Буранбай
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Буранбай» (баш. «Буранбай» йыры) — башкорт халык җыры, озын көй. Буранбай чәчәнгә багышланган[1]. Билгеле тарихи җырларның берсе. Җыр (вариантлары белән) С. Г. Рыбаковның «Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында басыла.
Җырның һәм легенданың вариантларын төрле елларда М. Г. Бурангулов, С. Габәши, Ф. Х. Камаев, А. С. Ключарев, Л. Н. Лебединский, К. Й. Рәхимов, И. В. Салтыков, Г. С. Әлмөхәмәтов һ. б. язып ала.
Җыр моңлы эпик характерда. Көе виртуоз бизәкле, киң диапазоны (ике октава) белән аерылып тора. «Буранбай»ны башкара алу — югары вокаль осталык билгесе дип санала.

Җырны башкаручылар
Башкаручылар арасында С. Ә. Абдуллин, М. Ә. Баемов, М. Г. Бурангулов, М. С. Гайнетдинов, Х. Л. Галимов, Ф. Ә. Килдиярова, И. Ә. Солтанбаев, Г. А. Солтанов, М. Х. Хисмәтуллин. «Буранбай»ны тавыш һәм фортепиано өчен М. М. Вәлиев, Р. Х. Газизов, Рәхимов, Х. Ф. Әхмәтов, хор һәм симфоник оркестр өчен Н. Ә. Давытов эшкәртә.
Сүзләре
Башкортча | Татарча | Урысча |
---|---|---|
|
|
|
Сылтамалар
- «Буранбай» Габдулла Солтанов башкара
- «Буранбай» 2013 елның 17 апрель көнендә архивланган.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.