Поляк теле яки ләх теле (język polski, polszczyzna) — һинд-аурупа телләренең көнбатыш славян төркеменең Лехит төркемчәсенә караган поляклар теле. Чех һәм словак телләренә якын.

Кыска фактлар Үзисем:, Илләр: ...
Поляк теле
Үзисем:

język polski

Илләр:

Польша, АКШ, Алмания, Украина, Белорусия, Литва, Канада, Исраил, Россия, Казакъстан, Латвия, Бразилия, Австрия, Словакия, Чехия, Маҗарстан, Австралия, Румыния, Азәрбайҗан, Эстония, Финляндия һ. б.

Рәсми халәт:

Польша байрагы Польша
Калып:Байрак/Европа Берлеге Европа Берлеге

Күзәтүдә тора:

Поляк тел шурасы

Сөйләшүчеләр саны:

якынча 50 млн

 Классификация
Төркем:

Һинд-аурупа телләре

Славян телләре
Көнбатыш славян телләре
Лехит телләре
ләх теле
Язу:

латин әлифбасы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

пол 540

ISO 639-1:

pl[1]

ISO 639-2:

pol[1]

ISO 639-3:

pol[1]

Ябу

Поляк теле якынча 40 миллион кешегә туган тел булып тора (1986)[2]. Тагын якынча 10 миллион кеше телне чит тел буларак белә[3].

Поляк теле

Таралыш

Поляк теле — Польшаның дәүләт теле. Польшада якынча 38 млн кеше яши, аларның 97,8 %-ы өйдә поляк телендә аралашуын әйтәләр. 2004 елдан илдә поляк теленнән чит тел буларак имтиханны 3 дәрәҗәдә тапшырып була: башлангыч (B1), урта (B2) һәм алга киткән (C2). Итиханнарны «Поляк телен чит тел буларак белүне раслый торган Дәүләт комиссиясе» үткәрә[4].

Польшадан тыш поляк телендә сөйләшүчеләр дә күп. Аның белән чиктәш илләрдә милли азчылыклар бар: Украина, Белорусия, Литва, Словакия һәм Чехия. Поляк телле эмигрантлары күпләп Алмания, Франция, Бөекбритания, АКШ, Канада, Бразилия, Аргентина, Австралия, Исраилдә яши.

Thumb
Ләх әлифбасында 32 хәреф бар. Q, V һәм X ләх телендә кулланылмый.

Диалектлар

Поляк теле диалектлары:

  • Бөек поляк диалекты (Зур Польша, Крайна һәм Боров Тухольский)
  • Кече поляк диалекты, (Кече Польша, Карпат асты, Свентокшиск һәм Люблино)
  • Мазовецк диалекты (Польшаның көнчыгыш һәм үзәк өлеше)
  • Силез диалекты (Югары Силезия)

Әлифба

Поляк теле латин язуына нигезләнә.

Поляк теленең әлифбасы 32 хәрефтән гыйбарәт: A, Ą, B, C, Ć, D, E, Ę, F, G, H, I, J, K, L, Ł, M, N, Ń, O, Ó, P, R, S, Ś, T, U, W, Y, Z, Ź, Ż.

Подробнее Хәреф, Исем ...
Хәреф Исем Хәреф Исем Хәреф Исем
Aaaа Jjjotйот Ssesэс
Ąąąон (ѫ) Kkkaка Śśэшь
Bbbeбэ Llelэль Ttteтэ
Ccceцэ Łłэл/эу Uuuу
Ććcieче Mmemэм (Vv)veвэ
Dddeдэ Nnenэн Wwwuву
Eeeэ Ńńэнь (Xx)iksэкс
Ęęęэн (ѧ) Oooо Yyigrekигрэ́к
Ffefэф Óóo kreskowaneо крэскова́нэ Zzzetзэт
Gggieге Pppeпэ Źźzietжет
Hhhaха (Qq)kuку Żżżetжэт
Iiiи Rrerэр
Ябу

Поляк телендә 8 сузык аваз, 22 тартык аваз һәм 2 ярымсузык аваз (j һәм ł) бар.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.