From Wikipedia, the free encyclopedia
Уфа районы (баш. Өфө районы, рус. Уфимский район) — Башкортстанның муниципаль районы. Благовещен, Иглин, Кырмыскалы, Чишмә, Кушнаренко районнары белән чиктәш. Район биләмәләрендә 19 авыл советы урнашкан, торак пунктлар саны — 89. Уфа шәһәре үзе районга керми, шуңа карамастан район җитәкчеләре Уфаның үзәгендә, Цюрупа ур, 6нчы йортта утыра.
Уфа районы | |
баш. Өфө районы рус. Уфимский район | |
Байрак[d] | |
Нигезләнү датасы | 20 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Уфа |
Административ-территориаль берәмлек | Башкортстан |
Сәгать поясы | YEKT[d] һәм UTC+05:00 |
Халык саны | 67 067 (2010) |
Нәрсә белән чиктәш | Иглин районы, Уфа, Кушнарин районы, Благовещен районы, Кырмыскалы районы һәм Чишмә районы |
Мәйдан | 1598,77 км²[1] |
Почта индексы | 450ХХХ |
Рәсми веб-сайт | ufim.bashkortostan.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 347 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Уфа районы Викиҗыентыкта |
Биредә рәсми рәвештә 67 мең кеше теркәлгән. Районның үзенчәлеге шунда, яз-җәй айларында бакча сезоны башлангач, монда яшәүчеләр саны тагын кимендә 100 мең кешегә арта[2]. Күпчелек халкы – руслар, татарлар.
Авыл хуҗалыгы җирләре – 67%, урманнар мәйданның 19%ын биләп тора.
Уфа районың электрификацияләнгән Себер тимер юл магистрале кисеп чыга. Аның өстендә эре торак урыннары урнашкан: Йоматау станциясе, Йоматау авылы, Авдон, Кириллово, Жуково.
Район аша Самар-Уфа-Чиләбе, Уфа-Ырынбур, Уфа-Яңавыл, Уфа-Казан автомобиль юллары уза. Биредә Башкортстан нефть промыселларының үткәргеч торбалары төенләнә.
1930 елның 20 августында Үзәк башкарма комитетының карары белән барлыкка килгән.
1931 елда районга 49 авыл советы белән 106 825 кешекергән. Сызымлаудан соң Черниковка бистәсе бүленеп чыга, авылларның бер өлеше Нуриман, Топорнино, Чишмә районнарына тапшырыла. 1935 елда район җирендә яңа Иглин районы оештырыла, аңа 23 авыл советы “китә”. 75 ел эчендә Уфа советына илледән артык авыл тапшырылган, “перспективасыз”га чыгарылган 60тан артык авыл яшәүдән туктаган.[3]
Хәзер районда 58 мең халык, 88 авыл бар. Иң зур торак урыннары: Авдон (2009 елда 5 мең кеше яши), Михайловка, Алексеевка (0,92 мең), Дмитриевка.
1989 елда татарлар күпчелекне иткәннәр: Кармасан, Мөдәрис, Черновский, Лесной, Начапкино, Чернолесовский, Сперанский, Вольно-Сухарево, Федоровка, Йоматау.
1989 елда Юлыш белән Нөрледә халык башкорт итеп яздырылса, 2002 елда кире татарлыкка кайтканнар. Бердәнбер башкорт дип аталырдай авыл – Яңа Карашиде.
Милли состав
2002 елны болардан тыш исәпкә алынганнар: чуашлар 1 357, украиннар — 916, мукшылар 594, чирмешләр 351. 2010 елда украиннар — 830, чуашлар — 1 341, мукшылар — 520.
2008-09 уку елында Уфа районында 37 мәктәп эшләгән: 24 тулы урта, 3 төп, 10 башлангыч мәктәп эшләгәннәр. Укучылар саны – 6 207. Милләтләре буенча беренче урында руслар – 2864 (46,1%), икенче урында татарлар – 2059 (33,2%), өченче урында башкортлар – 755 (12,2%), чуаш балалары 161 исәпләнә (2,6%). Район мәктәпләрендә дүрт тел өйрәнелә.
9 мәктәптә 2059 татар баласының 553 татар телен өйрәнә, бу – татар балаларының 26,8 %. Районда татар теле Комлыкүл, Нөрле, Кармасан, Ольховка һәм Авдон мәктәпләрендә укытыла. 2008-09 уку елыннан Подымалово, Красный Яр, Миловка һәм Болгак лицеендә татар теле дәрес керә.
Катнаш (татар-чуаш) Камышлы авылы мәктәбендә 45 бала чуаш телен өйрәнә. Бу – райондагы 27,9% чуаш баласы туган телен өйрәнә дигәнне аңлата.
2008/2009 уку елында укучылар саны. Барлык балалар саны – 6207[17]
Туган телләр | Укучылар —милләт вәкилләре | Туган телләрен өйрәнәләр | Өйрәнү, %ларда | |
---|---|---|---|---|
1 | рус теле | 2864 | 1746 | 60,9% |
2 | башкорт теле | 755 | 751 | 99,4% |
3 | татар теле | 2059 | 553 | 26,8 % |
4 | чуаш теле | 161 | 45 | 27,9 % |
5 | барлыгы | 5839 | 3095 | 53 % |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.