Вәзил Мәүликов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Вәзил Мәүликов, Вәзил Салих улы Мәүликов — төзүче, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981), ТАССР атказанган төзүчесе, Муса Җәлил премиясе иясе (1974), Чаллы шәһәренең мактаулы ватандашы.
Вәзил Мәүликов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Вәзил Салих улы Мәүликов |
Туган | 30 октябрь 1943 ТАССР Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылы |
Үлгән | 22 июнь 2015 (71 яшь) Казан |
Яшәгән урын | Чулман проспекты, Чаллы[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | төзүче |
Балалар | улы Альберт (1968) |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле
1943 елның 30 октябренда ТАССР Кукмара районы Югары Шәмәрдән авылында туган. Юдино бистәсендә тимер юл укуханәсен тәмамлаган. Хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
- 1961 Горький тимер юлының 5- санлы юл-төзелеш тресты ташчысы.
- Казанда органик синтез заводында эшли.
- 1969 елның ноябренда Казан комсомол оешмасы, беренчеләрдән булып, Чаллыга КамАЗ төзелешенә җибәрә.
КамАЗ төзелешендә
«Камгэсэнергострой»ның 51- төзелеш-монтаж идарәсендә ташчылар бригадасы оештыра. 1970 елның гыйнварыннан Чаллы Жилстроеның комсомол — яшьләр бригадасын җитәкли. Шәһәр биналарын тиз һәм сыйфатлы итеп төзиләр. Куелган бурычны 190-200% ка үтәп, графиктан һәрвакыт алда баралар. Барлыгы 117 бина төзиләр. Бригада әгъзалары берничә һөнәргә ия була, төзелештә бригада подряды кулланыла. Чаллы шәһәренең 1- санлы бала табу йортын (ГЭС бистәсе) 40 көндә сафка бастыралар[2] Чаллыда салыначак беренче 9 катлы бинаны (Яңа шәһәр, 1/05) коруны да В. Мәүликов бригадасына ышанып тапшыралар. Әлеге бинаны төзегәндә, «челнинка» дигән декоратив кирпеч (уйлап табучысы – Александр Волчок) кулланып, Чаллыда бинаны орнамент белән бизәү алымын кертәләр. 1974 елда В. Мәүликов бригадасы Муса Җәлил премиясенә лаек була.
Социалистик Хезмәт Батыры Вазыйх Мәүликов бригадасы, Муса Җәлилне үз бригадаларына алып, аңа язылган хезмәт хакын ССРБ тынычлык фондына күчереп бара[3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- ССРБ югары шурасы депутаты.
- ВЛКСМның XVI, XVII, XVIII корылтайларында катнаша.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Муса Җәлил премиясе (1974, бригада белән).
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1974).
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1977).
- Социалистик Хезмәт Каһарманы (1981).
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.