Нараяна
From Wikipedia, the free encyclopedia
Нараяна (Санскрит телендә: नारायण, IAST: Nārāyaṇa, шулай ук Narayan), Вишну Ходаеның башка исеме, ул Һинд динендә иң олы абсолют шәхес һәм Вайшнавизмда иң олы Ходай. Бхагавата Пурана Нараянаны "Пара Брахман" (Иң Олы Ходай) дип игълан итә, ул чиксез Галәмнәрне барлыкка китерә һәм аларның һәрберсенә Галәм Раббы буларак керә.[1]
Нараяна | |
---|---|
Туган телдә исем | санскр. नारायण |
Әйтелеш | |
Балалар | Кама Ходае һәм Аяппа |
Нараяна Галәмдә Брахма буларак 14 дөньяны барлыкка китерүдә катнаша, шул вакытта ул раджас гунаны юри кабул итә. Нараяна үзе Вишну буларак Галәмне тәэмин итә һәм саклый. Шайвизмда Нараян шулай ук саттва гунаны кабул итә һәм дөньяны маха-кальпа ахыры вакытында Шива яки Рудра буларак юк итә, шул вакытта ул Тамас гунасын кабул итә.[2][3][4] Бхагавата Пурана буенча, Нараяна Ходае Ходайлар арасында иң олы контрольдә тотучы һәм иң ахыргы җан. Аны шулай ук "Сурья Нараяна" дип атыйлар, ягъни бриллиант Кояш кебек ялтыраучы дигәнне аңлата.[5][6] Ул бу Галәмдәге һәрбер күренгән яки ишетелгән нәрсәгә эчтән һәм тыштан үтеп керә дип әйтелә.
Мадхвачарья буенча, Нараяна Кришнаның биш вьюхаларның берсе, алар инкарнация аватарлардан аермалы буларак Ходайның Галәми эманацияләре.[7]