From Wikipedia, the free encyclopedia
Василий Васильевич Кандинский (1866 елның 4 (16) декабре, Мәскәү, Россия империясе — 1944 елның 13 декабре, Нёйи-сюр-Сен, Франция) — рус рәссамы һәм сынлы сәнгать теоретигы, абстракционизм нигезләрендә тора. «Синий всадник» төркеменә нигез салучыларның берсе.
Василий Кандинский | |
---|---|
Туган телдә исем | рус. Василий Васильевич Кандинский |
Туган | 4 (16) декабрь 1866[1][2][3][…] Мәскәү, Мәскәү губерниясе, Россия империясе[4][5][1][…] |
Үлгән | 13 декабрь 1944[4][6][7][…] (78 яшь) Нөйи-сүр-Сен, Франция[4][5][1] |
Үлем сәбәбе | инсульт |
Күмү урыны | Neuilly-sur-Seine New Communal Cemetery[d][8] |
Яшәгән урын | Мәскәү Нөйи-сүр-Сен Одесса Мүнхен |
Ватандашлыгы | Россия империясе РСФСР[9] СССР[10][11] Франция Германия |
Әлма-матер | Мүнхен сәнгать академиясе[d], МДУның юридик факультеты[d] һәм Әдис сынлы сәнгать укуханәсе[d] |
Һөнәре | рәссам, университет профессоры, сәнгать теоретигы, укытучы, адвокат, иллюстратор, художник-гравёр, художник-график, архитектурный чертёжник, сәхнә бизәүче, дизайнер, сынчы, рәсемче |
Эш бирүче | Баухаус[d] |
Җефет | Нина Николаевна Андреевская[d] |
Өйдәш | Габриэль Мюнтер[d] |
Василий Кандинский Мәскәүдә коммерсант Василий Сильвестрович Кандинский (1832—1926) гаиләсендә туа.
Балачак елларында әти-әнисе белән Аурупа һәм Россия илләре буенча сәяхәт итә. 1871 елда гаилә Одесса шәһәренә күчә[12][13]. Биредә булачак рәссам 3 нче гимназияне тәмамлый, шулай ук сәнгать һәм музыкаль белем ала. 1885—1893 елларда (1889—1891 елларда тәнәфес белән) Мәскәү университетының юридик факультетында укый, профессор Александр Чупров җитәкчелегендә сәяси экономия һәм статистика кафедрасында шөгыльләнә, икътисад һәм хокукны өйрәнә. 1889 елда укуын сәламәтлеге торышы буенча туктата һәм 28 майдан 3 июльгә кадәр Вологда губернасының төньяк өязләре буйлап этнографик экспедиция ясый[14][15].
1892 елның августында Кандинский юридик факультетны беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый һәм А. И. Чупров тәкъдиме буенча «профессорлар исеменә әзерлек һәм диссертация язу өчен» ике елга икътисад һәм статистика кафедрасында калдырыла[16]. 1895—1896 елларда Мәскәүдә «Товарищества И. Н. Кушнерёва и К°» типографиясенең сәнгать директоры булып эшли.
Рәссам карьерасын чагыштырмача соң — 30 яшьтә сайлаган. Нигездә, 1896 елда Мәскәүдә узган импрессионистлар күргәзмәсе йогынтысында була. 1895 елның ноябрендә ул үзенең фәнни җитәкчесе А. И. Чупровка «фән белән шөгыльләнүне калдырырга булдым», дип яза. 1896 елда Кандинский Дерпт университеты тәкъдим иткән приват-доцент урыныннан баш тарта һәм Мюнхенга рәсем сәнгатен өйрәнергә китә.
Кандинский Мюнхен рус сәнгать колониясе составына керә. 1897 елдан башлап Кандинский Антон Ажбе шәхси студиясендә рәсем сәнгатен өйрәнә, әмма анда үткәрелгән ике ел аңа канәгатьлек китерми[17].
1898 елда рәссам Көньяк рус рәссамнарының Одесса җәмгыяте күргәзмәләрендә катнаша.
1900 елда Кандинский Мюнхен сәнгать академиясенә укырга керә, анда 1901 елга кадәр Франц фон Штукта укый. 1900 елдан күп сәяхәт итә, Төньяк Африка, Италия, Франциядә була. Мәскәү рәссамнар берлеге күргәзмәләрендә катнаша. 1901 елда «Фаланга» сәнгать берләшмәсен оештыра[18], аның каршында мәктәп оештыра (Münchner Malschule Phalanx), анда укыта.
1909 елда экспрессионизм вәкилләре тарафыннан оешкан «Яңа Мюнхен сәнгать берләшмәсе» рәисе була[19].
1910 һәм 1912 елларда Кандинский шулай ук «Бубновый валет» сәнгать берләшмәсе күргәзмәләрендә катнаша[20]. «Мыслеформы » китабы йогынтысында 1911 елда «Рухи сәнгать турында» атаклы трактат яза. 1911 елда альманах һәм «Синий всадник» төркемен оештыра, аның әгъзалары танылган рәссам-экспрессионистлар Франц Марк, Алексей Явленский, Марианна Веревкина, Пауль Клее була.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, рәссам Габриэле Мюнтер белән аерыла һәм Мәскәүгә кайта. Алдагы елларда реалистик һәм ярымабстракт, нигездә, пейзажлар өстендә эшли. 1917 елның 11 февралендә Нина Николаевна Андреевскаяга өйләнә.
Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң Кандинский актив рәвештә җәмәгать эше белән шөгыльләнә: һәйкәлләрне саклауны оештыруда, рәсем сәнгате музее һәм Россия сәнгать фәннәре академиясе булдыруда катнаша, Югары сәнгать-техник остаханәләрдә укыта. 1918 елда «Ступени» автобиографик китабын нәшер итә. 1918—1919 елларда Халык мәгариф комиссариатының ИЗО бүлегенең сәнгать коллегиясе әгъзасы була. 1919—1921 елларда — Бөтенроссия сатып алу комиссиясе рәисе, галим консультант һәм репродукция остаханәсе мөдире, чакырылган профессор сыйфатында Мәскәү университетында «Заманча сәнгать» курсын укыган. Кандинский шулай ук РАХН вице-президенты итеп сайлана.
1921 елның декабрендә Кандинский РАХН бүлеген оештыру өчен Берлинга китә. Алманиядә рус сәнгатенең беренче күргәзмәсендә катнаша. Берлинда Василий Кандинский рәсем сәнгатен укыта башлый, ә 1922 елның җәеннән «Баухаус»та эшли, мәктәпнең күренекле теоретигы була. Сугышара чорда Кандинский абстракт сәнгате лидерларының берсе буларак бөтендөнья танылуын ала.
1928 елда рәссам алман гражданлыгын кабул итә, ләкин 1933 елда хакимияткә нацистлар килгәч һәм «Баухаус»ны япкач, Парижга эмиграцияләнә. 1939 елда Василий Кандинский француз гражданлыгын кабул итә. Ул 1944 елның 13 декабрендә Парижның Нейи-сюр-Сен шәһәрендә вафат була. Нёйи яңа зиратында җирләнгән.
1946 елдан 1961 елга кадәр Парижда рәссамның тол хатыны инициативасы белән Кандинский премиясе тапшырыла (Россия Федерациясендә, заманча сәнгать өлкәсендә ел саен үткәрелә торган Милли премия буларак, 2007 елда яңадан торгызыла). 1976 елда Нина Кандинская «Кандинский һәм мин» дигән истәлекләр китабын бастыра. Рәссамның күп эшләрен Парижның Помпиду үзәгенә васыять иткән.
2017 елның июнендә «Сотбис» аукционында 22 минут эчендә Кандинский эше өчен ике тапкыр рекорд куела: «Мурнау — яшел йорт пейзаж белән» 26,7 млн долларга сатып алынган, ә 1974 елга кадәр Третьяков галереясендә эленеп торган «Ак сызыклы рәсем» 42 млн долларга сатыла[21].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.