From Wikipedia, the free encyclopedia
Түбән Кама районы байрагы (рус. Флаг Нижнекамского района) — тану-хокукый билге, муниципаль берәмлекнең рәсми символы булып хезмәт итә. Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендәге 25нче санлы карары нигезендә расланган.
Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2400нче сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына 61нче сан белән кертелгән.
Татарстан Республикасы | |
Россия Федерациясе | |
Раслау вакыты | |
---|---|
Дәүләт геральдик регистрында номер |
2400 |
Байрак авторлары |
Р. Хәйретдинов, Р. Салихов, И. Миңнуллин, К. Мочёнов, О. Афанасьева, К. Переходенко, Г. Уткин |
Нисбәте |
2:3 |
Түбән Кама муниципаль район байрагы буе иңенә карата 2:3 нисбәтендәге турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт. Вертикаль буенча 3 буйга бүленгән: зәңгәр, сары, яшел. Сары буй байрак озынлыгының 1/5 өлешен тәшкил итә һәм үзара тигез озынлыктагы зәңгәр һәм яшел буйлар арасында урнаша. Сары буйда кояш һәм нарат рәсеме төшерелгән яшел график композиция сурәтләнгән.
Түбән Кама муниципаль районы байрагы район гербы нигезендә эшләнгән. Гербта сурәтләнгән Кама елгасы символы булган өч көмеш дулкын һәм биектә очучы кошлар байракта төшереп калдырылган.
Байракның символлары аллегория телендә район тарихын, географиясен һәм мәдәни үзенчәлекләрен чагылдыра.
Сары буйдагы нарат һәм кояш рәсемнәре районда яшәү өчен уңай табигый шартларны гәүдәләндерә.
Зәңгәрсу төс (зәңгәр төс) — намус, дан, тугрылык, гаделлек символы.
Сары төс (алтын төс) — ныклык, бөеклек, байлык, акыллылы, тотрыклылык, ихтирамлылык символы.
Яшел төс — тереклек, сәламәтлек һәм үсеш, яңарыш символы..
Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан),Константин Мочёнов (Химки), Оксана Афанасьева (Мәскәү), Кирилл Переходенко (Конаково), Геннадий Уткин (Түбән Кама).
Түбән Кама муниципаль районының рәсми символикасын булдыру эше 2004 елның ахырында башлана. Дулкыннар арасыннан килеп чыккан акчарлак төшерелгән проект тәкъдим ителә, ләкин әлеге проект яклау тапмый.
Түбән Кама районының рәсми символлары Түбән Кама муниципаль районы шурасының 2006 елның 9 июнендә кабул ителгән 25нче санлы карары нигезендә расланган[1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.