ана җенесле өлкән кеше From Wikipedia, the free encyclopedia
Хатын-кыз - ана җенесле кеше.
Хатын-кыз | |
---|---|
Сулдан уңга, өстән башлап: 1 рәт: Саба патшабикәсе • Венера • Жанна д’Арк • Ева Перон 2 рәт: Мари Кюри • Индира Ганди • Уиллендорфлы Венера • Уангари Маатай 3 рәт: Тереза Ана • Грэйс Хоппер • Мамечихо, Гейша • Тибетлы фермер 4 рәт: Мэрилин Монро • Опра Уинфри • Анг Сан Су Чи • Мата Хари 5 рәт: Изида • Лаверна Кокс • Елизавета I • Флоренс Оуэнс Томпсон | |
Әйтелеш | |
Ир-атлардан аермалы буларак, хатын-кызларның бала тудыра алу мөмкинлеге бар.
Хатын-кыз термины балигъ булу яшенә җиткән һәм ир-атның хатыны һәм балаларына ана була алырлык ана зат кешене билгеләү өчен барлыкка килгән дип уйланыла.
Балигъ булу яшенә җитмәгән ана җенесле бала яки үсмерләргә, шулай да кияүдә булмаганнарга карата кыз яки туташ терминнарын куллану дөресрәк.
Бөтен җенси үрчү юлы белән үрчегән башка хайваннарының кебек үк, ана зат төркеменә керүче кешеләрнең анатомик төзелешендә үзенчәлекләре бар.
Традицион җәмгыятьләрдә хатын-кызның төп роле — ир-кешенең хатыны булу, бала табу һәм үстерү дип билгеләнә. Никахка кермичә җенси якынлык кылганнары, лесбиан җенси мөнәсәбәтләренә кергәннәре яки һөнәре буларак фахишәлек хезмәт күрсәтүне сайлаганнары тәнкыйтьләнә.
Хатын-кыз хокуклары өчен халыкара көрәшне искә алу өчен Халыкара хатын-кызлар көне билгеләнә. XIX гасырда җенси тигезсезлеккә каршы АКШ хатын кызлары башлаган бу көрәшне бүгенге көндә феминизм тарафдарлары, БМО'ның UN WOMEN һәм башка табышсыз оешмалары дәвам итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.