Яңа Зеландия гимны
From Wikipedia, the free encyclopedia
God Defend New Zealand (инглизчә “Ходай, Яңа Зеландияне сакла”) һәм Aotearoa (маори телендә “Яңа Зеландия”) — Яңа Зеландиянең ике телдә язылган һәм ике башлангыч куплетлары бер-бер артлы башкарыла торган дәүләт гимны. Аның көе һәм инглиз телендәге тексты 1876 елда язылган һәм тәүге кат башкарылган. Авторлары — көе Джон Джозеф Вудсныкы (John Joseph Woods), сүзләре Томас Брекенныкы (Thomas Bracken). Маори теленә 1878 елда Томас Һенри Смит Thomas Henry Smith ирекле рәвештә тәрҗемә иткән булган, соңрак, гимн 1977 елда рәсмиләштерелер алдыннан, маори теле белгече Тимоти Самуэль Карету (Tīmoti Samuel Kāretu) элеккеге текстка төзәтмәләр керткән.
Яңа Зеландиядә (шулай ук күрше Австралия дә) Бөекбритания патшасы (патшабикәсе) дәүләт башлыгы дип санала. Шуңа күрә кайбер рәсми чараларда элеккеге метрополиянең God Save The Queen (King) гимны да уйнала. Ләкин бу мәҗбүри түгел, чөнки җирле гимннар да соңгы патшабикәнең (Елизавета II) 1978 елдагы махсус фәрманы белән тигез хокуклы дип танылган. Халыкара чараларда Яңа Зеландиянең үз гимны гына башкарыла.[1]