![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/c/ce/X_logo_2023.svg/langtt-640px-X_logo_2023.svg.png&w=640&q=50)
Твиттер
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Тви́ттер» (Twitter[4], ингл. to twitter-дән — «чыркылдарга, черелдәргә, такылдарга») — микроблоггинг сервисы. Бер язмада (бер твиттә) 280 символны[5] язарга ирек бирә. «Твиттер» — социаль челтәр. «Твиттер» исеме — tweet сүзеннән алынган, инглизчә кошларның чер-чер килүләре, сайраулары мәгънәсенә туры килә. 2011 елның 1 гыйнварына «Твиттердә» 200 млн кеше теркәлгән.[6]
«Твиттер» | |
---|---|
![]() | |
Cкриншоты | ![]() |
Рәсми исем | X[1][2][3] |
Ил | ![]() |
Төр | микроблоггинг |
Теркәлү | кулланучы өчен кирәк |
Телләр | инглиз, испан, итальян, алман, француз, япон |
Хуҗасы | Twitter, Inc |
Эшли башлау вакыты | 2006 ел |
Халәте | актив |
URL | twitter.com |
«Твиттердә» күбесенчә актив интернет кулланучылары утыра, һәм күп кеше өчен «Твиттер» риклам һәм трафик чыганагы итеп күренә. Моннан тыш «Твиттер» — кызу аралашу коралы да, яңалыклар иң тиз тарала торган социаль челтәр дә.
«Твиттердә» меңләп татар теркәлгән, анда татарлар исемлеген беренче итеп @qazan ясады.
«Твиттердә» татар яңалыкларының каналлары да бар: Татар яңалыклары, Ислам яңалыклары.