII гасырда төзелгән. Ул романтик өслүбтә төзелгән, ләкин XIV гасыр башында янып чыккач, аны готик рухта торгызалар.
Шәһәрнең иң ямьле чиркәве – Азамкирхе (алман. Asamkirche) 1729—1771 елларда төзелгән һәм Европа соңгы барокко шедевры булып санала.
Мюнхенда Октоберфест фестивале үткәрелә. Шәһәрдә Россия консуллыгы бар.
Икенче Бөтендөнья сугышында алманнарга әсир төшкән һәм «Идел-Урал» легионында, шул исемдәге комитетларда эшләгән татарларның бер өлеше сугыштан соң бирегә килеп урнашкан. 1953 елда АКШ тарафыннан «Азатлык» татар-башкорт радиосы ачылгач, аның үзәге Мүнхенда була һәм ул үз тирәсендә зыялы татарларны туплый. Өченчедән, бирегә сугыштан соң Төркиядән меңләгән эшче килә, алар арасында татарлар да була.
Заманча Мүнхен-мәдәни һәм музей кыйммәтләре тупланган урын гына түгел, ә эре сәнәгать һәм тикшеренү үзәге дә. 6 миллион томлык Европада иң эре Бавар дәүләт китапханәсе, плазма Физика институты, Макс Планк җәмгыяте, атом-төш фәнни-тикшеренү реакторы һәм башка күп кенә учреждениеләр.
Мүнхен ярдәмендә Европа фәнендә ныклы позицияләрне саклый. Шулай ук шәһәрдә Бавар Фәннәр академиясе һәм сәнгать академиясе, филармония, югары музыка мәктәбе, Мүнхен техник университеты, Мүнхен университеты (1472 елда Ингольштадтада нигез салынган, 1826 елдан Мюнхенда), Украин Ирекле университеты, Гизинг һәм Зендлинг обсерваторияләре урнашкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.