![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/de/Map_Trans-Siberian_railway.png/640px-Map_Trans-Siberian_railway.png&w=640&q=50)
Транссебер магистрале
Мәскәү (көньяк юл) һәм Петербургны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыру / From Wikipedia, the free encyclopedia
Транссебер тимер юл магистрале (Транссеб), Бөек Себер юлы (тарихи исем) — Мәскәү (көньяк юл) һәм Петербургны (төньяк юл) Русиянең Көнбатыш Себердәге һәм Ерак Көнчыгышындагы иң эре сәнәгый үзәкләре белән тоташтыручы тимер юл. Юл озынлыгы 9298,2 километрны тәшкил итә — бу озынлык буенча дөньяда икенче тимер юл.[1][2] Юлның иң биек ноктасы — Яблон үткеле (диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклеге 1019 метрны тәшкил итә)[3][4]. 2002 елда юл тулысынча электрлаштырылган.[5]
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/de/Map_Trans-Siberian_railway.png/640px-Map_Trans-Siberian_railway.png)
Магистраленең тарихи маршруты кызыл төс белән, Байкал-Амур магистрале яшел төс белән, төньяк маршрут күк төс белән, көньяк маршрутының өлеше кара төс белән күрсәтелгән
Тарихи яктан Транссеб булып Мияс—Владивосток өлеше санала, нәкъ бу өлеш 1891—1916 елларда төзелгән булган; аның озынлыгы — якынча 7 мең километр.
Транссеб Русиянең көнбатыш, төньяк һәм көньяк портларны, Аурупага тимер юл чыгуларны (Петербург, Мурманск, Новороссийск) Тын океан портлары һәм Азиягә тимер юл чыгулары (Владивосток, Находка, Забайкальск) белән бәйли.