Реклама
төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат / From Wikipedia, the free encyclopedia
Рекла́ма — төрле формада, төрле чаралар ярдәмендә физик һәм юридик зат, товар, идея, башлангычлар турында таратыла торган мәгълүмат. Ул аерым төркем кешеләргә юнәлтелгән була, рекламалана торган әйбергә карата кызыксыну уяту яки саклау максаты белән таратыла.[3]
Реклама | |
Кыскача исем | ad һәм advert |
---|---|
Тасвирланган феномен | продукт һәм хезмәт |
Һәштәге | ad, advertisement, Werbung һәм Reklame |
WordLift сылтамасы | data.thenextweb.com/tnw/entity/advertising_2[1] |
MCC коды | 7311[2] |
Моңа өлешчә туры килә | Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value). |
Реклама Викиҗыентыкта |
Реклама бирүче дип аны җитештерү, урнаштыру, тарату өчен кирәкле мәгълүматка ия юридик яки физик зат, аның чыганагы атала.[3]
Реклама җитештерүче – радио, телевизион, элемтә каналлары, эфир вакытына бәйле техник чаралар кулланып, рекламаны урнаштыру һәм тарату белән шөгыльләнүче юридик яки физик зат. Ә рекламаны кулланучылар исә реклама җиткерелеп, шуның нәтиҗәсендә, тәэсир ителә торган юридик һәм физик затлар була.[3]
«Татар теленең аңлатмалы сүзелеге»ндә рекламаның түбәндәге мәгънәләре урын алган: реклама файдаланучыларны, кулланучыларны, сатып алучыларны, тамашачыларны һәм башкаларны тарту, аларның игътибарын җәлеп итү максаты белән үткәрелгән чара. Берәр кеше яисә берәр нәрсә турында популярлык, шөһрәт тудыру максаты белән мәгълүмат тарату; кемнең дә булса дикъкатен юнәлтү берәр кеше яисә берәр нәрсә турында хәбәр-мәгълүмат бирә, игълан итә торган белдерү, плакат, афиша, вывеска һәм башкалар.
Реклама сүзенең тамыры латинча reclamare сүзеннән алынган, француз телендә réclame “кычкырып әйтәм» мәгънәсендә кулланыла.
Реклама сүзенең икенче мәгънәсеннән чыгып, рекламаны игълан, плакат, афиша белән тәңгәлләштерергә мөмкин. Әлеге сүзнәрнең мәгънәләре «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә түбәндәгечә бирелә:
Игълан – берәр нәрсә турында газета-журналга урнаштырылган яки стенага эленеп куелган белдерү[4]
- берәр нәрсә турында рәсми белдерү, рәсми хәбәр[5]
Афиша – берәр төрле тамашаны игълан итә торган зур язма игълан.
Плакат — агитация, белешмә яки реклама өчен урамнарда, җәмәгать учрежденияләрендә эленә торган, гадәттә, эре хәрефләр белән язылган, рәсемле язу.
Билгеләмәләрдән күренгәнчә, рекламаның төп аермасы – потенциаль сатып алучыларның яки тамашачыларның игътибарын җәлеп итү максаты белән махсус үткәрелгән чара.