Ак Барс (хоккей клубы, Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
"Ак Барс" — Континенталь хоккей лигасында чыгыш ясаучы профессиональ хоккей клубы. Төп базасы Казан шәһәрендә урнашкан. Өендәге матчларын 2005 елда ачылган Татнефть-Аренада үткәрә. "Ак Барс" - континенталь хоккей лигасындагы иң титуллы һәм популяр командаларның берсе. Гагарин кубагының өчләтә иясе.
Ак Барс | |
рус. Ак Барс | |
Нигезләнү датасы | 1956 |
---|---|
![]() | |
Спорт төре | алкалы хоккей |
Дәүләт | Россия |
Лига | Континенталь хоккей лигасы |
Өй стадионы | «Татнефть Арена» спорт сарае |
Рәсми веб-сайт | ak-bars.ru(ингл.)(рус.) |
Җиңү | Алкалы хоккей буенча Европа чемпионнары кубогы 2007[d] |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 70 621 |
Категория игроков команды | Төркем:«Ак Барс» ХК уенчылары |
Ак Барс Викиҗыентыкта |
Клубның тарихы
Команда 1956 елда Казан шәһәрендә оеша. Бу вакытта ул «Машстрой» дип атала. Чыгыш ясый башлаганда ук, атамасын «Урицкий исемендәге спорт клубы»на үзгәртеп, беренче ике сезон дәвамында Казан беренчелегендә катнаша. Ил чемпионатларында исә клуб 1958 елдан чыгыш ясый башлый.
Исемнәре
«Ак Барс» командасының казанышлары
- Ике тапкыр РСФСР чемпионы (1962, 1976).
- Дүрт тапкыр Россия чемпионы (1997-1998, 2005-2006, 2008-2009, 2009-2010).
- Россия чемпионатларының өч тапкыр көмеш призеры (1999-2000, 2001-2002, 2006-2007).
- Континенталь кубок ярышларының бронза призеры (1999).
- Россия чемпионатларының өч тапкыр бронза призеры (2003-2004).
- Европа чемпионнары кубогы иясе (2007).
- Континенталь кубок иясе (2008).
- Гагарин кубогы иясе һәм КХЛ чемпионы (2009, 2010, 2018).
Шәхесләр
Баш тренерлары
- Анатолий Муравьев (1956-1965, 1966-1968)
- Исмаил Милушев (1965-1966, 1968-1971)
- Евгений Егоров (1971-1975)
- Владимир Андреев (1975-1978)
- Владимир Васильев (1978-1982)
- Олег Голямин (1982-1984)
- Геннадий Цыгуров (1984-1987)
- Виталий Стаин (1987-1988)
- Всеволод Елфимов (1988-1991, 1994-1995)
- Юрий Очнев (1991-1992)
- Владимир Гусев (1992)
- Виктор Кузнецов (1992-1994)
- Юрий Моисеев (1995-1999, 2001-2002)
- Владимир Крикунов (1999-2001)
- Владимир Плющев (2002-2003)
- Владимир Вуйтек (2003-2004)
- Зиннәтулла Билалетдинов (2004-2011)
- Владимир Крикунов (2011-2012)
- Валерий Белов (2012- 2014)
- Зиннәтулла Билалетдинов (2014-2019)
- Дмитрий Квартальнов (25.03.1966) (2019-...)[1]
Клуб белән бәйле аерым танылган хоккеистлар
- Шулай ук карагыз: Төркем:«Ак Барс» ХК уенчылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.