From Wikipedia, the free encyclopedia
Благовещен районы (рус. Благовещенский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәге — Благовещенск шәһәре Уфаның үзәгеннән 42 км төньяграк ята (шәһәр аралары 10 гына км). Район җиренең 21%ын урманнар били.
Благовещен районы | |
баш. Благовещен районы | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Благовещенск |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны |
46 596 (1989)[1], 15 861 (2002)[2], 48 969 (2008)[3], 49 063 (2009)[4], 49 736 (2010)[5], 49 922 (2012)[6], 50 057 (2013)[7], 49 890 (2014)[8], 49 754 (2015)[9], 49 604 (2016)[10], 49 380 (2017)[11], 49 596 (2021)[12] |
Нәрсә белән чиктәш | Караидел районы, Нуриман районы, Иглин районы, Уфа районы, Кушнарин районы, Бөре районы һәм Мишкә районы |
Мәйдан | 2250 км² |
Рәсми веб-сайт | blagoveshensk.bashkortostan.ru(рус.) |
Благовещен районы Викиҗыентыкта |
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән. 1963 елның 1 февраленнән бетерелә, авыллары Иглин, Нуриман, Уфа районнарына күчерелә.
Районда 2011 елның башында 49368 кеше яши, шул исәптән 34 018 кеше (68,9%) – шәһәр кешеләре, 15 350 кеше (31,1%) – авылларда яшиләр.
1989[1] | 2002[2] | 2008[3] | 2009[4] | 2010[5] | 2012[6] | 2013[7] | 2014[8] | 2015[9] | 2016[10] |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
46 596 | ↘15 861 | ↗48 969 | ↗49 063 | ↗49 736 | ↗49 922 | ↗50 057 | ↘49 890 | ↘49 754 | ↘49 604 |
2017[11] | 2021[12] | ||||||||
↘49 380 | ↗49 596 |
2006 елда Благовещен районында барлыгы 42 мәктәп эшләгән. Укучылар саны — 6391. Укыту дүрт телдә алып барылган: рус, татар, башкорт, мари телләрендә. Шәһәрдә 1нче гимназиядә, 5нче һәм 6нчы мәктәпләрдә, районда Иске Илек, Биштин, Югары Изәк, Ильино-Поляна, Орловка, Тугай, Төрешле, Ошмянка авылларында татар милләтеннән булган 1458 укучының 396сы татар телен өйрәнгән (2006(үле сылтама)).
2010-11 уку елында мәктәпләрдә 5565 бала укыган. Шул исәптән 4000 (2009да 3924), ягъни укучыларның 71,9 % — шәһәрдә; 1565 (2009да – 1645), ягъни 28,1 % укучы.
Төзүчеләр колледжы, Благовещен педагогика колледжы, Благовещен сәнәгать-гуманитар техникумы.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.