Төрекмәнстанда президент сайлаулары From Wikipedia, the free encyclopedia
Төрекмәнстанда чираттан тыш Президент сайлаулары 2022 елның 12 мартында узган [2]. Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов әлеге сайлауларда катнашмаячагын, «яшь җитәкчеләргә юл бирергә карар кылуы турында» белдергән [3]. Бу Төрекмәнстанда алтынчы президент сайлаулары була, анда киләсе җиде елга ил Президенты билгеләнә.
Төрекмәнстанда президент сайлаулары | |
Дәүләт | Төрекмәнстан |
---|---|
Юрисдикциягә карый | Төрекмәнстан |
Әүвәлгесе | Төрекмәнстанда президент сайлаулары (2017) |
Киләсе | 2029 Turkmenistan presidential election[d] |
Вакыт мизгеле | 12 март 2022[1] |
Вазифасына сайлана | Төрекмәнстан президенты |
← 2017 Калып:Флаг 2029 → | |||
Төрекмәнстан президентын сайлаулар (2022) | |||
---|---|---|---|
2022 елның 12 мартында | |||
Кандидат | Сәрдар Бәрдемөхәммәдов | Хыдыр Нуннаев | Агаджан Бекмырадов |
Фирка | Төрекмәнстан демократик фиркасе | бәйсез сәясәтче | ТАФ |
Голосов | (72,97%) |
(11,09%) |
(7,22%) |
2006 елдан Төрекмәнстанда хакимият Горбангулы Бәрдемөхәммәдов кулында. 2017 елгы президент сайлауларында Горбангулы Бәрдемөхәммәдов 97 % нәтиҗә белән җиңү яулый. Киләсе сайлаулар, Конституция нигезендә, 2024 елда булырга тиеш булган, әмма 2022 елның 11 февралендә ил президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдов парламентның югары пулаты ― Халык маслахаты утырышында чыгыш ясап, чираттан тыш тавыш бирүне билгеләргә ниятләвен һәм дәүләт белән идарә итүдә «яшь җитәкчеләргә (яшь лидерларга) юл бирергә карар кылуы» турында белдерә[4].
Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның вәкаләтләре срогы 2024 елда чыга. Бәрдемөхәммәдов шулай ук Төрекмәнстанның премьер-министры һәм парламентның югары палатасы спикеры вазифаларын да били.
2016 елда Төрекмәнстан парламенты яңа Конституция кабул иткән. Аның нигезендә, президент булып сайланучының яше чикләнми, президент срогы биш елдан җиде елгача озайтылган.
Гамәлдәге президент Горбангулы Бәрдемөхәммәдов үз кандидатурасын тәкъдим итмәячәк, әмма Халык Маслахаты — парламентның югары палатасы җитәкчелегендә калачак.
Президентлыкка гипотетик кандидатларның берсе ― хәзерге дәүләт башлыгы Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның бердәнбер улы [5], 2021 елның 11 февраленнән Төрекмәнстанның вице-премьеры Сәрдар Горбангулы улы Бәрдемөхәммәдов. Ул икътисад буенча вице-премьер вазифасында. 2021 елның ноябрендә президент аңа Төрекмәнстан нефть һәм газ комплексын үз контроленә алуны йөкли. Сәрдар Бәрдемөхәммәдовның дипломат, парламент әгъзасы, министр һәм вилаять (провинция) губернаторы вазифаларында эшләп алуы гамәлдәге президентның аны варис сыйфатында әзерләве турында фикер уята[6] [7][8][9].
2022 елның 16 февралендә Төрекмәнстанның аграр партиясе президент вазыйфасына үз кандидатурасын тәкъдим иткән, ул ― Мары вилаяте хәкиме урынбасары Агаджан Бекмырадов [10].
2022 елның 18 февралендә, кирәкле санда имзалар җыя алсалар, президент вазифасына тагын алты кандидатның тәкъдим ителәчәге билгеле булган [11]
19 февральдә президент вазифасына тагын ике кандидат тәкъдим ителгән: Балкан вилаятеннән табиб Бирдемәмәт Гурманов һәм Лебап вилаятеннән мәктәп директоры Перхат Бегенджов [12].
22 февральдә Үзәк сайлау комиссиясе ил президенты вазифасына тагын өч дәгъва итүчене ― Аһал вилаятенең район санитария-эпидемиология хезмәте башлыгы Максатмырат Овезгелдиев, Төрекмәнстан дәүләт энергетика институтының «Яңартыла торган энергия чыганаклары» фәнни-җитештерү үзәге директоры Какагелди Сарыев һәм «Wepaly gurluşyk» ширкәте җитәкчесе Бабамырат Мередовны теркәгән [13].
22 февральдә Ашхабадтан инициатив төркем сайлауларда катнашу өчен Төрекмән дәүләт физкультура һәм спорт институтының фәнни эш буенча проректоры, педагогика фәннәре кандидаты Хыдыр Нуннаевны тәкъдим иткән [14]
22 февральдә Дашогуз вилаятендә инициатив төркем Төрекмәнстанның демократик фиркасенең Сапармурат Төрекмәнбашы исемендәге әтраф комитеты рәисе Максат Одешовны тәкъдим иткән [14].
Тәртип саны | Сурәт | Исем-фамилиясе | Фирка | Теркәлү | Искәрмә |
---|---|---|---|---|---|
1 | Сәрдар Бәрдемөхәммәдов | ТДФ | 14 февраль 2022 | Төрекмәнстанның идарә итүче Демократик партиясе съезды Сәрдәр Бердымөхәммәдовны үз кандидаты итеп 2022 елның 14 февралендә тәкъдим иткән[15] | |
2 | Агаҗан Бикморатов | ТАФ | 16 февраль 2022 | 2022 елның 16 февралендә Төрекмәнстанның аграр партиясе съезды Агаджан Бекмырадовны үз кандидаты итеп тәкъдим итте.[16] | |
3 | Перхат Бегенджов | фиркасез | 19 февраляь 2022 | [12] | |
4 | Бирдемәмәт Корбанов | фиркасез | 19 февраль 2022 | [12] | |
5 | Максатморат Овезгелдиев | фиркасез | 22 февраль 2022 | [13] | |
6 | Какагелди Сарыев | фиркасез | 22 февраль 2022 | [13] | |
7 | Бабаморат Мередов | ТСһЭФ | 22 февраль 2022 | [13] | |
8 | Хыдыр Нуннаев | фиркасез | 22 февраль 2022 | [14] | |
9 | Максат Одешов | ТДФ | 22 февраль 2022 | [14] |
Кандидатлар | Фиркаләр | Беренче тур | ||
---|---|---|---|---|
Тавыш | % | |||
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов | ТДФ | 72,97 % | ||
Хыдыр Нуннаев | бәйсез | 11,09 % | ||
Агаджан Бекмырадов | ТАФ | 7,22 % | ||
Бирдемәмәт Гурбанов | бәйсез | 2,22 % | ||
Перхат Бегенджов | бәйсез | 2,02 % | ||
Максатмырат Овезгелдиев | бәйсез | 1,16 % | ||
Максат Одешов | ТДФ | 1,15 % | ||
Какагелди Сарыев | бәйсез | 1,09 % | ||
Бабамырат Мередов | ТСһЭФ | 1,08 % | ||
Башка кандидатлар | ||||
Гамәлдәге тавышлар | 3,362,052 | |||
Бозылган тавышлар | ||||
Барысы | 100 | |||
Тавыш бирмәгән | ||||
Теркәлгән / катнашучылар | 97,12 % | |||
Чыганак: Төрекмәнстанда сайлаулар һәм референдумнар үткәрү буенча үзәк комиссия[17] |
Тавыш бирү өчен Төрекмәнстанда 2577, чит илләрдә 41 сайлау участогы оештырылган булган. Сайлауларда Төрекмәнстанның тавыш бирергә хокукы булган барлык гражданнарының 97,12 % ы тавыш биргән [18].
12 мартта тавыш бирү уза. Сайлауларга килү Төрекмәнстанда 97,12 %, чит илләрдә 90,93% булган[19].
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов тавыш бирүнең беренче турында сюрпризларсыз, күпчелек тавыш белән җиңеп чыга, бу игълан ителгән династия дәвамчанлыгының башлануын нигезли [20][21].
Кытай Коммунистлар партиясе Генераль секретаре Си Цзиньпин, Төрекмәнстанда сайлаулар һәм референдумнар үткәрү буенча үзәк комиссия нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң, Сәрдар Бәрдемөхәммәдовка котлау хаты юллаган [22]. Төрки шура (Төрки дәүләтләр оешмасы) аны Twitter аша котлаган [23].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.