Марлен Дитрих
From Wikipedia, the free encyclopedia
Марлен Дитрих (алман. Marlene Dietrich [maɐˈleːnə ˈdiːtʁɪç]), тулы исеме Мари Магдалене Дитрих (алман. Marie Magdalene Dietrich), 27 декабрь 1901 ел ― 6 май 1992 ел) ― алман һәм америкалы актриса һәм җырчы.
Марлен Дитрих | |
Marlene Dietrich | |
Туган исеме: |
Мари Магдалене Дитрих |
---|---|
Туган көне: |
27 декабрь 1901(1901-12-27) |
Туу җире: |
Шенеборг, Алмания |
Үлем датасы: | |
Үлем җире: | |
Һөнәр: |
актриса, җырчы |
Карьера: |
1919-1984 |
IMDb: | |
Рәсми сайт |
Ул 1901 елның 27 декабрендә Шенебергта, полиция офицеры Луи Эрих Отто Дитрих һәм аның хатыны Вильгельмина Фельзинг гаиләсендә туа. 1922 елдан Берлин театрларында вак рольләрне уйный, шул ук елны ул беренче тапкыр экранга чыга.
Озак еллар дәвамында Дитрих күп санлы фильмнарда төшә, бөтен дөньяга билгеле шәхескә әйләнә.
Чыганакларда актрисаның бик кызыклы бер фикере теркәлгән: „Wenn ich mein Leben noch einmal leben könnte, würde ich die gleichen Fehler machen. Aber ein bisschen früher, damit ich mehr davon habe.” — “Тагын бер кат яши алсам да, мин шул ук хаталарны ясар идем. Ләкин бераз иртәрәк — файдасын күбрәк күрер өчен”.[1]
Ул 1992 елның 6 маенда Париждагы фатирында, йөрәк һәм бөерләр функциясе бозылу нәтиҗәсендә вафат була.