From Wikipedia, the free encyclopedia
«Трансформерлар» (ингл. Transformers) — «Hasbro» компаниясенең уенчыклар сериясе мотивлары буенча режиссер Майкл Бэй төшергән 2007 елгы Америка фантастик боевигы.
Трансформерлар | |
---|---|
ингл. Transformers | |
Жанр | фантастика боевик |
Режиссёр | Майкл Бэй |
Продюсер | Йен Брайс Том Десанто Лоренцо ди Бонавентура Стивен Спилберг Майкл Бэй Дон Мёрфи |
Сценаричы | Роберто Орси[d][1] Алекс Куртцман[d][1] |
Баш ролләрдә | Джош Дюамель[2] Хьюго Уивиң[3] |
Оператор | Митчел Амундсен |
Монтажчы | Пол Рубелл[d] |
Көйязар | Стив Яблонски[d] |
Киноширкәт | Җитештерү: DreamWorks[d][4], Hasbro һәм di Bonaventura Pictures[d] Дистрибьюция: Paramount Pictures[d], UIP Duna[d] һәм Netflix |
Нәрсәгә нигезләнгән |
Трансформеры[d] |
Озынлык | 143 минут |
Бюджет | $ 150 млн |
Җыемнар | 709 709 780 $[5] |
Ил | АКШ |
Тел | инглиз теле |
Дөнья күрү | 12 июнь 2007 (Сидней), 3 июль 2007[6][7] (Америка Кушма Штатлары), 4 июль 2007[8] (Швеция), 1 август 2007[9] (Алмания), 25 июль 2007 (Франция), 2 июль 2007[7] (Канада), |
IMDb | ID 0418279 |
Рәсми сайт(ингл.) |
Фильм төрле техникага әйләнергә сәләтле автоботлар һәм десептиконнар сугышы турында сөйли. Аларның бер-берсе арасындагы ызгышларның предметы булып бик көчле артефакт Бөек Очкын (ингл. AllSpark) була. Әгәр аның белән дөрес итеп файдалана алмасаң, ул галактикага үлем һәм жимерү китерергә мөмкин. Автоботлар Җир шарына очып килгәч, Чаткыны десептиконнардан сакларга көрешәләр, чөнки алар аны үз файдасына кулланырга телиләр. Көчсез, әмма кыю кешеләр автоботларга ярдәмгә киләләр.
Майкл Бэй беркайчан да «Трансформерлар» фанаты булмаса да, ул фильмның булачак продюсеры Стивен Спилбергның «Hasbro» компаниясе офисында булганнан соң фильмның режиссеры булу һәм галәм мифологиясе турында күбрәк белгәннән соң, тәкъдименә ризалашты. Бэй роботлар өчен катлаулана торган яңа дизайн эшләгән һәм аларны икенче төрле персонажлар белән ясаган. Бэй төшергән вакытта махсус эффектлар өчен фильм бюджетыннан мөмкин кадәр күбрәк акча сакларга тырышкан һәм шул сәбәпле «General Motors» автомобиль корпорациясе һәм АКШ армиясе белән контрактларга кул куйган, шуның нәтиҗәсендә автомобиль һәм техниканың кайбер үрнәкләрен ирекле куллануга алган.
"Трансформерлар " беренче тапкыр 2007 елның 3 июлендә халыкка күрсәтелде һәм бу көнне җыемнар рекорды куелды. Фильм башланыр алдыннан роман һәм комикслар сериясен бастыру, уенчыклар һәм компьютер уеннары линиясен чыгару кебек киң реклама кампаниясе үткәрелде. Күпчелек рецензияләрдә фильм сугыш сәхнәләренә һәм геройларның характерларын ачуга зыян китерүгә басым ясаган.
«Трансфорерлар» ның дүрт дәвамы бар: «Трансформерлар: егылганнарның үч алуы» (2009), «Трансформерлар 3: айның караңгы ягы» (2011), «Трансформерлар: үтереп бетерү эпохасы» (2014) һәм «Трансформерлар: соңгы рыцарь» (2017).
Фильм «Visual Effects Society» оешмасыннан дүрт бүләккә лаек булды һәм өч бүләккә «Оскар» га номинацияләнде.
Фильм Прайм Оптимусның Кибертрон, туган планетасын, җимерелү тарихы, Бөек Очкынга ия булырга теләк автоботлар һәм десептиконнар арасындагы каршы көрәш барышында Кибертрондагы барлык механоид тормыш чыганагы бетү белән башлана. Кибертрон җимерелгәннән соң, Бөек Очкын космик киңлектә югала. Автоботлар аны эзләүгә китә, тик соңга кала — десептиконнар җитәкчесе Мегатрон аны беренче булып таба. Дөрес, соңыннан ул Очкын координаталарын билгеләгән генә була, тик шуңа да карамастан ул аны ала алмый — авария аркасында ул үзе озак елларга Җир тоткынына әверелә…
XXI гасыр башында десептикон отряды, аның составында Блэкаут, Скорпонок, Френзи, Бэррикэйд, Старскрим, Боункрашер һәм Броул була, җир транспорты формасын кабул итеп, җиргә килә. Блэкаут һәм Скорпонок Америкадагы Катарда мәгълүматлар базасына Мегатрон һәм Очкынны табу максатынннан һөҗүм итә,әмма бу уңышсызлык белән тәмамлана. Десептиконнар икенче омтылышны кабул итә. Френзи АКШ президенты самолеты бортына керә һәм яшерен кодны ала. Шуннан компьютер мәгълүматлар базасына тоташып, Мегатронның кайда булуын һәм Очкын координаталары күрсәтелгән картаның хуҗасы Сэм Уитвики икәнен дә ачыклый. Сэм — капитан Арчибальд Уитвики оныкныгының улының улы була. Арчибальд кайчандыр Мегатронны Төньяк Поляр әйләнәсендә тапкан була. Френзи һәм Бэррикэйд Сэмны эзли башлыйлар.
Шул ук вакытта АКШ Оборона Министрлыгында Катарда булган хәлләрдән соң борчыла башлыйлар һәм дошманга каршы җаваплы бәрү ясарга әзерләнәләр. Эксперт Мэгги Мэдсен беренчеләрдән булып чагыштырмача башка планеталар табигать сигналы турындагы фаразларын әйтә. Шул сигнал ярдәме белән десептиконнар яшерен рөхсәт кодны алган иделәр инде. Аңа берәудә ышанмаганга ул бу сигналны яшерен рәвештә флэшкага күчерә. Шуннан Мэгги Мэдсен үзенең иптәше Глен ярдәмендә аны расшифровкалауга ирешә, ләкин бу вакытта аларны ФБР кулга ала.
Бамблби исемле автобот шулай ук җирдә уяна. Ул «Chevrolet Camaro» автомобиле астында маскировкалана. Ул Сэм Уитвикны эзләп таба. Ахыр чиктә Сэм Бамблбины гади генә тотылган автомобильны сатып алам, дип саный. Бамблби Сэмга аның чибәр сыйныфташы Микаэла Бейнсның игътибарын җәлеп итәргә булыша. Сэм Бамблби — башка планета роботы икәнен белми. Бары беркүпме вакыттына соң гына аның роботка үзгәрүен һәм башка автоботларга навигацион сигнал җибәрүен күрә.
Бик нык курыккан Сэм «Куркыныч инопланетяниннан» качарга омтыла, тик монда полиция хезмәткәрләре килә һәм аны заводка рөхсәтсез кергәнгә кулга алалар. Аны җибәргәч, ул үз машинасыныңт(Бамблби) ничек үзе урынына кайтуын күрә. Сэм аның машинасына иблис кергән диеп уйлый, шуңа күрә велисопедта китә. Бамблби аны эзәрлекли. Микаэла куркулы Сэмны күрә һәм аның артыннан бара. Сэм җир асты парковкасына килгәч, полиция машинасын күреп, алардан ярдәм сорый. Тик монда машина коточкыч роботка әверелә. Бу — десептикон Бэррикэйд. Ул Сэмны эзәрлекләргә тотына һәм анардан карт бабасының күзлеген бирергә таләп итә. Бамблби трансформацияләнә һәм десептикон белән көрәшкә керә. Җиңгәннән соң Бамблби Сэм белән Микаэланы ала һәм башка автоботлар белән очрашуга китә. Очрашуга барганда Микаэла Бамблби башка яңа форма ала алуын ачыклый; җавапка Бамблби яңа буын «Chevrolet Camaro» моделена әверелә. Автоботлар — Оптимус Прайм, Джаз, Айронхайд һәм Рэтчет — җиргә төшәләр һәм җир машиналары формасын алалар.
Беренче танышудан соң Оптимус Сэмга үзенең максатын сөйли. Автоботлар җиргә килеп десептиконнар Очкын белән файдалана алмасын өчен, аны табып юк итәргә кирәклеген әйтә. Шуннан Сэм, Микаэла һәм автоботлар Сэмның өенә юнәләләр. Аларның төп максаты күзлекне алу була. Сэм шул вакытта уйлап табучанлык күрсәтә. Ул бер үк вакытта күзлекне эзли һәм автоботларны тынычландырырга, шулай ук әти-әнисенең игътибарын биш гаять зур автоботлардан үзенә юнәлтергә тырыша. Агент Симмонс җитәкчелегендә төзелгән «7 сектор» (АКШның чит планета белән бәйле булган нәрсәне өйрәнү өчен махсус төзелгән яшерен хөкүмәт оешмасы) вәкилләре өйгә килеп җитә һәм сорау алу өчен Сэм белән Микаэланы алып китәләр. Автоботлар Сэм белән аның дус кызын азат итәләр, әмма Симмонс өстәмә көч чакыра һәм алар Бамблбины әсирлеккә алалар. Сэм Бамблби алар яклы булыун ышандырырга тырыша, тик барыбер көчсез автоботны Гувера буасына алып китәләр. Буа янында XX гасыр башында Очкын табыла һәм 1935 елда Мегатрон туңдырылган хәлдә шунда урнашкан. Мегатрон буадагы энергия белән тәэмин ителә,ә Очкын аннан ерак түгел саклана. Ике артефакт та актив рәвештә тикшерелә һәм җирдә XX гасыр фәнни-техник прогрессының алга китеш вакыйгаларының чыганагы булып тора.
Ул арада АКШ оборона министры, «7 сектор» ның яшәвен белеп, Катарда һәлакәтнең сәбәпчеләре, чыннан да, чит планета роботлары булуын белгәч, Гувера буасына шәхсән үзе барырга карар кыла. Шунда ук Сэм белән Микаэланы да алып киләләр. Агент Симмонс министрга көчле Очкын күрсәтә, аның нурланышы кесә телефонын җанландыра һәм аны кечкенә, хәрби роботка — мини-конга әйләндерә.
Элек үк «кесә телефоны» төрен кабул иткән Френзи кешеләр белән бергә буага кереп, калган десептиконнарны шунда чакыра. Френзи «7 сектор» энергия белән тәэмин итү системасын җимерә, криосистема сафтан чыга һәм Мегатрон үзенең күп гасырлык йокысыннан уяна башлый. Эш начар булуын күргәч, Сэм «7 сектор» агентларын Очкынны Оптимуска тапшыра алсын өчен Бамблбины җибәрергә үгетли. Бамблби Очкынны кеше кулына сыярлык дәрәҗәгә кадәр кечкенәйтә. Шуннан соң, үзе белән Сэмны, Микаэланы һәм Очкынны алып, бөтен автоботлар китә. Десептиконнар аларны Мишн-Сити шәһәренә (Лос-Анджелес) кадәр эзәрлекли. Шәһәрдә көрәш яңа көч белән башлана. Капитан Леннокс Очкынны саклауны Сэмга йөкли: ул күктертерәүгә менеп, АКШ хәрби-һава көчләре очкычларына Очкынны тапшырырга, ә алар уз чиратында аны десептиконнар килеп җитә алмаган куркынычсыз урынга илтеп куерга тиеш була. Ниһаять, көтеп алынган самолет якынлаша башлагач, аңа җирдән шартлы сигнал бирәләр; әмма ул көтмәгәндә кешеләргә һәм автоботларга каршы атарга тотына, ә аннары Очкын алып китәргә тиешле вертолетны бәреп төшерә. Чынлык та, бу Старскрим була; аның артыннан башка десептиконнар да пәйда була.
Ике як та җитди югалтулар алып барган көрәш башлана — Старскрим Бамблбины имгәтә, ул төз ату белән Броулга тидерә, Мегатрон үз кулы белән Джазны кисәкләргә җимерә, Прайм Оптимусы бәрелештә Боункрашерны җиңә, Ленноксны үтерә. Ниһаять, Прайм һәм Мегатрон арасында көрәш башлана. Нәтиҗәдә алар арасындагы көрәшне Сэм хәл итә. Ул десептиконнарның лидерының күкрәгенә Очкынны урнаштыра һәм шулай Мегатронны юк итә. Десептиконнарның калдыклары океанда бата, ә исән калган өч робот (Бэррикэйд, Старскрим һәм Скорпочкалар) билгесез урында яшеренәләр.
Очкынны юк иткәч, автоботлар җир өстендә калырга карар итәләр һәм Оптимус, исән калган автоботлар аларны таба алсын өчен , галәмгә сигнал җибәрә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.