Газзә
From Wikipedia, the free encyclopedia
Газзә (гарәп. غزة, яһүд. עזה) — Фәлистыйн автономиясенең Газзә секторында урнашкан шәһәр. Халык саны якынча 600 мең кеше. Фәлистыйн автономиясенең халык саны буенча иң эре шәһәре.

Газзә | |
гарәп. غَزَّةُ | |
Нигезләнү датасы | БЭК XV гасыр |
---|---|
![]() | |
Рәсми исем | غزة |
Демоним | gazià[1], gazianes[1], gazians[1], gaziana[1], Gažan һәм Gažanka |
Дөнья кисәге | Азия |
Дәүләт | Фәләстыйн[d][2] |
Нәрсәнең башкаласы | Мисырның Газзә секторын оккупациясе[d], Газзә секторы[d] һәм Газзә мухафазасы[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Газзә мухафазасы[d] |
Сәгать поясы | UTC+02:00 |
Хөкүмәт башлыгы | Низар Хиҗази[d] |
Халык саны | 590 481 (2017)[3] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 30 метр |
Кардәш шәһәр | Торино[4], Дюнкерк[5], Тел-Әвив[6], Тәбриз, Тромсө[d][7], Кашкайш[8][9], Барселона[10], Касерес[11], Сен-Дени[d], Дюнкерк шәһәр җәмгыяте[d], Османгази[12] һәм Измир |
Мәйдан | 45 км² |
Почта индексы | 860 |
Рәсми веб-сайт | gaza-city.org һәм mogaza.org |
![]() | |
Феноменның икътисады | Газзә шәһәре икътисады[d] |
Газзә Викиҗыентыкта |
Тарих
Шәһәрнең 5 мең еллык тарихы бар. Б.э.к. XII гасырда шәһәрне Крит утравыннан килгән борынгы фәлистыйнлы халкы яулап ала.
- Б.э.к. 332 елда шәһәр Александр Македонский тарафыннан яулап алына һәм тора-бара эллинлаша. Соңрак шәһәр римлылар, аннары византиялеләр кулына төшә.
- VII гасырның беренче яртысында Газзә барлык Фәлистыйн территориясе белән бергә Гарәп хәлифәлеге составына керә.
- 1517 елда шәһәрне Госманлы дәүләте падишаһы Сәлим I яулап ала.
- 1798 елда шәһәр Наполеон Бонапарт кулына төшә. Озак үтми ул кире төрекләр идарәсе астына кайта.
- 1832 елда аны Мисыр яулап ала һәм сигез ел дәвамында шәһәр алар кулында була (1841-1917 яңадан төрекләр идарәсе астында).
- 1917 елда инглизләр төрекләрне Газзә өчен сугышта җиңгәннән соң шәһәр Бөекбританиянең Фәлистыйн мандатына кертелә. 1947-1949 еллардагы гарәп-яһүди сугышы дәвамында Газзә территорияләрен Мисыр яулап ала.
- 1967 елда Алты көнлек сугыш нәтиҗәсендә шәһәр Исраил тарафыннан тартып алына һәм әлегәчә аларның кулында кала бирә.
Кардәш шәһәрләр
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.