From Wikipedia, the free encyclopedia
Рези́стор (ингл. resistor, лат. resisto — «каршы торам» сүзеннән) — ул электр челтәренең идеаль очракта фәкать электрик агымга каршылыгы белән тасвирлана торган пассив элемент, ягъни идеаль резистор өчен теләсә нинди вакыт мизгеле өчен Ом кануны үтәлергә тиеш: резисторда көчәнешнең шушы мизгелдәге зурлыгы аның аша үтүче агымга пропорциональ . Чынлыкта исә, резисторларга шулай ук берникадәр дәрәҗәдә зыянлы сыйдырышлык, зыянлы индуктивлык һәм Вольт-ампер характеристикасының туры сызыклы булмавы хас.
Резистор | |
Материал төре | үткәргеч[d] |
---|---|
Резистор Викиҗыентыкта |
Россиядә резисторларның схемаларда шартлы график билгеләнүе ГОСТ 2.728–74 ка туры килергә тиеш. Шул ГОСТ буенча, даими резисторлар түбәндәгечә билгеләнә:
ГОСТ 2.728–74 буенча билгеләнүе |
Тасвирлама |
Номиналь тарату егәрлеге күрсәтелмәгән даими резистор | |
Тарату егәрлеге 0,05 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 0,125 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 0,25 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 0,5 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 1 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 2 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 5 Вт булган даими резистор | |
Тарату егәрлеге 10 Вт булган даими резистор |
Резисторларны бер-бер артлы тоташтырганда аларның каршылыклары кушыла
Исбатлау |
---|
Потенциалларның гомуми аермасы аны тәшкил итүче өлешләрнең суммасына тигез булганлыктан: Ә Ом законыннан һәрбер каршылыкта көчәнеш төшүе түбәндәге зурлыкка тигез: Шул ук вакытта, корылма саклану кануны буенча барлык резисторлар аша бер үк ток үтә, шуңа күрә көчәнешләр суммасы өчен формулага Ом канунын куйгач, язып куябыз: Бөтенесен токка бүлгәч шундый формула килеп чыга: |
Әгәр дә , булса, бу очракта гомуми каршылык түбәндәге гыйбарәгә тигез: Резисторларны бер-бер артлы тоташтырганда аларның гомуми каршылыгы тоташтырылган иң зур каршылыктан да зуррак була.
Резисторлар параллель тоташканда, каршылыкка кире пропорциональ зурлыклар кушыла (ягъни гомуми үткәрүчәнлек һәрбер резисторның үткәрүчәнлегеннән кушыла ) Әгәр дә электрик чылбырны параллель һәм бер-бер ратлы тоташкан суб-блокларга бүләргә була икән, башта һәрбер суб-блокның каршылыгын саныйлар, аннан соң һәрбер суб-блокны аның эквивалент каршылыгы белән алыштыралалр, шулай итеп, гомуми (эзләнгән) каршылык табыла.
Исбатлау |
---|
Электр тогы тармакларга бүленгәндә, корылма саклану сәбәпле: Ом законыннан чыгып, һәрбер резистор аша үтүче ток түбендәге зурлыкка тигез була: , әмма резисторларда потенциалларның аермасы бер үк булу сәбәпле, токлар суммасының тигезләмәсен башка рәвешле язып куябыз: Бөтенесен зурлыгына бүләбез, һәм нәтиҗәдә гомуми үткәрүчәнлек һәм гомуми каршылыкны табабыз. |
Ике параллель тоташкан резисторлар өчен аларның гомуми каршылыгы тигез була. Әгәр дә була икән, гомуми каршылык була. Резисторларны параллель тоташтырганда аларның гомуми каршылыгы иң кечкенә каршылыктан да кечкенәрәк була.
Схема ике параллель кушылган блоктан тора, шуларның берсе гомуми каршылыгы тигез булган, бер-бер артлы тоташтырылган һәм резисторлардан тора, башкасы резисторыннан тора, гомуми үткәрүчәнлек га тигез була, ягъни гомуми каршылык була.
Параллель яки бер-бер артлы кушылган блокларга бүләргә булмый торган, резисторлардан торган шундый схемаларны исәпләү өчен Кирхгоф кагыйдәсе кулланыла. Кайбер очракларда исәпләүне җиңеләйтер өчен өчпочмак-йолдыз үзгәртүен һәм симметрия принципларын куллану файдалы була.
Әгәр дә R=9R1, булса, UWY=0,1UWE була, ягъни керүче көчәнеш 10 мәртәбә бүленәчәк.
Резисторлар электрон аппаратураның элементлары булып тора һәм дискрет компонентлар яки интеграль микросхемалар составындагы өлешләр буларак кулланырга мөмкин. Дискрет резисторлар максаты, Вольт-Ампер характеристикасы буенча, каршылык үзгәрү үзенчәлеге буенча, ясап чыгару технологиясе буенча классификацияләнергә мөмкин[1].
Максаты буенча:
Вольт-ампер характеристикасы буенча:
Каршылык үзгәрү хасияте буенча:
Эшләп чыгару технологиясе буенча Калып:Нет АИ:
Металлик һәм тимерчыбык резисторларның каршылыгы температурага берникадәр бәйле. Шул ук вакытта, температурага бәйлелек линиялы дип әйтергә була , чөнки 2 нче һәм 4 нче тәртип коэффициентлар җитәрлек дәрәҗәдә кечкенә һәм гади үлчәнешләр вакытында аларны исәпкә алмаска мөмкин. коэффициентын каршылыкның температура коэффициенты дип атыйлар. Каршылыкның температурага мондый бәйлелеге резисторланы термометрлар буларак кулланырга мөмкин итә. Ярымүткәргеч резисторларының каршылыгы температурага күбрәк бәйле булырга мөмкин, бәлки, хәтта Аррениус кануны буенча экспоненциаль рәвештә дә, әмма температураларның практик диапазонында бу экспоненциаль бәйлелекне линиялыга алыштырырга мөмкин.
Хәтта идеаль резисторлар да абсолют нульдән башка температурада тавыш чыганагы булып тора. Бу фундаменталь флуктуацион-диссипацион теорема дан чыга. Электрик чылбырлар өчен бу раслау шулай ук Найквист теоремасы буларак мәгълүм. тан шактый кечкенә булган ешлыкта (монда — Больцман даими зурлыгы, — Кельвин градусларында резисторның абсолют температурасы, — Планк даими зурлыгы) җылылык чит тавышының спектры тигез таралган («ак чит тавыш»), тавышның спектраль тыгызлыгы (чит тавыш көчәнешләренең корреляторыннан Фурье әвердерүе) , монда . Каршылык зуррак булган саен тавышның эффектив көчәнеше зуррак булуы күренә. Тавышның эффектив көчәнеше температурадан алынган тамырга пропорциональ. Хәтта абсолют нуль температурада да квант нокта контактларыннан төзелгән резисторларда Ферми-статистикасы сәбәпле чит тавыш булачак. Әмма мондый чит тавыштан берничә контактны бер-бер артлы яки параллель кушу ысулы белән арынырга мөмкин. Чын резисторларның чит тавыш дәрәҗәсе югарырак. Чын резисторларның чит тавышында шулай ук интенсивлыгы кире ешлылыкка пропорциональ чит тавыш бар, ягъни 1/f чит тавышы яки «алсу төстәге чит тавыш». Бу тавыш күп сәбәпләр аркасында барлыкка килә, шуларның иң әһәмиятлеләрнең берсе, кушылмаларның электроннар локализацияләнгән ионнарының башкача корылма алуы. Резисторларның чит тавышы аларда ток үтү сәбәпле килеп чыга. Хәзерге заман резисторларда, хәрәкәтчән контактлар эше вакытында килеп чыгучы шулай аталган «механик» чит тавышлар бар.
Каршылык — ул электр зурлыгы. Бу төшенчәне электрон компонентка карата куллану бәхәсле. Күбрәк исә резистор термины кулланыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.