Remove ads
Төрекмәнстан дәүләт эшлеклесе From Wikipedia, the free encyclopedia
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, Сәрдар Горбангулы улы Бәрдемөхәммәдов (төрекм. Berdimuhamedow Serdar Gurbangulyýewiç, 1981 елның 22 сентябре, СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад) – Төрекмәнстан дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, техник фәннәр докторы (2015), 2021 елның 11 февраленнән ― Төрекмәнстанның вице-премьеры. Гамәлдәге Төрекмәнстан президенты Горбангулы Бәрдемөхәммәдовның бердәнбер улы [1]. 2022 елның 12 мартында узучы чираттан тыш Төрекмәнстан президентын сайлауларда гипотетик кандидат итеп санала[2][3][4]. 2022 елның 12 мартында узган чираттан тыш сайлауларда 72,97 % тавыш җыеп, Төрекмәнстан президенты итеп сайланган. Вазифа үтәүгә 2022 елның 19 мартында керешә.
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов | |
---|---|
Төрекмәнстан презденты | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2022 елның 19 марты | |
Аңа кадәр | Горбангулы Бәрдемөхәммәдов |
Төрекмәнстан вице-премьеры | |
Вазыйфада 2021 елның 11 феврале – 2022 елның 12 марты | |
Президент | Горбангулы Бәрдемөхәммәдов |
Аңа кадәр | вазифа булдырылган |
Төрекмәнстан сәнәгать министры | |
Вазыйфада 2020 елның 7 феврале – 2021 елның 11 феврале | |
Аңа кадәр | Хошгельды Мергенов |
Дәвамчысы | вакантлы |
Аһал вилаяте хәкиме | |
Вазыйфада 2019 елның 18 июне – 2020 елның 7 феврале | |
Аңа кадәр | Тангрыгулы Атахаллыев |
Дәвамчысы | вакантлы |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 22 сентябрь 1981 (43 яшь) СССР, Төрекмәнстан ССР, Ашхабад |
Сәяси фирка | Төрекмәнстан демократик фиркасе |
Әни | Угылкирәк Бирдемөхәммәтева[d] |
Әти | Горбангулы Бәрдемөхәммәдов |
Белем | С. А. Ниязов исемендәге Төрекмәнстан авыл хуҗалыгы университеты Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясе Женева куркынычсызлык сәясәте үзәге |
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов 1981 елның 22 сентябрендә Төрекмәнстан ССР башкаласы Ашхабад шәһәрендә теш табибы һәм укытучы гаиләсендә туган. Гөлҗаһан һәм Гөлшан исемле ике кыз туганы бар. 1987 елдан 1997 елга кадәр Ашхабадтагы 43нче урта мәктәптә, 1997 елдан 2001 елга кадәр «инженер-технолог» белгечлеге буенча Төрекмәнстан авыл хуҗалыгы университетында укый [5]. 2001 елның июленнән ноябрьгә кадәр ул Төрекмәнстан Азык-төлек сәнәгате ассоциациясенең Тышкы икътисадый элемтәләр дирекциясендә эшләгән, шуннан соң ике ел мәҗбүри хәрби хезмәт уза[5][6]. 2003 елдан 2008 елга кадәр янәдән Азык-төлек сәнәгате ассоциациясендә Җиләк-җимеш һәм яшелчә һәм алкогольсез сыра һәм шәраб бүлекләрендә эшли[5].
2008 елдан 2011 елга кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгының Дипломатик академиясендә укып, «халыкара мөнәсәбәтләр» белгечлеге буенча диплом ала. Бу чорда Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстанның Мәскәүдәге илчелегендә илчелек киңәшчесе вазифасын башкара[5].
2011 елдан 2013 елга кадәр ул Женева Куркынычсызлык сәясәте үзәгендә укый, «Аурупа һәм халыкара куркынычсызлык мәсьәләләре» буенча аспирант дәрәҗәсен ала. Бу чорда Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Женевада Берләшкән Милләтләр Оешмасы каршындагы Төрекмәнстан вәкиллегендә илчелек киңәшчесе вазифасын башкаручы була[5][7].
2013 елның августыннан декабрь аена кадәр ул Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Аурупа департаменты җитәкчесе вазыйфасын башкара.
2013 елдан 2016 елга кадәр Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан Углеводород ресурслары белән идарә итү һәм куллану буенча дәүләт агентлыгы директорының урынбасары, 2016 елдан 2017 елга кадәр Төрекмәнстан тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мәгълүмат департаменты рәисе булган[5].
2014 елның 18 августында Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Төрекмәнстан Фәннәр академиясендә «фәннәр кандидаты» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[8]. 2015 елның июлендә аңа «техник фәннәр докторы» гыйльи дәрәҗәсе бирелә[9].
Төркмәнстанның дәүләт массакүләм мәгълүмат чаралары аны еш кына «Милләт улы» дип атый[10].
2016 елның ноябрендә Сәрдар Бәрдемөхәммәдов Аһал вилаяте Душак 25нче парламент округыннан ил парламенты – Мәҗлестә урын ала[11][12]. 2018 елның мартында, округта бирелгән 90 % тан артык тавышны җыеп, Төрекмәнстан Мәҗлесенә яңадан сайлана[13][14]. 2017 елның мартыннан Закон чыгару һәм нормалар буенча комитетны җитәкли[5].
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов, 2018 елның мартында Төрекмәнстанның чит ил эшләре министры урынбасары итеп билгеләнгәннән соң, сәяси игътибар үзәгендә була[15][16][17][18].
2019 елның гыйнварында Төрекмәнстан элитасының күпчелегенең туган төбәге – Аһал вилаяте губернаторы урынбасары вазыйфасына күчерелә[19][20]. 2019 елның июнендә Аһал вилаяте губернаторы (хәким), 2020 елның февралендә Төрекмәнстанның сәнәгать һәм төзелеш материаллары министры, 2021 елның 11 февралендә яңа вазифага – Төрекмәнстан Министрлар Кабинетының инновацияләр һәм цифрлаштыру буенча рәис урынбасары (бер үк вакытта Төрекмәнстанның Дәүләт куркынычсызлыгы советы әгъзасы һәм Югары контроль палатасы рәисе) итеп билгеләнә [21][6][22][23][24][25][26][27], 2021 елның 9 июлендә Дәүләт куркынычсызлыгы советында һәм Югары контроль палатасындагы вазифаларыннан азат ителә, һәм рәис урынбасары сыйфатында аңа «икътисадый һәм банк мәсьәләләре һәм халыкара финанс оешмалары» өчен конкрет җаваплылык белән икътисад һәм финанслар портфеле бирелә[10][28][29][30][31][32][33][34].
Сәрдар Бәрдемөхәммәдов ― Төрекмәнстанның Алабай этләре ассоциациясе рәисе (2021 елдан президенты) [35]һәм Халыкара Ахалтәкә атлары ассоциациясе вице-президенты[36].
2001―2003 елларда мәҗбүри хәрби хезмәт үткән. 2017 елның 27 октябрендә майордан подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Аны хезмәт буенча алга җибәрү тантанасы Төрекмәнстанның Милли телевидениесе аша трансляцияләнә. Аның нинди гаскәрләрдә хезмәт итүе билгеле түгел[9], әмма 2021 елның 7 мартында аны җилкәсендә «Төрекмәнстан Кораллы Көчләре» нашивкасы белән Милли телевидение аша күрсәтәләр. Шул ук видеода ул «полковник» дәрәҗәсен күрсәткән погоннар белән төшереп алынган, ә аңа «Төрекмәнстанның Ватан сакчысы» (Türkmenistanyň Watan goragçysy) дигән мактаулы исем бирү турындагы указда «полковник» дип аталган [37][38].
Өйләнгән, дүрт баласы (улы, өч кызы) бар [5]. Россия чит ил эшләре министрлыгы Дипломатик академиясендә бергә укыган курсташы аны «тыныч холыклы» һәм «тыйнак» итеп сурәтләгән[39]. Остазлары һәм башка сыйныфташлары аны «тыйнак, ярдәмчел, ягымлы һәм тыныч кеше» буларак тасвирлыйлар [9].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.