![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/4/48/Sergei_Yulyevich_Witte_1905.jpeg/640px-Sergei_Yulyevich_Witte_1905.jpeg&w=640&q=50)
Сергей Витте
From Wikipedia, the free encyclopedia
Граф Сергей Юлий улы Витте (рус. Сергей Юльевич Витте) (17/29 июнь 1849 - 28 февраль/13 март 1915) - күренекле Россия дәүләт эшлеклесе, юллар элемтәсе министры (1892), финанс министры (1892—1903), министрлар Комитеты рәисе (1903—06), Министрлар Шурасы рәисе (1905—06). Бөек Россия ислахчысы. Россиядә "алтын стандарт" керткән (1897), Россия акчасын нык валютасын итеп ясаган, Россиягә чит илләрдән инвестицияләрне җәлеп иткән, аеруча тимер юллар төзелешенә, ТрансСеб - Бөек Себер юлының төзелешен булдыручы, аграр ислахны иҗат итүче.
Сергей Витте | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Сергей Юлий улы Витте |
Туган | 29 июнь 1849(1849-06-29) Тифлис, Россия империясе |
Үлгән | 13 март 1915(1915-03-13) (65 яшь) Петроград |
Үлем сәбәбе | пневмония[1] |
Күмү урыны | Александр Невский кәшишханәсенең Лазарь зираты[d] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | Императорский Новороссийский университет[d] һәм Одесса университеты[d] |
Һөнәре | дәүләт эшлеклесе, икътисадчы, ислахчы |
Балалар | Вера Сергеевна Нарышкина-Витте[d] |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | Изге Владимир ордены, Александр Невский ордены, Изге Анна ордены һәм бүтән |
![]() | |
![Thumb image](http://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/6/6e/Sergius_Witte_Portrait_by_Ilya_Repin.jpeg/320px-Sergius_Witte_Portrait_by_Ilya_Repin.jpeg)
Витте эшчәнлеге Россия империясенең кискен сәнәгать үсешенә китерә, шуның өчен аны "Россияне сәнәгатьләштерү атасы" дип йөртелә.
Витте Япония белән сугышка каршы сәясәтче, Портсмут Солыхын төзегәндә баш сөйләшүче.
Витте - Россия парламентын нигезләүче, 1905 елның 17 октябре манифесты авторы, Россия конституцион монархиягә үзгәрешен яклаучы. Витте эшчәнлеге нәтиҗәсендә Россия тарихында беренче тапкыр матбугат иреге игълан ителә һәм Дәүләт Думасы сайлавы үткәрелә.
Танылган истәлек китапларының авторы. 1903 елда Дәүләт Шурасының әгъзасы.