җырчы (сопрано), педагог From Wikipedia, the free encyclopedia
Флюра Килдиярова, Флюра Әхмәтша кызы Килдиярова (баш. Флүрә Әхмәтша ҡыҙы Килдейәрова, 1952 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Илчегол) ― җырчы (сопрано), педагог. БАССР (1989) һәм Россиянең (2002) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1985).
Флюра Килдиярова | |
---|---|
Туган телдә исем | Флюра Әхмәтша кызы Килдиярова |
Туган | 15 гыйнвар 1952 (72 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы Илчегол |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Уфа дәүләт сәнгать институты |
Һөнәре | җырчы |
Балалар | улы Чыңгыз, кызы Гүзәл |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре |
1952 елның 15 гыйнваренда БАССР Учалы районы Илчегол авылында туган. Уфада сәнгать институтын (Р. Мусина классы) тәмамлый (1981). Уфада опера-балет театрында (1981―1989), филармониядә (1989 елдан) солист булып эшли. Уфа сәнгать академиясендә укыта (1992―1997, 2000 елдан).
Сирәк очрый торган матур һәм бай тембрлы сопрано тавышка ия җырчы. Зур башкару осталыгына, сәхнә темпераментына, артистлыкка ия.
Чит ил (И. С. Бах, Дж. Верди, В.мА. Моцарт, Ф. Шуберт), рус (С. В. Рахманинов, П. И. Чайковский), башкорт (Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, Ш. З. Колбарисов, Р. А. Мортазин, Р. В. Сәлмәнов, Р. Х. Сәхәветдинова), татар (М. А. Мозаффаров, Р. М. Яхин) композиторларының вокал әсәрләре, дөнья халыклары һәм башкорт халык («Хан кызы», «Ашкадар», «Баяс», «Гыйльмияза», «Турат чагылы», «Урал», «Эскадрон», «Ирәндек») җырлары, озын көйләр.[2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.