Казакъстан башкаласы From Wikipedia, the free encyclopedia
Астана (каз. Астана ; 1961 елга кадәр — Акмолинск, 1961—1992 — Целиноград, 1992—1998 — Акмола, 1998-2019 — Астана — «башкала»[13], 2019 елдан — 2022 елның 17 сентябренә кадәр —Нур-Солтан[14], 2022 елның 17 сентябреннән ― Астана[15]) — Казакъстан җɵᴍһүриятенең башкаласы (1997 елның 10 декабреннән). Шәһәрнең халык исәбе 1 350 228 кеше тәшкил итә (2022), халык саны буенча Казакъстанның икенче шәһәре (Алматыдан соң). 2017 елның июнендә Астана миллионер-шәһәр статыcына җитә.
Астана | |
каз. Астана | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1830 |
---|---|
Рәсми исем | Астана[1], Astana[2] һәм Астана[2] |
... хөрмәтенә аталган | башкала |
Нигезләүче | Федор Кузьмич Шубин-второй[d] |
Рәсми тел | казакъ теле һәм рус теле |
Дөнья кисәге | Азия |
Дәүләт | Казакъстан |
Нәрсәнең башкаласы | Казакъстан |
Административ-территориаль берәмлек | Казакъстан |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Ишем |
Анклав буларак әлеге территориягә керә | Акмулла өлкәсе |
Геомәгълүматлар | Data:Kazakhstan/Astana.map |
Хөкүмәт башлыгы | Женис Махмудович Касымбек[d] |
Әгъзалык | Бөтендөнья туристик шәһәрләр федерациясе[d][3] |
Халык саны | 1 078 362 (2019)[4] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 347 ± 1 метр |
Кардәш шәһәр | Әнкара[5], Мәскәү, Питтсбург, Киев[6][7], Санкт-Петербург[8], Амман, Сараево, Рига, Гданьск[9], Варшау, Тбилиси[10][11], Hanoy, Сеул, Бангкок, Казан, Манила, Пекин, Маргейт, Бишкәк, Дөбәй, Джакарта, Ушак, Трухильо, Вилнүс[12] һәм Ереван |
Моның хуҗасы | Дворец мира и согласия[d], Стадион им. Хаджимукана Мунайтпасова[d] һәм Астана Арена |
Нәрсә белән чиктәш | Акмулла өлкәсе |
Мәйдан | 797,33 км² |
Почта индексы | 010015 |
Рәсми веб-сайт | gov.kz/memleket/entities/astana?lang=kk(казакъ)(рус.)(ингл.) |
Феноменның икътисады | экономика Астаны[d] |
Беренче язма телгә алу | 1832 |
Җирле телефон коды | 7172 |
Номер тамгасы коды | Z һәм 01 |
Астана Викиҗыентыкта |
Илнең төньягында урнашкан, шәһәр 4 районга бүленгән.
Шәһәрнең мәйданы 722 км² тәшкил итә. Шәһәр даладагы тигезлектә урнашкан. Нур-Солтан шәһәре Ишем елгасы ике ярында тора.
1830 елда Акмола шәһәре (русча Акмолинск) рус казаклары форпосты буларак нигезләнә. Форпост тирәсендәге торак урынына Бородино бәрелешендә катнашкан пaлкаyник Федор Кузьма улы Шубин нигез сала.
1854-1868 елларда Акмола Себер Кыргызлары Өлкәсендә керә.
1868 елда Акмола өлкәсе нигезләнә.
1961 елда төньяк Казакъстанда чирәмне үзләштерү бөтенсоюз үзәге буларак Целиноград дигән яңа атама бирелә.
1979 елда Төньяк Казакъстанда алман автономиясен булдыруга каршы чыгулар уза, нәтиҗәдә проект тормышка ашмый.
1992 елда шәһәргә беренче тарихи исем Акмола кире кайтарыла, Акмола татарча Ак кабер дип тәрҗемә ителә, чөнки шәһәрдән 20 км ераклыкта урнашкан Тайтүбә үрендә Абылай-ханның тарафдары танылган җирле кыпчак Нияз-би күмелгән. Акмола - Аккабер тәрҗемәсе булганга күрә 1998 елда шәһәргә Астана (тәрҗемәсе башкала) исеме бирелә.
1994 елда РК Югары Шурасы, ә 1997 елда Нурсолтан Назарбаев Алматыдан Астанага башкаланы күчерү турында ахыргы карар кабул итә.
1998 елда Астанага аерым икътисади зона статыcы бирелә, бөтен илдән шәһәрне төзүгә бик күп акча сарыф ителә.
2017 елда Астанада Expo 2017 халыкара күргәзмәсе уздырыла.
2019 елның 20 мартында Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан парламенты, президент вазифаларын вакытлыча башкаручы Касыйм-Юмарт Тукаев (каз. Қасым-Жомарт Тоқаев) тәкъдимен хуплап, шәһәргә Нур-Солтан исемен бирү турында канунны кабул итә,
2022 елның 17 сентябреннән шәһәргә кире Астана атамасы кайтарыла. Казакъста Республикасы Президенты Касыйм-Җумарт Тукаев Конституциягә төзәтмәләр кертү (шул исәптән, башкалага элеккеге Астана исемен кире кайтару, дәүләт башлыгы вәкаләтләре вакытын җиде еллык чор белән чикләү һәм яңадан сайлану хокукы бирелмәү) турындагы законга имза куйган[15].
Шәһәр | Ел | Ил |
---|---|---|
Анкара | - | Төркия |
Стамбул | - | Төркия |
Измир | - | Төркия |
Мәскәү | - | Россия |
Питырбyр | - | Россия |
Казан | 2004 | Татарстан, РФ |
Амман | - | Үрдүн |
Рига | - | Латвия |
Ташкәнт | - | Үзбәкстан[16] |
Гданьск | 1996 | Πүᴫшə |
Варшава | 2002 | Πүᴫшə |
Киев | 1998 | Украина |
Сеул | 2004 | Көньяк Корея |
Дөбәй | - | БГӘ |
Пекин | - | Кытай |
Манила | - | Филипин |
Тбилиси | 2005 | Гөрҗистан[17] |
Бишкәк | 2011 | Кыргызстан[18] |
Ханой | - | Вьетнам |
Ницца | 2013 | Фpанcа |
Оулу | 2013 | Фиʜләʜдия[19] |
Белград | 2016 | Сербия[20] |
Ɵфә | 2017 | РФ[21] |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.