театр рәссамы (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Сергей Скоморохов, Сергей Геннадий улы Скоморохов (рус. Сергей Геннадьевич Скоморохов, 1952 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, Сарытау өлкәсе, Сарытау) ― театр-декорация сәнгате рәссамы, рәссам-сценограф, 1995 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының, 1984-1994 елларда Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Татарстан Республикасының Муса Җәлил (1989), Дамир Сираҗиев (2004) һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт (2010) премияләре лауреаты, Татарстанның халык (2003), Россия Федерациясенең атказанган (2012) рәссамы. СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы (1987 елдан). [1]
1952 елның 25 апрелендә Сарытауда рәссам Геннадий Николаевич Скоморохов (1925―1975) гаиләсендә туган.[2] Казан ― әнисе ягыннан бабасының ватаны.[3] Дондагы Ростовта М. Б. Греков исемендәге сәнгать училищесын (1972), М. Горький исемендәге СССР МХАТы каршындагы МХАТ мәктәп-студиясен (1977) тәмамлаган. Амурдагы Комсомольск (1975 елда Мәскәүдән производство практикасына килә, шәһәр драма театрында беренче бизәгән спектакле «Просто ужас»[4], Хабаровск, Чита, Тверь, Тула, Түбән Новгород, Чабаксар, Йошкар-Ола театрларында, Ремшайд (Алмания) театрында «Жуан йорты» һәм Әнкарада (Төркия) «Сүнгән йолдызлар» спектакльләрен бизәгән.[5]
1984-1994 елларда ― Василий Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрының баш рәссамы.
1995 елдан – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы. С. Скомороховның Татар академия театрында сценографик дебюты (1989 елда) Чыңгыз Айтматов буенча легендар «Плаха» спектакле була.
Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында студентлар белән шөгыльләнә [4]. «Спектакльнең сәнгатьчә бизәлеше», «Театр макеты», уку практикасы дисциплиналарыннан укыта, беренче квалификация категорияле укытучы. [6]
С. Скоморохов спектакльләрне төрле стильдә бизи – метафорик минимализмнан персонажларның көнкүреш мохитен җентекләп кабатлауга кадәр, әмма аның барлык әсәрләренә пьесаны һәм тарихи контекстны җентекләп өйрәнү, шулай ук режиссер концепциясенең киңлек-колористик мәгънәсен аеру хас. [9]
Ике йөз алтмыштан артык спектакль бизәгән.
Хатыны математик, программист, милләте буенча латыш, балалары Ригада туган. Олы улы Геннадий, ГИТИСның сценография факультетын тәмамлаган театр рәссамы, аның хатыны Надежда (Чехович) шулай ук ГИТИС тәмамлаган, кызлары Варвара (2020 елгы). Кече улы Юрий – китап бизәүче рәссам-график.[4][2]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.