From Wikipedia, the free encyclopedia
Мари И́л Респу́бликасы (чирм. Марий Эл Республик, таулы чирм. Мары Эл Республик), рус. Республика Марий Эл), Мари Ил (чирм. Марий Эл) — Россия Федерациясе эчендә республика (дәүләт), Россия Федерациясенеӊ субъекты. Идел буе федераль округына керә.
Мари Ил | |
чирм. Марий Эл Республик таулы чирм. Мары Эл Республик | |
Байрак | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 12 гыйнвар 1993 |
---|---|
Рәсми исем | Марий Эл[1] |
Рәсми тел | рус теле, чирмеш теле һәм таулы чирмеш теле |
Гимн | Мари Ил гимны[d] |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия |
Башкала | Йошкар-Ола |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[2] |
Сәгать поясы | MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][3] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Mari El Republic.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Мари Ил республикасы башлыгы[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Юрий Зайцев[d] |
Башкарма хакимият | Мари Ил республикасы хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Мари Ил республикасы дәүләт җыелышы[d] |
Халык саны | 669 854 (2024) |
Административ бүленеше | «Йошкар-Ола каласы» шәһәр округы[d], Волжск районы, Таулы Мари районы, Звинигау районы, Килемары районы, Көҗәңәр районы, Мари-Төрек районы, Медведево районы, Морки районы, Яңа Торъял районы, Оршанка районы, Бәрәңге районы, Сернур районы, Советский районы, Юрино районы, «Козьмодемьянск каласы» шәһәр округы[d] һәм «Волжск каласы» шәһәр округы[d] |
Нәрсә белән чиктәш | Түбән Новгород өлкәсе, Киров өлкәсе, Татарстан һәм Чуашстан |
Әүвәлгесе | Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы |
Кулланылган тел | чирмеш теле[d], таулы чирмеш теле һәм рус теле |
Мәйдан | 23 200 км² |
Рәсми веб-сайт | mari-el.gov.ru(рус.) |
Тәртипне билгеләүче төп текст | Мари Ил республикасы конституциясе[d] |
Җирле телефон коды | 836 |
Номер тамгасы коды | 12 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Мари Илдә җирләнгәннәр[d] |
Мари Ил Викиҗыентыкта |
Башкаласы — Йошкар-Ола шәһәре.
Мари Ил Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгышында, Иделнең урта агымында урнаша.
Сулъякның көнбатыш өлешне Мари түбәнлеге биләп тора. Республиканың көнбатышында Иделгә Ветлуга кушыла. Түбәнлек буенча көнчыгышрак Иделгә Вятские увалы калкулыгында башланып китүче елгалар (Олы Какшан, Кече Какшан, Рутка) кушыла.
Республиканың көнчыгышын Вятские Увалы калкулыгы биләп тора. Монда Немда, Уржумка, Илләт елгалар ага.
Республиканың 14 районнардан Иделнең уң ягында Таулы Мари районы гына урнаша — ул Идел буе калкулыгының төньяк өлешен били. Монда Иделгә Сыры, Сөндер, Юнга елгалары кушыла.
Торф, балчык, төзелеш ташы, известьташ, минераль су чишмәләре, пыяла комы, силикат комы.
Климат — уртача континенталь, озын салкын кыш һәм җылы җәй белән. Җәйнең уртача температурасы — +18…+20 °C, июльнең уртасында һава +24…+28 °C ка кадәр җылына. Кышның уртача температурасы — −18…−19 °C. Иң салкын ай — гыйнвар.
Мари Ил тайга астындагы зонада урнаша. Туфраклар күбесенчә кәсле-көлсү, сазлы, соры урман. Катнаш урманнары (нарат, ак чыршы, чыршы, каен) территориянең 50 % тан артык өлешен биләп торалар.
Моны да карагыз: Казан губернасы, Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасы
Марилар (чирмешләр) беренче тапкыр X гасырда хәзәр каһаны Иосифның Кордова халифының сановнигына Хасдай ибн Шафрутка хатында телгә алына. Мариларның борынгы буыннары V–VII гасырларда готлар белән, аннан соң хәзәрләр һәм Идел буе Болгары белән бәйләнештә булганнар.
IX гасырда марилар славян кешеләре белән бәйләнешкә керә. Акрынлап, көнбатыш марилары христианлыкны кабул иткәннәр һәм славянлашканнар; христианлыкны кабул итү белән риза булмаганнар көнчыгышка киткәннәр. XIII–XVI гасырларда марилар Алтын Урда һәм Казан ханлыгы составында булганнар.
1551 елда таулы марилар, ә 1552 елда болынлы марилар җирләрен Россия патшалыгы контролена күчерелә; болынлы марилар Мәскәүгә ясак түләргә башаганнар. 30 еллык чирмеш сугышлары периоды башлана, ул Козьмодемьянск (1583), Царёвококшайск, Яраң, Царёвосанчурск (1584) шәһәр-ныгытмаларның төзелүе белән тәмамлана.
1775 елда марилар күпләп Пугачёв восстаниесен яклыйлар.
XIX гасырда хәзерге Мари Ил җирләре Казан, Вятка һәм Түбән Новгород губернасы эчендә булганнар.
1920 елда Мари автономияле өлкәсе оештырыла. 1936 елның 5 декабрендә ул Мари Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла. 1990 елның 22 октябреннән — Мари Совет Социалистик Республикасы, 1992 елның 9 декабреннән — Мари Ил Республикасы.
Йошкар-Ола, Волжск шәһәрләрдә, Йошкар-Оланың әйләнә-тирәсендә республиканың көнбатышында руслар күпчелекне тәшкил итәләр. Авыл җирендә марилар күпчелекне тәшкил итәләр, Таулы Мари районында төп халкы — таулы марилар. Звенигово районында берничә чуаш авылы бар.
Халык | 1926 | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010 | ||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | К. с. | % | |
марилар | 247,979 | 51.4% | 273,332 | 47.2% | 279,450 | 43.1% | 299,179 | 43.7% | 306,627 | 43.5% | 324,349 | 43.3% | 312,178 | 42.9% | 290,863 | 43.9% |
руслар | 210,016 | 43.6% | 266,951 | 46.1% | 309,514 | 47.8% | 320,825 | 46.9% | 334,561 | 47.5% | 355,973 | 47.5% | 345,513 | 47.5% | 313,947 | 47.4% |
татарлар | 20,219 | 4.2% | 27,149 | 4.7% | 38,821 | 6.0% | 40,279 | 5.9% | 40,917 | 5.8% | 43,850 | 5.9% | 43,377 | 6.0% | 38,357 | 5.8% |
чуашлар | 2,184 | 0.5% | 5,504 | 0.9% | 9,065 | 1.4% | 9,032 | 1.3% | 8,087 | 1.1% | 8,993 | 1.2% | 7,418 | 1.0% | 6,025 | 0.9% |
башкалар | 1,703 | 0.4% | 6,674 | 1.2% | 10,830 | 1.7% | 15,433 | 2.3% | 14,015 | 2.0% | 16,167 | 2.2% | 19,943 | 2.7% | 13,138 | 2.0% |
барлык | 482,101 | 100.0% | 579,610 | 100.0% | 647,680 | 100.0% | 684,748 | 100.0% | 704,207 | 100.0% | 749,332 | 100.0% | 728,429 | 100.0% | 696,459 | 100.0% |
Моны да карагыз: Мари Ил татарлары
Татарлар күпләп Йошкар-Олада, Волжскта, Звенигово, Мари-Төрек, Медведево, Морки районнарда тора. Бәрәңге районында татарлар район халкының яртысын тәшкил итә (1989 ел). Республиканың 36 торак пунктында татарлар күпчелекне тәшкил итә, 19 мәктәптә татар теле укытыла.
Урын | Шәһәр | Болын марича исеме | Тау марича исеме | Халык саны | ||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Йошкар-Ола | Йошкар-Ола | Йошкар-Ола | 248 688 | ||||||
2 | Волжск | Юлсер-Ола | Юлсер-Ола | 55 671 | ||||||
3 | Козьмодемьянск | Чыкма | Цикмӓ | 21 262 | ||||||
4 | Медведево | Маскасола | Маскасола | 16 840 | ||||||
5 | Звенигово | Провой | Провой | 11 945 | ||||||
6 | Советский | У Роҥго | У Роҥго | 10 667 | ||||||
7 | Морки | Морко | Морко | 9 920 | ||||||
8 | Сернур | Шернур | Шернур | 8 683 | ||||||
9 | Семёновка | Семонсола | Семонсола | 7 518 | ||||||
10 | Красногорский | Лушмара | Лушмара | 6 698 | ||||||
11 | Яңа Торъял | У Торъял | У Торйал | 6 633 | ||||||
12 | Оршанка | Ӧрша | Ӧрша | 6 590 | ||||||
13 | Бәрәңге | Поранча | Поранча | 5 984 | ||||||
14 | Куженер | Кужэҥер | Кужэҥер | 5 384 | ||||||
15 | Мари-Төрек | Марий Тӱрек | Марий Тӱрек | 5 163 | ||||||
16 | Краснооктябрьский | - | - | 4 559 | ||||||
17 | Приволжский | - | - | 4 133 | ||||||
18 | Килемары | Кӹлемар | Кӹлемар | 4 073 | ||||||
19 | Юрино | - | - | 3 465 | ||||||
20 | Руэм | ? | ? | 3 319 | ||||||
[4] |
№ | Муниципаль берәмлек |
ОКАТО коды |
Халык саны, кеше (1.1.2011)[5] |
Территория, км² |
Административ үзәге |
---|---|---|---|---|---|
I | Йошкар-Ола | 88 401 000 | 259 162 | 101,8 | |
II | Волжск | 88 405 000 | 55 671 | 30,6 | |
III | Козьмодемьянск | 88 415 000 | 21 262 | 13,0 | |
1 | Волжск районы | 88 204 000 | 23 899 | 942,7 | Волжск ш.[6] |
2 | Таулы Мари районы | 88 208 000 | 25 671 | 1716,2 | Козьмодемьянск ш.[6] |
3 | Звенигово районы | 88 212 000 | 44 876 | 2748,8 | Звенигово ш. |
4 | Килемары районы | 88 216 000 | 13 525 | 3254,7 | Килемары штп. |
5 | Куженер районы | 88 220 000 | 14 515 | 852,8 | Куженер штп. |
6 | Мари-Төрек районы | 88 224 000 | 23 005 | 1513,9 | Мари-Төрек штп. |
7 | Медведево районы | 88 228 000 | 67 824 | 2765,8 | Медведево штп. |
8 | Морке районы | 88 232 000 | 32 290 | 2270,1 | Морке штп. |
9 | Яңа Торъял районы | 88 236 000 | 17 054 | 925,1 | Яңа Торъял штп. |
10 | Оршанка районы | 88 240 000 | 15 125 | 896,5 | Оршанка штп. |
11 | Бәрәңге районы | 88 244 000 | 16 242 | 791,7 | Бәрәңге штп. |
12 | Сернур районы | 88 248 000 | 25 598 | 1032,1 | Сернур штп. |
13 | Советский районы | 88 252 000 | 31 054 | 1421,0 | Советский штп. |
14 | Юрино районы | 88 256 000 | 8 726 | 2154,0 | Юрино штп. |
Республикада бер федерация әһәмиятле аэропорт бар.
Республика территориясендә биш елга порты бар. Көймәләр йөрешле елгалар Идел, Ветлуга һәм Сыры.
Сәнәгатьнең төп тармаклары — металл эшкәртү, машиналар төзү, агач эшкәртү, агач, целлюлоза-кәгазь, җиңел, азык-төлек сәнәгате. Төп сәнәгый үзәкләре — Йошкар-Ола, Волжск.
Авыл хуҗалыгының төп тармаклары — терлекчелек (ит һәм ит-сөт терлекчелеге, дуңгызчылык, сарыкчылык, кошчылык, кәҗәчелек). Бөртеклеләрне (арпа, солы, арыш, бодай), азык культураларны, озын җитенне, колмакны, бәрәңгене, яшелчәләрне үстерәләр.
Моны да карагыз: Мари Ил байрагы, Мари Ил гербы
марича | татарча |
Марий Элын кугыжаныш чапмурыжо | Мари Илнең дәүләт гимны |
Марий Эл тый улат Авай гай кажнылан. Сакла чот кугешнен |
Мари Ил — ана күк, Һәркем тәкъдирендә. Намусын саклар ул — |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.