![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/8/81/Triosephosphate_isomerase.jpg/640px-Triosephosphate_isomerase.jpg&w=640&q=50)
Фермент
From Wikipedia, the free encyclopedia
Фермент яки энзим (лат. fermentum, грек. ζύμη, ἔνζυμον — ачыткыч, закваска) — тере организмнарда барлыкка килә торган һәм организмда төрле химик процессларны тизләтә торган катлаулы аксым матдә. Ферментлар белән катализланучы реакция реагентларын субстрат дип, ә барлыкка килгән матдәләрне продукт дип атыйлар. Ферментның активлыгы активаторлар һәм ингибиторлар белән көйләнә ала (активаторлар — тизләтә, ингибиторлар — әкренәйтә). Аксым ферментлары рибосомаларда синтезлана, ә рибосомаль РНК-ның синтезы күзәнәк төшендә башкарыла. «Фермент» һәм «энзим» терминнары күптән синоним буларак кулланыла (беренчесе урыс һәм алман әдәбиятында, икенчесе — инглиз һәм француз телле әдәбиятта). Ферментлар турында фән, ферментология дип түгел (латин һәм грек телдәрендәге сүз тамырын бутамау өчен), ә энзимология дип атала.
Фермент | |
![]() | |
Молекуляр функция | катализ[d][1] |
---|---|
![]() |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/7/78/Purine_Nucleoside_Phosphorylase.jpg/640px-Purine_Nucleoside_Phosphorylase.jpg)