![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/48/Nizhnekamsk_Main_mosque.jpg/640px-Nizhnekamsk_Main_mosque.jpg&w=640&q=50)
Түбән Кама җәмигъ мәчете
From Wikipedia, the free encyclopedia
Түбән Кама җәмигъ мәчете – Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә урнашкан мөселманнарның гыйбадәтханәсе, Аллаһ йорты, шәһәрнең үзәк мәчете. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында.
Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Дәүләт ...
Түбән Кама җәмигъ мәчете | |
Нигезләнү датасы | 1989 |
---|---|
![]() | |
Дәүләт |
![]() |
Административ-территориаль берәмлек | Түбəн Кама, Татарстан һәм Идел буе федераль округы |
Хезмәтләндерүче | Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте |
Рәсми ачылу датасы | 1996 |
Мирас статусы | Россиянең мәдәни мирас объекты[d] |
Мәзһәб | Хәнәфи мәзһәбе |
![]() |
Ябу
Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче урамы белән Химиклар проспекты кисешкән почмакта, шәһәрнең 25 һәм 30 микрорайоннары арасында, Химиклар проспекты, 59 йорт адресы буенча урнашкан. Көнчыгыш фасадына каршы якта, урам аркылы – Николай Лемаев исемендәге бакча (сквер), бинадан төньякта һәм көнбатышта – шәһәр бакчасы (парк) башлана.