Remove ads
татар журналисты From Wikipedia, the free encyclopedia
Алсу Кормашева (Алсу Кормаш) — татар журналисты, Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии[d] журналисты. 2023 елның 18 октябрендә Россия хакимияте Азат Европа/Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте журналисты Кормашеваны тоткарлаган. Россиядә аны ят агент[d] буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү янаган.
Алсу ― АКШ һәм Россия ватандашы; ире Павел Баторин (телеканал директоры, шулай ук АКШ ватандашы)[6] һәм ике баласы (кызлары Бибисара һәм Мириам[7] ) белән Прагада яши.
2023 елда Алсуавыру әнисенә ярдәм итәр өчен Россиягә кайтып килергә карар итте. 2 июньдә Россиядән чыкканда аны тоткарладылар һәм тоткарлау вакытында ук америка паспортын эзләп сумкасына керделәр[8]. Аңа карата икенче ватандашлыгы булуын белдермәү турындагы җинаять эше ачылды. Казан җәмәгать мәхкәмәсе бу эш буенча Җинаять кодексының 330.2 маддәсе нигезендә 10 мең сум штраф салды[9].
18 октябрьдә Алсу тоткарланды һәм вакытлыча тоту изоляторына җибәрелде. Тикшерү комитеты аны үзен «ят агент» дип белгертмәүдә гаепләде, гәрчә ул Россия хакимияте тарафыннан беркайчан да «ят агент» буларак танылмаган.
20 октябрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе аны вакытлы изоляторда тотуны 23 октябрьгә кадәр озайтты. 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, Алсуны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде. 1 декабрьдә Казанның Совет районы мәхкәмәсе Кормашеваны тикшерү изоляторында тотуны 2024 елның 5 февраленә кадәр озайту карарын кабул итте[10].
2024 елның июнендә Русиянең мәхкәмәсенең карары буенча Алсу Кормашка 6,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде. [11].
Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин журналистны кичекмәстән азат итәргә чакырды[12]. АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мэтью Миллер «Бу Россия хакимияте тарафыннан АКШ ватандашларын чираттагы эзәрлекләү» дип белдерде[13]. АКШ Сенатында демократлар күпчелеге башлыгы Чак Шумер, БМОның кеше хокуклары офисы, Европа шурасының тышкы сәясәт департаменты башлыгы Жозеп Боррель, АКШ конгрессмены Майкл Маккол һәм башкалар журналистны кичекмәстән азат итәргә чакырды[14].
«Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал» хокук яклау проекты халыкара критерийларга таянып Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сәяси тоткын дип таныды[15].
2024 елның 1 августында Алсу Кормаш һәм тагын Русиядә төрле сәбәпләр аркасында тоткынлыкта булган 15 кеше АКШта һәм Ауропада тоткынлыкта булган 8 русиялегә алмаштырылды[16]. Алмашу Төркиядә узды. АКШта Алсуны туганнары һәм АКШның президенты Джо Байден һәм вице-президент Камала Харрис каршы алдылар.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.