![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3a/E._coli_Bacteria_%25287316101966%2529.jpg/640px-E._coli_Bacteria_%25287316101966%2529.jpg&w=640&q=50)
Организм
From Wikipedia, the free encyclopedia
Организм (лат. organizo (оештырам, тәртипкә китерәм) сүзеннән килеп чыгучы лат. organismus сүзеннән. Латин теленә бор. грек. ὄργανον — корал сүзеннән күчә) — тере булмаган матдәдән аерып торучы үзлекләргә ия булган тере җисем.
Кыска фактлар Кайда өйрәнелә, WordLift сылтамасы ...
Организм | |
![]() | |
Кайда өйрәнелә | биология һәм тереклек турында фәннәр[d] |
---|---|
![]() | |
WordLift сылтамасы | data.wordlift.io/wl01714/entity/organisms[1] |
NCI Thesaurus идентификаторы | C14250 |
Более узкий внешний класс | id.nlm.nih.gov/mesh/vocab#SCR_Organism |
Моңа өлешчә туры килә | тән[d] |
![]() |
Ябу
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/3/3a/E._coli_Bacteria_%287316101966%29.jpg/640px-E._coli_Bacteria_%287316101966%29.jpg)
Организмның тышкы һәм эчке тирәлеге бар. Тышкы тирәлек — организмны чолгап алган даирә. Эчке тирәлек дип исә организмның эчке даирәсен атыйлар[2].
Организмнар биология өйрәнүче төп җанлыклар булып торалар. Уңайлы булсын өчен барлык организмнар төрле төркем һәм категорияләргә бүленәләр. Иң гомуми бүлү критерие булып күзәнәкнең төшкә ия булуы тора. Бу үзлек буенча күзәнәкләре төшле һәм төшсез организмнар аерыла. Шулай ук күзәнәк саны буенча беркүзәнәкле һәм күпкүзәнәклеләргә бүленәләр.