Пермь дәүләт университеты
Пермь (РФ) университеты From Wikipedia, the free encyclopedia
Пермь (РФ) университеты From Wikipedia, the free encyclopedia
Пермь дәүләт университеты, тулы исеме Югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе «Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты» (рус. Пермский государственный национальный исследовательский университет) — Пермь крае административ үзәге Пермь шәһәрендә урнашкан югары уку йорты. Россия милли тикшеренү университетларының берсе. Уралда ачылган беренче югары уку йорты[1].
Халыкара исем |
Perm State University |
---|---|
Эшләү еллары | 1916 елдан |
Ректор | Дмитрий Георгий улы Красильников (в.б.) |
Адрес | 614990, Россия Федерациясе, Пермь крае, Пермь, Букирев ур., 15 |
Тел | рус теле |
Сайт | psu.ru |
2016 елның 1 сентябренә университет составына 12 факультет, 78 кафедра, Соликамск дәүләт педагогия институты (филиал), һөнәри белем бирү көллияте, Төбәк өзлексез белем бирү институты һәм Табигать фәннәре гыйльми институты керә[2].
XIX—XX гасырлар чигендә Уралда югары мәктәп булдыру зарурлыгы туа: төбәкнең үсеп килүче сәнәгате үзендә фәнни, мәгариф-агарту үзәге булуны таләп итә. Уралда университет булдыру идеясен Д. И. Менделеев, А. С. Попов, Д. Н. Мамин-Сибиряк, А. К. Денисов-Уральский һ. б. хуплый[3].
Уралда университет булдыру өчен Пермьне сайлауда җирле җәмәгатьчелекнең (Дума, земство, күренекле сәнәгатьчеләр). ярдәме зур була.
Университетны ачу һәм үстерүдә эре сәнәгатькәр Н. В. Мешков аерым роль уйный. Ул 1915 елда, Беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Пермьгә Юрьев университетын (Тарту, Эстония) эвакуацияләү турында үтенеч белән мөрәҗәгать итә, ләкин эвакуациянең кирәге калмагач (Юрьев университеты Воронежга күчерелә), ул Пермьдә Петроград университеты бүлеген ачтыруга ирешә, аңа университетның беренче корпусларына әверелгән төзелеш комплексын тапшыра һәм 500 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтә[4][5]..
Россия Халык мәгарифе министрлыгының 1916 елның 1 (14) октябрендәге 2 773нче номерлы акты нигезендә, Император Петроград университетының Пермь бүлеге оештырыла. Бүлеккә 522 студент кабул ителгән, 32 кафедра булдырылган.
Россия Вакытлы хөкүмәтенең 1917 елның 1 (14) июлендәге № 752 карары белән Император Петроград университетының Пермь бүлеге базасында Пермь университеты ачыла.
Университетның беренче укытучылары — Петроград университетының яшь профессорлары һәм приват-доцентлары: Б. Л. Богаевский, Б. Д. Греков, А. П. Дьяконов, Л. А. Булаховский, Б. Ф. Вериго, Н. П. Оттокар, В. Ф. Глушков, А. А. Заварзин, А. И. Луньяк, С. П. Обнорский, А. А. Полканов, М. В. Птуха, А. С. Ященко, К. Буга, Г. В. Вернадский, А. Г. Генкель, А. А. Фридман, В. Н. Беклемишев,.
Инглиз сәяхәтчесе Я. Гринвальд болай дип искә ала:
Университет бөтен мәдәни тормышның үзәге булып тора... аның студентлары Пермь шәһәренә фәнни-академик шәһәрчек төсмере бирә.. Шәһәр Республика фән үзәкләренең берсе, үзенчәлекле «Урал Кембриджы» булып санала ала |
.
Пермь университетының беренче факультетлары физика-математика, тарих-филология һәм юридик факультет була.
2020 елның 7 июлендә университетның ректоры в. б. итеп профессор Д. Г. Красильников билгеләнә.
Университет составына 12 факультет, 77 кафедра һәм 2 филиал керә.
Студентлар саны — 11 432 кеше (2010/2011 уку елы), шул исәптән көндезге укуда — 7 607 кеше. Университет 56 аспирантура (250-гә якын аспирант) һәм 6 докторантура белгечлеге буенча кадрлар әзерли. Диссертацияләр яклау буенча 14 совет, шул исәптән докторлык диссертациясен яклау буенча 11 совет гамәлдә [7].
Университетта 1 229 хезмәткәр (2009), шул исәптән 164 фән докторы, профессор һәм 480 фән кандидаты, доцент укыта, алар арасында: 4 академик һәм 4 мөхбир-корреспондент, 15 Россия Федерациясенең атҡазанган фән эшлеклесе һәм 10 Россия Федерациясенең атҡазанган югары мәктәп хезмәткәре, 10 Пермь дәүләт университетының атҡазанган профессоры.
Университет партнерлары булып Оксфорд университеты (Бөекбритания), Франциянең берничә университет үзәге, АКШ университетлары, Үзәк Европа һәм Австралия университетлары тора.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.