From Wikipedia, the free encyclopedia
Михаил Куприянов (рус. Михаил Васильевич Куприянов) — рәссам, сынлы сәнгать остасы, карикатурачы, график. ССРБ халык рәссамы (1958). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1973). ССРБ сәнгать академиясенең хокукый әгъзасы (1947). Ленин премиясе (1965), биш Сталин премиясе (1942, 1947, 1949, 1950, 1951), ССРБ дәүләт премиясе (1975) лауреаты.
Михаил Куприянов | |
---|---|
Туган телдә исем | Михаил Васильевич Куприянов |
Туган | 23 октябрь 1903 Тәтеш , Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 11 ноябрь 1991 (88 яшь) Мәскәү |
Күмү урыны | Новодевичье зираты[d] |
Милләт | рус |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ ССРБ→ Россия |
Һөнәре | рәссам |
Бүләк һәм премияләре | Сталин премиясе Ленин премиясе РСФСР дәүләт премиясе |
Сайт | http://www.artforum.ru/ |
1903 елның 8 (23) октябренда Казан губернасы Тәтеш шәһәрендә туган. Ташкәнтта Үзәк сәнгать остаханәләрендә (1920-1921), Мәскәүдә Югары сәнгать-техник остаханәләрендә (ВХУТЕМАС, соңыннан ВХУТЕИН) графика факультетында (проф. Н.Н. Купреянов, П.В. Митурич, П. Львов сыйныфы) (1921-1929) укый.
1925 елда өч рәссам (М.В. Куприянов, П.Н. Крылов, Н.А. Соколов) иҗат төркеме оештыра һәм «Кукрыникслар» псевдонимы астында иҗат итә башлый. Төркем 1991 елга кадәр саклана.
«Кукрыникслар» төркемендә эшләүдән тыш, рәссам аерым шәхси иҗат эше белән дә шөгыльләнә. Сынлы сәнгать, графика әсәрләре, шаржлар иҗат итә. Пейзаж остасы буларак билгеле[1]. Азак диңгезе буендагы Геническ, Кырымдагы Коктебель шәһәрләре табигатен, Европа (Рум, Венеция, Париж) табигатен, Мәскәү, Ленинград урамнарын зур мәхәббәт белән ясый.
Әсәрләре күп санлы бөтенсоюз һәм чит илләрдәге күргәзмәләрдә күрсәтелә.
Кайбер картиналары ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда саклана.
«Фашитсларның Новгородтан качуы» картинасы — икәү. «Кукрыникслар» төркеме беренчесен 1944 елда, икенчесен 1976 елда ясый [2].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.