From Wikipedia, the free encyclopedia
Норвегия корольлеге (норв. Kongeriket Norge, нюнорск Kongeriket Noreg), Норвегия (тат. Нурвәҗ[49]) — Төньяк Европада, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт. Көнчыгышта Швеция, Финляндия һәм Россия белән чиктәш. Төньяк-көнчыгышта Баренц диңгезе, көнбатышта Норвег диңгезе, көньяк-көнбатышта Төньяк диңгез тарафыннан юыла.
Норвегия | |
букмол Kongeriket Norge нюнорск Kongeriket Noreg | |
Байрак[d] | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 26 октябрь 1905, 17 май 1814, IX гасыр һәм 7 июнь 1905 |
---|---|
Исем | ꠘꠞꠅꠦ |
Рәсми исем | Kongeriket Norge[1] |
Кыскача исем | 🇳🇴 |
ХФӘ билгесе | ˈnɔɾgə, ˈnoːɾeːg һәм nɐrˈvʲeɡʲɪjə |
Гомер озынлыгы | 82,50976 ел[2] |
... хөрмәтенә аталган | төньяк һәм юл[d] |
Демоним | Norwegian, Nor, норвежцы, норвежец, норвежка, Norweger, Norwegerin, Noor, norsk, norjalainen, norjalaiset, norsk, norvég, Norvegiano, Norgänan, Norvégien[3], Norvégienne[3], Norvégiens, Norvégiennes, норвежци, норвежец, норвежка, نرويجي, نرويجية, نرويجيون, норвежець, норвежка, норвежці, נורווגי, נורווגית, norvegieni, norvegian, norvegiancă, norsk, norrman, নরওয়েজীয়, norvegese, norvegesi, noruego, noruega, nordmann, nordmenn, norsce, noruegu, noruega, norralased, نروژی, norvejezo, norvejezi, norvejeza, norvejeze, nordmand, نورڤيجي, نورڤيجية, نورڤيجيين, نورڤيجيات һәм Ioruach[4] |
Рәсми тел | букмол, саам телләре, нүнорск теле һәм норвег теле |
Гимн | Норвегия гимны |
Мәдәният | Норвегия мәдәнияте[d] |
Шигарь тексты | Powered by nature һәм Ei grym yw natur |
Дөнья кисәге | Европа[5] |
Дәүләт | Норвегия |
Башкала | Осло[6] |
Сәгать поясы | UTC+01:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Норвегия диңгезе[d], Баренц диңгезе, Төньяк диңгез һәм Скагеррак |
Табигый-георафик объект эчендә урнашкан | Скандинавия |
Иң көнчыгыш ноктасы | 70°23′15″ т. к. 31°10′05″ кч. о. |
Иң төньяк ноктасы | 71°08′02″ т. к. 27°39′04″ кч. о. |
Иң көньяк ноктасы | 57°57′35″ т. к. 7°34′11″ кч. о. |
Иң көнбатыш ноктасы | 61°02′35″ т. к. 4°38′18″ кч. о. |
Геомәгълүматлар | Data:Norway.map |
Иң югары ноктасы | Галлхёпигген[d][7] |
Иң түбән ноктасы | Норвегия диңгезе[d] |
Идарә итү формасы | конституцияле монархия һәм вәкиллекле демократия[d] |
Дәүләт башлыгы вазыйфасы | Норвегия монархы[d] |
Ил башлыгы | Һаральд V |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | Норвегия премьер-министры[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Йонас Гар Стёре[d] |
Башкарма хакимият | Норвегия хөкүмәте[d] |
Канунбирү органы | Стортинг[d] |
Югары мәхкәмә органы | Норвегия югары мәхкәмәсе[d] |
Үзәк банкы | Norges Bank[d] |
Дипломатик мөнәсәбәтләр | Канада, Италия, Австралия, Германия, Исраил, Швеция, Америка Кушма Штатлары, Сербия, Украина, Согуд Гарәбстаны, Россия, Чехословакия, Мексика, Судан, Бөекбритания, СССР, Әфганстан, Хорватия, Кипр, Дания, Конго Демократик Республикасы, Финляндия, Франция, Исландия, Косово Җөмһүрияте, Монголия, Яңа Зеландия, Малайзия, Непал, Румыния, Аурупа Берлеге, Пакьстан, Кытай Җөмһүрияте, Кытай, Греция, Корея Халык Демократик Җөмһүрияте[8], Колумбия, Маҗарстан һәм Япония |
Әгъзалык | Төньяк Атлантик килешү оешмасы, Халыкара икътисадый хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы, Аурупа шурасы, Европа икътисади зонасы[d], Awrupa ğälämi agentlığı, Төньяк совет[d], Бөтендөнья сәүдә оешмасы, Арктик совет[d], Төньяк бәрелеш группасы[d], Европа ирекле сәүдә ассоциациясе[d], Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Балтыйк диңгезе дәүләтләре советы[d], ОБСЕ, Африка үсеш банкы[d][9], Азия үсеш банкы[d][9], Халыкара түләүләр банкы[d][9], CGIAR[d][9], EFTA Court[d][9], Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы[d], Халыкара үсеш ассоциациясе[d], Халыкара финанс корпорациясе[d], Инвестицияләр иминлеген гарантияләү буенча күпъяклы агентлык[d], Инвестицион бәхәсләрне хәл итү буенча халыкара үзәк[d], Австралия группасы[d], Европа түләүләр берлеге[d], Евроконтроль[d], Ачык күкләр буенча килешү[d], Ракета технологияләрен контрольдә тоту режимы[d][10], Интерпол[11][12], Атом-төш чималны сатучылар төркеме[d][13], ХКТО[d][14][15], Movement Coordination Centre Europe[d][16], Strategic Airlift Capability[d][17], Халыкара гидрография оешмасы[d][18], Халыкара энергетика агентлыгы[d][19], Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы[20], Җирнең биофизик торышын күзәтү төркеме[d], Шенген килешүе[d], Бөтендөнья почта берлеге[21][22], Халыкара телекоммуникацияләр берлеге[d][23], Шенген зонасы[d][24], Visa Waiver Program[d][25], Бөтендөнья метеорология оешмасы[26], Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы[27], Баренц Евро-Арктик төбәге советы[d], Глобаль биотөрлелек мәгълүматы оешмасы[d][28], Бөтендөнья таможня оешмасы[d][29] һәм Холокостны истә тоту һәм өйрәнү буенча халыкара оешмасы[d][30] |
Рәсми бәйрәм | Яңа ел көне[d], Бөек пәнҗешәмбе[d], Изге Җомга[d], Пасха якшәмбесе[d], Пасха дүшәмбесе[d], Беренче май, Норвегия конституциясе көне[d], Күккә күтәрелү көне[d], Whitsun[d], Изге Рух дүшәмбесе[d], Раштуа көне[d] һәм Бүләкләр көне[d] |
Ризалык яше | 16 яшь |
Балигълык яше | 18 яшь |
Никахка керү яше | 18 яшь |
Пенсия яше | 67 яшь |
Мәҗбүри белем алуның минималь яше | 6 яшь |
Мәҗбүри белем алуның максималь яше | 15 яшь |
Халык саны | 5 550 203 (31 декабрь 2023)[31] |
Ир-ат халкы | 2 753 603[32], 2 695 841[32], 2 712 935[32] һәм 2 728 232[32] |
Хатын-кыз халкы | 2 703 524[32], 2 652 054[32], 2 666 540[32] һәм 2 680 087[32] |
Административ бүленеше | Акерсхус[d][33], Осло[33][6], Эстфолл[d][33], Вестфолл[d][33], Телемарк[d][33], Бускеруд[d][33], Ругаланн[d][33], Мёре-ог-Ромсдал[d][33], Нурланн[d][33], Тромс[33], Финнмарк[33], Шпицберген[33], Ян-Майен[33], Буве утравы[d], Трөнделаг[d][33], Иннландет[d], Агдер[d] һәм Вестланн[d] |
Акча берәмлеге | Норвегия кронасы[d] |
Номиналь тулаем эчке продукт | 490 293 364 377 $[34] һәм 579 267 365 866 $[34] |
Кеше потенциалы үсеше индексы | 0,966[35] |
Inequality-adjusted Human Development Index | 0,91[35] |
Үз-үзенә кул салулар күрсәткече | 11,8 |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 3 ± 1 процент[36] |
Медиан керем | 51 489 $ |
Нәрсә белән чиктәш | Швеция, Финляндия, Россия һәм Аурупа Берлеге |
Нигезсалгыч текст | Норвегия конституциясе[d] |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң[d][37] |
Челтәр көчәнеше | 230 вольт[38] |
Электр аергычы төре | Europlug[d][38] һәм Schuko[d][38] |
Кулланылган тел | Норвегия ишарә теле[d], квенский язык[d], Rodi[d], уме-саам теле[d], норвег теле, көньяк саам теле[d] һәм төньяк саам теле[d] |
Кайда өйрәнелә | нордистика[d] |
Мәйдан | 385 207 км² (20 декабрь 2019)[39] |
Рәсми веб-сайт | norway.no(ингл.) |
Һәштәге | Norway |
Югары дәрәҗәле Интернет домены | .no |
Тематик география | Норвегия географиясе[d] |
Яклаучы изге | Норвегия патшасы Олаф II[d] |
Тимер юл хәрәкәте ягы | уң[d][40] |
Нинди вики-проектка керә | Проект:Норвегия[d] |
Ачык мәгълүматлар порталы | Open Data Portal Norway[d] һәм Open and free geospatial data from Norway[d] |
Феноменның икътисады | Норвегия икътисады[d] |
Феноменның демографиясе | Норвегия халкы[d] |
Мәктәптә укымаган балалар саны | 18 627[41] |
Джини коэффициенты | 27,7[42] |
Өстәлгән кыйммәт салымы күләме | 25 процент |
Тулаем туулар коэффициенты | 1,78[43] |
Ел саен үткән туйлар саны | 22 537[44] һәм 22 111[44] |
Шәһәр халкы | 4 565 651[32], 4 418 218[32], 4 463 566[32] һәм 4 506 374[32] |
Авыл халкы | 891 476[32], 929 678[32], 915 909[32] һәм 901 946[32] |
Уку-язу нисбәте | 100 процент[45] |
Демократия индексы | 9,75[46] |
Туым күрсәткече | 9,4[32], 10,2[32], 9,8[32] һәм 10,4[32] |
Үлем күрсәткече | 8,4[32], 7,6[32], 7,5[32] һәм 7,8[32] |
Happy Planet Index score | 50,9[47] |
Илнең мобиль коды | 242 |
Илнең телефон коды | +47 |
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм телефоны | 112[d][48], 110[d][48] һәм 113[d][48] |
Илнең GS1 коды | 700-709 |
Номер тамгасы коды | N |
Диңгездәге идентификацияләү номеры | 257, 258 һәм 259 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Q16793213? |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Норвегиядә җирләнгәннәр[d] |
Бу якта төшерелгән фильмнар төркеме | Төркем:Норвегиядә төшерелгән фильмнар[d] |
Норвегия Викиҗыентыкта |
Ил исеме борынгы скандинав Norðrvegr сүзеннән («төньякка юл») барлыкка килә.
Норвегигә шулай ук Шпицберген архипелагы, Ян-Майен һәм Бьёрнёйа керә. Атлантик океанның көньяк өлешендә урнашкан Буве утравы Норвегиягә буйсынган территория булып санала. Моннан тыш Норвегия Антарктикада үз җиренә дәгъва кыла[50].
Төрле тикшеренүләр нәтиҗәсендә Норвегия дөньяның иң уңышлы илләрнең берсе санала [51][52]. Шулай ук илдә хакимиятнең журналистларга басымы юк дип әйтелә [53].
Норвегия Скандинавия ярымутравының төньяк-көнбатышы территориясе буенча сузыла (иң киң урында — 420 км). Көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Швеция (чик буе — 1630 км), Финляндия (760 км) һәм Россия (196 км) белән чиктәш.
Норвегия — конституцион монархия һәм парламент демократиясе принципларына нигезләнгән унитар дәүләт. Илдә кайбер төзәтүләр ясалган 1814 елгы конституция гамәлдә. Дәүләт башлыгы булып король санала. 1991 елдан бирле бу исемне Һаральд V йөртә.
Канун чыгару хокукына икепалаталы парламент — Стортинг ия. Аңа 169 депутат керә. Стортинг 4 ел саен сайлана.
Илдә хезмәт хакы зур булу белән бергә, салымнар да саллы гына. Аена 3 мең доллар алучы “хәерчеләр” 36 процент салым, урта сыйныф – 48 процент, миллионерлар 52 процент түли. Дәүләтнең шундый салым сәясәте аркасында биредә череп баеганнар юк. Идән юучы белән банкир арасында аерма 3 мәртәбә генә.
Илдәге мәгариф һәм сәламәтлек саклау системалары, балалар пособиеләре, пенсияләр, юл төзелешләре, аэропортлар, шәһәр инфраструктурасы, экология, югары технологияләр һәм башкалар менә шушы салымнар хисабына финанслана. Туучылар санын арттыру максатыннан Һәрбер балага 18 яшькә җиткәнче ай саен 150 доллар пособие бирелә. Пенсиягә 67 яшьтән чыгалар. Пенсиянең күләме иң югары хезмәт хакының 60 процентын тәшил итә. Эшсезләр (болар гадәттә предприятие банкротлыкка чыгу сәбәпле эш урыннарын югалтучылар) 3 ел дәвамында үзләренең соңгы хезмәт хакларының 90 проценты күләмендә пособие алалар.[54]
Иртә мезолит дәверендә Норвегия территориясенә ике аучылар һәм туплаучылар кардәш мәдәниятле кабилә кергән. Алар Фосна һәм Комса һәйкәлләре буенча аталганнар. Боз чоры тәмамлануга Норвегия климаты аеруча кешеләр өчен уңайлы булган, шул сәбәпле Норвегия Җир шарында кешеләр иң күп яшәгән территорияләрдән булган.
1970 нче елларга кадәр Норвегия диңгезчеләр, балыкчылар һәм урман кисүчеләр яши торган бай булмаган илләр рәтендә йөргән. Ләкин 1969 елда Ставангер авылы тирәсендә нефть һәм табигый газ ятмалары табалар. Шуннан соң илдәге тормыш тамырдан үзгәрә. Норвегиялеләр бу уңайдан референдум үткәрәләр һәм шуның нәтиҗәләре нигезендә, беренчедән, бу байлыкларны мәңге хосусыйлаштырмаска, ягъни бары тик дәүләт милке итеп калдырырга дигән фикергә киләләр, икенчедән, нефть һәм газ сатудан кергән акчаның нәкъ яртысын, әлеге запаслар беткәч файдаланырга дип, киләчәк буыннар фондына күчереп барырга булалар. Хәер, табышның калган икенче яртысы аларга Төньяк Европада тормыш дәрәҗәсе иң югары булган илләр рәтенә керергә мөмкинлек бирә. Норвегия – “кара алтын” сату буенча дөньяда өченче урында тора. Норвегиянең уңышы илдәге нефть ятмаларында һәм аны сатудан кергән акчаны дөрес куллануда. Шуңа күрә бүген монда заманында СССР гражданнары күз алдына китергән коммунизм хөкем сөрә. Биредә хәерчеләр, эшсезлек юк. Хәтта идән юучы булып эшләүче дә ике дә уйламыйча үзенә йорт сатып ала ала – эшле кешегә банк һәрвакытта да ссуда бирә.[54]
Ja, Vi Elsker Dette Landet
Ja, vi elsker dette landet,
som det stiger frem,
furet, værbitt, over vannet,
med de tusen hjem.
Elsker, elsker det og tenker
på vår far og mor,
og den saganatt som senker
drømmer på vår jord,
og den saganatt som senker,
senker drømmer på vår jord.
Norske mann I hus og hytte,
takk din store Gud!
Landet ville han beskytte
skjønt det mørkt så ut.
Alt hva fedrene har kjempet,
mødrene har grett,
har den Herre stille lempet,
så vi vant vår rett.
har den Herre stille lempet,
så vi vant, vi vant vår rett.
Ja, vi elsker dette landet,
som det stiger frem,
furet, værbitt, over vannet,
med de tusen hjem.
og som fedres kamp har hevet
det av nød til seir,
også vi, nar det blir krevet,
for dets fred slår leir,
også vi, nar det blir krevet,
for dets fred, dets fred slår leir!
Туган илне яратабыз
Туган илне яратабыз,
Урман-тауларын,
Чал диңгезен, туң җилләрен,
Мең-мең йортларын.
Туган учак – ул сөекле
Ата-анабыз:
Суыгында, кояшында
Хозурланабыз,
Суыгында, кояшында
Аның хозурланабыз.
Данла, илем, язмышыңны:
Шомлы көнеңдә
Тәңре сине ярлыкады
Җир итәгендә.
Канлы корбан биреп кенә,
Керми сугышка,
Ирештең үз ирегеңә,
Тыныч һәм мул тормышка.
Туган илне яратабыз,
урман-тауларын,
чал диңгезен, туң җилләрен,
ак болытларын.
Ата-баба көрәшкән күк,
без дә дауларбыз,
мәңге иминлек хакына
җиңү яуларбыз,
мәңге иминлек хакына
җиңү, җиңү яуларбыз!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.